«Дуслык» лагереның элеккеге администраторы балалар агуланган өчен хөкем алдына басачак
Ашказаны һәм норовирус инфекциясеннән ул чакта 38 кеше, шул исәптән балалар авырган.
Татарстан Республикасында «Дуслык» сәламәтлек-белем бирү комплексында массалы агулану турындагы эш буенча тикшерү тәмамланды. Комплексның элеккеге администраторы хөкем алдына басачак, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.
Тикшерү версиясе буенча, 2025 елның гыйнваренда администратор санитар кагыйдәләрне бозган, шул исәптән йогышлы авыру билгеләре булган хезмәткәрне эштән азат итмәгән, шулай ук ашханәдә медицина документлары булмаган ир-атны эшләткән. Бу массалы агулануга китергән — ашказаны һәм норовирус инфекциясеннән ул чакта 38 кеше, шул исәптән балалар авырган.
Җинаять эше судка җибәрелгән.
Фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев