Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

«Эт аның бугазына бер аягын куйган да үзе аны тешләпме-тешли»: Кукмара районында эт тешләгән кызның әнисе вакыйга турында сөйләде

Азалия Фатыйховага биш яшь. Һәм бүгенге көндә ул Казанның республика балалар клиник дәваханәсендә дәвалана. Бу атнаның дүшәмбе кичендә Рудник авылындагы балалар мәйданчыгында аңа урамда йөрүче эт ташлана.

Әнисе Эльмира ханым белән Кукмара дәваханәсендә булган Азалияне күрүгә йөрәк сызылып ук куйды. Шәхсән үзем бик хәрәкәтчән, кызыксынучан, һәркем белән елмаеп, үз итеп сөйләшә торган бу кызчыкны күптәннән беләм. Сабыйны шушындый хәлендә күреп, ирексездән сүзсез калдым.

«Без Казанда яшәсәк тә, Азалия җәйләрен каникулга Зур Кукмара авылына, әбисенә кайта. Өебездән ерак булмаган балалар мәйданчыгына да еш баралар иде. Бу көнне алар килгәндә, мәйданчыктагы корылмалар өстендә берничә малай гына утырып торган, озакламый алар да юкка чыккан. Ә мәйданчык буйлап йөгереп, уйнап йөргән кызыма артыннан эт килеп ябыша. Әни аңышып алганчы, ул инде Азалиянең битен умыргалаган. Эт әнигә дә ташланган, сумкасы белән суккалап, кычкыргач кына качкан. Әни, кызымны күтәреп, ярдәм сорап кычкыра-кычкыра, мәйданчыктан йөгереп чыкса да, аны беркем дә ишетмәгән, күрмәгән. Рудник авылына керә торган юлга җиткәч кенә аларга саф һавада йөрергә чыккан туганнарыбыз очрый. Аларның ярдәме белән  Азалияне дәваханәгә алып китәләр. Мин Казанда идем, бу коточкыч  хәбәрне ишетүгә үк юлга чыктым», - дип елый-елый сөйли Эльмира.

Эт Азалиянең битенең өч җирен җәрәхәтли: хирург аның буйдан-буйга борын һәм ирен өстен, авыз кырыен тегә. Кызчыкның битендә этнең тырнак эзләре дә кала. Без барганда, Азалиянең сул як күзе дә шешеп ябылган иде. 

«Әлеге эт моңа кадәр дә берничә балага бәйләнгән булган инде. Бу турыда ишеткәнебез дә булмады. Монда килгәч кенә белдек», - ди Эльмира.

Әлфия Никитинаның да ниләр кичергәнен күрергә язмасын.

«Азалия мәйданчыкта рәхәтләнеп уйнады. Кайтыр якка борылгач та, янымда йөгергәләп йөрде әле ул. Хырылдаган тавыш ишетеп, егылдыңмы әллә, кызым, дип йөгереп барсам... комлыкта кызым ята, э эт аның бугазына бер аягын куйган да үзе аны тешләпме-тешли. Шуңа күрә кызым кычкыра да алмаган. Бу – биш-алты секунд эчендә булган хәл. Ә анда калын-калын торбалар җиргә утыртылган (алар миңа этнең килүен каплаган), шуның артыннан эт, йөгереп чыгып, Азалиягә ташланган. Ул вакытта ниләр кичергәнемне аңлатып, сөйләп бетерә торган түгел. Күз алдымнан китми. Рәхмәт безгә очраган туганнарыбызга һәм үз эшенең остасы булган хирург Александр Демидовка. Чөнки авыз кырые нык салынып төшкән иде. Азалиянең эт йонына аллергия. Котыру авыруына каршы укол да ясадылар. Кызыбыз моның кадәр авырлыкны ничек үткәреп җибәрер, психологик яктан гомерлек курку алмасмы дип, бик борчылабыз», диде ул. 

Азалия ике төн район үзәк дәваханәсендә булганнан соң, чәршәмбе көнне Казанга китерелә. «Хәле бераз яхшырды кебек, күзе ачылмады, күз төбендәге шешен тикшерәләр. Азалия аз гына тавыштан да сискәнеп, куркып куя», - диде Эльмира телефон аша сөйләшкәндә.  

Интернет челтәрендә кечкенә Азалия турында таралган хәбәрләр халык арасында янә бәхәс уятты. Кемдер - мондый хуҗасыз этләрне ияләндереп, аларны ашатучы киң күңеллеләрне (Азалия очрагында бу шулай, диделәр), икенчеләре этләрне аулауны оештырмауда урындагы җитәкчеләрне гаепләде. Шәхсән миңа бер волонтер Кукмарада этләр өчен приют ачарга кирәклеге турында ярдәм итүемне, бу язмам аша хайваннарга карата кешеләрдә агрессия тудырмавымны сорап шалтыратты. 

Әмма Россиядә һаман да шушы өлкәгә бәйле төгәл законнар кабул ителмәгәнлектән, барлык сораулар да ачык килеш кала бирә... Ә бу вакытта кайдадыр хуҗасыз сукбай этләр, урамдагы балаларга, өлкәннәргә ташланып, күңелләренә һәм тәннәренә бетмәслек җәрәхәт ясый, кызганыч, гомерләрен дә ала. 
 
Азалияне тешләгән эт бүгенге көндә район ветеринария берләшмәсендә ябылуда.
 
Азат ГАРИФУЛЛИН, район Башкарма комитеты җитәкчесе: 

«Хайваннарның хокукларын яклау» дигән программа буенча республикадан безгә акча бүлеп бирелә. Ул акчаны (бәясе – 609 мең 337 сум) без, тендерга куеп, җиңүче оешма белән еллык килешү төзибез. Быел тендерда Казанның «Спецгрупп+» оешмасы җиңеп чыкты. Алты ай дәвамында аларга җирлекләрдәге хуҗасыз этләрне аулау буенча 26 заявка (барлыгы 264 эт) җибәрелгән. Алар килешү нигезендә, өч көн эчендә килеп, үз эшләрен башкарырга тиеш. Әмма төрле сәбәпләр табып, дүрт, биш көннән соң гына киләләр. Килгән очракта да, транспортлары шулай көйләнгәнлектән, 8 эттән күбрәкне алып китә алмыйлар. Алты ай эчендә бары тик 35 этне генә ауладылар, һәм аларга 85 мең сум акча түләнелде. Ауланган этне алар 40-45 көн дәвамында ашаталар, дәвалыйлар, йоннарын тарыйлар, кирәк булса стерилизация ясыйлар һәм, бу турыда мәгълүмат кертелгән чип куеп, кире районга кайтарып куялар. Ә хайваннарның холкын беркем белми, ул эт кешеләрне тешләмәс дип беркем дә гарантия бирми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев