Кукмара укучылары ашыгыч ярдәм бүлеге эшчәнлеге белән таныштылар
Әлеге очрашу «Беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча һөнәр белән танышу» проекты кысаларында узды.
Мин табиб дип, кулына уенчык шприц тотып, яисә стетоскопны колагына киеп, йөрәк тибешен тыңлаучы сабыйларны күреп, елмаеп куясың. Ихлас күренеш. Әмма аларның күбесе кечкенә чакта табиб булырга теләсә дә, балигъ булгач, тормыш юлын әлеге игелекле һөнәргә багышламыйча, башка юнәлештә дәвам итә.
Кем белә, балачак хыялы гомер буе күңел төрендә сакланадыр да. Бәлки үзвакытында ишетелергә тиешле киңәш булмау да үз ролен башкарадыр. Шуңа күрә үсеп килүче буын белән төрле әңгәмәләр, һөнәргә бәйле очрашулар үткәрү мөһим.
«Беренчеләр хәрәкәте»нең җирле бүлеге кураторы Гүзәлия Пахомова тәкъдиме белән Кукмара 3нче урта мәктәбенең 8 сыйныф укучылары район үзәк дәваханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегендә булдылар. Әлеге очрашу «Беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча һөнәр белән танышу» проекты кысаларында узды. Укучыларны биредә бүлекнең өлкән фельдшеры, 19 ел медицина өлкәсендә эшләүче Илүзә Газизуллина каршы алды.
Өлкән фельдшер үз эшчәнлекләре белән таныштыруны «Ашыгыч ярдәм» машинасыннан башлады. Авыруга үзвакытында тиешле ярдәм күрсәтү өчен автомобиль эчендә нинди җиһазлар булуын, кайсы очракта кичекмәстән нәрсәләр эшләргә кирәклеген егетләр аеруча бирелеп карадылар, тыңладылар.
Ә инде бүлекнең үзенә үткәч, Илүзә апалары иң элек яшь кунакларның кулына ЭКГ аппараты аша үткән кардиограммаларны өләште.
«Кардиограмманы тиз һәм дөрес итеп „уку белү“ мөһим, чөнки без авыруда нинди патология икәнен: кискен миокарда инфаркты булмаганмы, яисә йөрәк тибешендә үзгәрешләр бармы, яки башка төрле авыру кичергәнме икәнлеген тиз генә ачыклап, беренчел диагнозны куярга тиешбез. Шуннан чыгып, авыруга тиешле иң беренче ярдәм күрсәтелә. Күрәсезме: кардиограммаларның һәркайсы төрле-төрле, арада инфаркт кичергән авыруныкы да, тахикардия булганыныкы да, йөрәге сәламәт булган кешенеке дә бар. Аннан соң авыруның нинди дарулар кулланганы, нәрсә борчыганы, кайчаннан бирле үзен начар хис итүе белән кызыксынып, аны табиб кулына тапшырабыз. Ашыгыч ярдәм бүлегенең тәүлек буе ябылып торганы юк, бездә югары категорияле 10 фельдшер, 5 шәфкать туташы эшли. Һәрдаим табиб кизү тора», — дип таныштырды өлкән фельдшер.
Илүзә Газизуллина игътибарыбызны авыруларны кабул итү кабинетындагы кызгылт төстәге алты чемоданга юнәлтте.
«Гадәттән тыш хәл була калса, тиешле препаратлар белән тупланган, төрле ярдәмнәр күрсәтелүче ашыгыч ярдәм чемоданнары әзер тора. Ә бу суыткычларда нинди очракларда кулланылырга тиешле икәнлеге язып ук куелган дарулар саклана. Төрле хәл булырга, шәфкать туташы да, табиб та югалып калырга мөмкин. Шуңа күрә ярдәмгә килү өчен, диварга таблицалар да эленгән», — диде ул.
Ә инде укучыларның үзеннән кешенең буен үлчи торган җиһазның бирегә ни өчен куелганы белән кызыксынды өлкән фельдшер. «Дару биргәндә тиешле күләмнән арттыртмас өчен», — дип җавап бирде Ясминә Галиәхмәтова. Ясминә киләчәктә табиб-хирург булырга хыяллана.
«Кулыма беренче тапкыр кардиограмманы алдым. Абый быел медицина университетына укырга керде. Әле төгәл хәл итмәдем, әмма минем дә кешеләргә ярдәм итәсем килә. Берникадәр куркыта да, чөнки дөрес диагноз кую-куймау намусыңда кала», — ди ул.
Укучылар шулай ук ашыгыч ярдәм чакырганда кәрәзле телефоннан 112, 103 саннарын җыярга, шул ук вакытта адресны, авыруның яшен һәм ни өчен чакырылуын да әйтергә кирәклеген беләләр икән. Аларның үзләрен исә фельдшер эшенең авырлыгы, көнгә ничә кешенең, ничә яшьлекләрнең мөрәҗәгать итүе кызыксындырды.
«Теләсә кайсы вакытта кешегә ярдәм итәрлек, үзегез өчен белемле булыгыз. Әйтик, аңсыз егылучыны күрсәгез, һичкайчан да торгызырга тырышмагыз, куркып калмыйча, аның башын янга борып, баш миенә кан килсен өчен, аякларын өскә күтәрегез. Шулай ук нашатырь спирты иснәтергә яисә әкрен генә битләрен чәбәкләргә була. Көзән җыерган очракларда исә бары тик авыруның башын тотып торырга кирәк һәм беркайчан да, ярдәм итәм дип, авызына бармакны тыгарга ярамый. Берничә минуттан көзән җыеру үзеннән-үзе тукталачак», — ди биредә эшләүче, тәҗрибәле фельдшер Миңнур Камалова, укучыларга мөрәҗәгать итеп.
Мавыктыргыч һәм танып белү чарасы булды бу, безгә медицина һөнәре һәм беренче ярдәмнең әһәмияте белән якыннан танышырга мөмкинлек бирде дип, укучылар бу көнне бик канәгать булып таралышты.
фото: Эльвира Иванова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев