Кукмара яңалыклары

"Хезмәт даны" газетасы - Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Электр тонометры откан Нигъмәтуллиннар: «Хезмәт даны»ның һәр санын җыеп барабыз

«Электр тонометры бик кирәк, чөнки икебез дә көн саен кан басымын үлчибез», — ди алар.

Үз сәламәтлегегезне тикшереп һәм көйләп тору өчен, район газетасына язылучылар арасында һәр гаиләгә кирәкле прибор — электр тонометры уйнаттык. 

Апрель һәм май айларында газетага язылган 366 абунәче арасыннан 158нче номер астында теркәлгән Хаҗип Нигъмәтуллинга бәхет елмайды. Җиңүчене компьютердагы очраклы саннар генераторы программасы ярдәмендә ачыкларга кукмаралы Гүзәл Гарифуллина ярдәм итте.

Мәмәширдә яшәүче Саймә һәм Хаҗип Нигъмәтуллиннар, редакциянең махсус хәрби операциядәгеләргә гуманитар ярдәм җыюы турында белеп, солдатларга күчтәнәчләр дә алып килгәннәр иде.

— Сез оештырган акцияләрдә бер дә катнашмыйча калганыбыз юк. Квитанцияне телефон аркылы һәрвакыт җибәрәбез. Моннан ике дистә ел элек светодиодлы лампа откан булды. Әле ул вакытта газетада җиңүчеләр исемлеге генә бирелә иде. Ә узган елны шампурлы мангал чыкты, — дип башлады сүзен Саймә апа. 

Алар гаилә корганнан бирле, 35 ел дәвамында район газетасыннан аерылмыйлар икән.

— Газета килсә, оныгыбыз Айназ яныбызга күзлек күтәреп йөгерә инде. Вакытлы матбугатны өйдә чиратлашып укыйбыз, район яңалыкларын шуннан белеп торабыз. Үзем лаеклы ялга кадәр мәктәптә китапханәче эшен алып барганлыктан, элек газета-журналларны күп алдырдык. "Хезмәт даны«ның һәр санын саклап җыеп барабыз. Туганнар реклама сораса, алу-сату кирәк чакта да шуннан карыйбыз, бик уңайлы, — диде Саймә Нурмөхәммәт кызы.

«Газетадагы һәр материалны яратып укыйм, берсен дә калдырмыйм. Һава торышы, белдерүләр, район хәбәрләре белән кызыксынам», — дип өстәде Хаҗип абый. 

Нигъмәтуллиннарның редакциягә парлап килүе икеләтә күңелле булды. Узган елны приз тапшырганда күрешеп танышкан идек, бу юлы да нәкъ менә аларның җиңүен могҗиза дими, ни дисең!

— Электр тонометры бик кирәк, чөнки икебез дә көн саен кан басымын үлчибез. Бүләк өчен зур рәхмәт, район газетасына алга таба да уңышлар телибез, — дип саубуллашты алар.

Фото: Йолдыз Низамиева/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев