Эшмәкәр ханым Нурфия Төхвәтуллина: Шушы эштән тәм табам, көч һәм энергия алам
Хезмәт юлын ул райпо системасында хисапчы булып башлап җибәрә. Тырышлыгы, төгәллеге нәтиҗәсендә аны ревизор итеп күчерәләр.
Нурфия Төхвәтуллина – районыбызның уңган, зирәк, үз сүзен әйтә белгән эшмәкәр хатын-кызларының берсе, гүзәл зат буларак та, нык ихтыярлы җитәкче буларак та хөрмәт казанган шәхес.
Әлеге җаваплы эшне үз кулына алуына инде 17 ел вакыт үткән. Бүген ул хуҗалык товарлары кибетен уңышлы алып бара, гаилә бизнесын саклап калып, аны киләчәк буынга тапшыру өчен тырыша.
Нурфия Мияссәр кызы Ятмас Дусай авылында тырыш, булдыклы гаиләдә өченче бала булып дөньяга килә. Кызга җиде яшь тулганда гаилә Березняк авылына күченеп килә. Урта белемне шундагы мәктәптә ала. Белемгә омтылышы аны
Казан шәһәренә алып килә – ул Казандагы төзелеш техникумында укып, хисапчы һөнәрен үзләштерә.
– Әти: “Кызым, синең табиб буласың килмиме?” – дип сораган иде. Әмма күңелем ул һөнәргә тартмады, – дип елмаеп искә ала ул.
Хезмәт юлын ул райпо системасында хисапчы булып башлап җибәрә. Тырышлыгы, төгәллеге нәтиҗәсендә аны ревизор итеп күчерәләр. Система карамагындагы кибетләрдә ревизияләр үткәреп йөри. Ул чорда башка сату нокталары юк дәрәҗәсендә була. Соңрак ул яңадан хисапчылык эшенә кайта.
Нурфия апага ун ел ревизия комиссиясе рәисе вазыйфасын да башкарырга туры килә. Райпо карамагындагы җәмәгать туклануы оешмалары, хәзерләүләр конторасы, ипи заводы, сату базасы – барысында да документаль һәм комплекслы ревизияләр үткәрелә.
– Районда биш авыл кулланучылар җәмгыяте бар иде, һәрберсендә утызга якын кибет. Барысында тикшерү уздырдык. Эшеңне кайчан тәмамлыйсың – шул чакта гына кайтып китәсең. Кибетләрдә товар да күп иде. Райпоны Шәрип Әхмәтҗанов җитәкләгән чорда нинди генә семинарлар үткәрелмәде. Райпо бик көчле иде, зур товар әйләнеше булды. Ярминкәләргә еш йөрдек. Шул вакытта Кукмарада өч катлы яңа бина төзелде. Райпога караган бөтен оешмалар шунда күчте, беренче катында кибет һәм ашханә эшләде, – дип, хәтерен яңарта ул.
Райпо системасында тегү цехы ачылгач, ул анда да хисапчы булып эшләп ала. Зур цехта тегүчеләр ике сменада хезмәт куя: халатлар, урын-җир кирәк-яраклары, модельле күлмәкләр тегәләр. Бер елны Казанның Галиәсгар Камал театрында Кукмара көне уздырылганда, махсус тегелгән күлмәкләрне киеп, кызлар белән мода күрсәтергә дә баралар. Тегелгән продукцияне сельполарга таратып, авыл кибетләрен тәэмин итә башлыйлар. Бик тату, тырыш коллектив була бу.
Ә улы Нияз белән декрет ялыннан соң, Нурфия ханым тормыш иптәше Наил абый ачкан үз кибетләренә эшкә чыга.
Биредә дә ул хисапчы буларак документацияне алып бара. Райпо системасында тупланган бай тәҗрибә Нурфия ханымга бу эштә дә зур терәк була. Клиентлар һәм тәэмин итүчеләр белән эшләү, хисап алып бару, товар әйләнешен көйләү, хезмәт хакларын вакытында түләү – болар барысы да аңа таныш һәм якын өлкә.
– Мин гомер буе сату өлкәсендә. Шушы эштән тәм табам, көч һәм энергия алам, – ди ул. – 1990 еллар башында тормыш иптәшем Наил ачкан әлеге кибет башта кечкенә генә бина иде, тора-бара аны киңәйттек. Ул вакытта зур кибетләр юк, конкуренция дә аз булды. Үзебез атнага ике тапкыр товарга йөри идек. Хәзер заказ биргән товарны кибеткә кадәр китереп бирәләр – бу бик уңайлы. Әмма кәгазь эше артты: салым инспекциясенә һәм башка органнарга хисап тотарга кирәк. Бүген яңа эш башлаучыларга таләпләр дә, конкуренция дә зур, үз юлыңны табу җиңел түгел.
2009 елда Наил абыйның сәламәтлеге какшау сәбәпле, Нурфия ханым эшне тулысынча үз кулына ала. Әмма тормыш иптәше һәрчак янәшәсендә, киңәшче һәм терәк булып кала. Бүгенге көндә уллары Нияз да гаилә бизнесына кушылып бара, эш серләренә өйрәнә. Аңа зур өметләр баглыйлар.
Нурфия Мияссәр кызы – гаиләсенә тугры хатын, балаларын яраткан ана, һәм шул ук вакытта нык холыклы, җаваплы, зирәк эшмәкәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев