Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Эчкечелеккә бирелгән хатын: «Мин хәмердән башка яши алмый башладым»

Язмамның герое Айсылу (исеме үзгәртелде) соңгы биш елда эчүчелек белән көрәшә. Бүгенге көндә янында ярдәм итүчеләр (иганәче), юл күрсәтүчеләр һәм яраткан балалары, тормыш иптәше.

 

 

- Эчүчелек белән көрәшү бер дә җиңел түгел. Баткаклыкка чумгач, иң элек үзеңнең көчсезлегеңне кабул итә алмыйсың. Мин эчүчелеккә бик озак, кечкенә адымнар аша килдем. Бәлки бу генетика белән дә бәйледер, белмим. Ләкин әтием бик эчте. Әнием бу начар гадәтеннән арындырырга тырышса да булып чыкмады... Хәтерлим: миңа 12 яшьләр тирәсе иде,  әтием чираттагы системасын алгач, мине янына дәште. Кулымны йөрәге турысына куйды да үзе әйтә алмаган сүзләрне, ягымлы, тик бик арыган, тормыш тәмен югалткан карашы аша җиткерде. Аның күзләрендә: «Кызым, бәгърем, мин сине бик яратам, ачуланма, берни эшли алмыйм», - дигән сүзләрне укыдым. Шундый чакларда Раббыбыздан әтиемнең терелүен сорый идем. Тик гомере кыска булды. Озак үтмәде, йөрәге туктап бакыйлыкка күчте, - дип, сүзен башлады яңа танышым.

Айсылу кечкенәдән шук, тиктормас була. «Малай гына булып туасың калган инде сиңа», - дигән сүзләрне укытучылардан, күршеләрдән еш ишетә ул. Үзе кебек шаулы дусларны үз итә. Тәртибенә зарланып, әнисен мәктәпкә еш чакырталар.

 

- Мине әти генә аңлый иде. Чөнки үзем кечкенәдән дөреслек яклы булдым. Кеше кыерсытканны яратмадым, беркемнән курыкмадым, гел яклаучы ролендә идем, - дип сүзен дәвам итте Айсылу.

Шулай да мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлап, педагогия көллиятенә укырга керә яңа танышым. Дуслары үзе кебек шаян, күңел ачарга ярата торган була. Тик бер генә очрашу да хәмерсез узмый... 

Айсылу көллиятне тәмамлый. Әнисе: «Инде акылга килергә вакыт, болай булса кияүсез каласың, күр аны», - дип, еш кисәтә. Кыз Казанга күчеп килә. Акылга керергә тырыша. Озак та үтми кияүгә дә чыга. Туйның икенче көнендә үк үзен читлеккә ябылган кош итеп хис итә. Чөнки чын, элеккеге Айсылу турында онытырга туры килә. Ул – хәзер ир хатыны, димәк, дуслары белән күңелле очрашуларга башка урын юк. Ләкин аның күңеле гел иреккә омтыла. Бераздан танышым үзе дә сизмәстән кызу, усал Айсылуга әверелә. Кечкенә кызы да, ире дә аяк астында яткан таш сыман аны чыгырыннан чыгара башлый. Аның бөтен борчуларын, моң-зарларын бары тик күрше хатыны аңлый, хуплый, яклый... Көн артыннан көн үтә, ә шәраб артында күршеләрнең дуслыгы ныгый гына. Айсылу икенче балага уза. Улы туа. Тиздән ул югары уку йортын тәмамлый.

 

- Аракы белән барлык проблемалардан арына идем. Элеккеге шаян халәтемә кайттым. Кешеләр белән аралаша башладым. Диплом алгач, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары итеп куйдылар. Минем бөтен хыялларым тормышка ашты: гаиләм, яхшы эшем бар дип уйладым. Шулчак: «Хәзер үземә дә игътибар бирергә кирәк, үз күңелемне үзем күрмәсәм, беркем күрмәс», - дидем...

Айсылу үзе кебек күңелле ял итә белә торган дуслар да таба. Очрашкан саен гел хәмер кулланып, бәйрәм итүләр ешая... Тик аңа бу да җитми. Нигә кеше сыйлыйм әле дип, саранлык галәмәте уяна. Ялгыз гына эчүне кулайрак күрә башлый ул. Хатынының кыланмышларына ире дә түзми: «Туктарга өйрән, бәйрәмнәрдә синең кебек эчүче хатын-кызлар юк бит», -  ди аңа. 

 

- Дөрестән дә, торган саен күбрәк, һаман күбрәк кирәк булды... Мин туктый алмый башладым. Эшкә киткәндә сумка төбендә качырып хәмер йөрттем. Иремнең үтенүләренә өйрәтмә дип кенә җавап кайтардым. Өйдән чыгып китеп, берничә көнгә югала идем, - ди танышым.

Урынбасарының шешенгән йөзенә мәктәп директоры да сүзсез калмый. Тик Айсылу күзгә карап ялганлый. Я юбилейда, я туйда, я туган көндә идем дип, гел сәбәп табып кына тора. «Хәмер тулысынча минем акылыма, гәүдәмә, уйларыма, хисләремә хуҗа булды. Тормыш проблемаларыннан җиңел генә котылу ысулын таптым. Эчәм дә бар борчулар, шикләр юкка чыга», - ди ул.  

Ире дә, әнисе дә, кызы да туктатырга тырыша, ләкин файдасы булмый. Аннары ире бер табибка даими система куйдырып, организмын чистарттыра. Ләкин ул да озакка җитми, бер ай дигәндә янәдән... шул халәт, аракы «сөреме» тәмам акылын томалый. Моннан чыгу юлы калмаган сыман тоела һәм Айсылу ахыр чиккә терәлә... Үзенә кул салырга уйлый... Кызының кыланмышларыннан тәмам арыган, туйган әнисе инде багучыга да бара, «Кызыңны бозганнар, өшкерергә кирәк», - диләр аңа...

Өшкерүләр дә, эчмәгән дарулар да калмый. Тик дарулар белән беррәттән танышым хәмерне дә онытмый. 

Айсылуга эшеннән китүен сорап, гариза яздыралар. Ләкин тырышлыгын күздә тотып, озынайтылган көн төркемендә бераз сәгатьләр бирәләр. Шуннан соң да бәдрәфкә кереп, кача-кача, хәмер чөмерүен дәвам итә ул. Эчкәч, исе килмәсен дип, теш пастасын каба. Моны әлеге мәктәптә укыган кызы белән улы да белә. «Шул чакта үлгән булсаң, яхшырак булыр иде», - дигән сүзләрдән соң Айсылу өчен дөньяның асты өскә килә. Бу «соңгы» сүзләрне кызыннан ишетә танышым. 

Өметен өзгән ана кызын наркологик диспансерга китерә. Монда ул өч тапкыр дәвалану курсын уза. Тик 9 Май бәйрәмендә капкан бер йотым үзенекен эшли: яңадан хатынны шайтан тозагына кайтарып ташлый. Аннан ире янәдән диспансерга алып килә һәм ике айга табиблар кулына калдыра. Айсылу карыша. Алайса тернәкләндерү үзәгенә җибәрәбез, диләр. Шушы көннән башлап дәвалану юлына беренче адым ясала. 

 

- 3-4 атна үткәч, мин табибларның киңәшенә колак сала башладым, үземнең авыру икәнемне таныдым. Диспансердан качу теләге дә сүрелде. Сиңа иганәче кирәк, диделәр. Телефон номерын бирделәр. Әйе, җир йөзендә адәм баласын бушлай «хәмер тоткыныннан» арындырырга ярдәм итүчеләр дә бар икән. Иганәче дигәне шундыйлардан була. Шалтыраттым, очрашырга килештек. Ул миңа эчкечеләр турында бер китап бирде. Әкренләп күзләрем ачылды. Миңа ярдәм итә ала торган ниндидер көч барлыгын сиздем, һәм ул – Аллаһы Тәгалә, - ди ул.

Иганәче Айсылуны догалар укырга өйрәтә. Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорарга куша. Кечкенә генә адымнар белән башланып киткән дәвалану акрын темплар белән дәвам итә. Тезләнеп ярдәм сораганда ул үзенең ялгыз булмавын, тормыш проблемаларыннан котылу юлы аракы түгел икәнлеген аңлый башлый. 

 

- Дәвалану программасы тулысынча үзенә йотты. Хәтта гаиләм турында да оныта яздым. Мине рәхәтлек, җиңеллек хисе биләп алды. Ирем һәрчак янымда булды. Мин аңа бик рәхмәтлемен. Аның ярдәменнән башка югалган булыр идем. Шунысын да әйтәсем килә: дәвалану вакытында үземне ничек бар, шулай яратырга, кабул итәргә, авырлык китергәнем өчен якыннарымнан гафу үтенергә өйрәндем. Бу тормышта аларның мәхәббәтен берни дә алыштыра алмый. Шушы дөрес юлны миңа Аллаһы Тәгалә күрсәтте. Мин чиксез бәхетлемен, - ди Айсылу.

Бүгенге көндә Айсылу үзе кебек юлдан язган, эчүчелеккә башын салган райондашларына дөрес юлга басарга булыша. Аллаһы Тәгалә бу изге эшендә ярдәм итсен, әмин.

Фото: «Татар-информ» МА
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk