Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Дулкыния Гаянова: Мин — әти кызы

«Әти, кайвакытларда хәтереңне калдырырлык авыр сүзләр әйткән булсам, кичер мине, гафу ит. Мин сине яратам!» — дип әйтә алуыма сөенәм.

Гаиләдә, күбесенчә, кыз бала — әтисенә, ә ир балалар әнисенә ныграк тартылучан, якын булалар. Үсеп буйга җиткәнче, әти — әни канаты астында яшәгән вакытымны искә алам да, бу сүзләрнең дөреслегенә тагын да ышанам. 

Үз-үземне белә башлаганнан бирле мин дә гел әтием янында идем. Әтигә ияреп, кулыннан җитәкләп Сабан туйларына чыгу, урак өстендә комбайнга, машинага утырып йөрүләр, теш сызлаган вакытта да: «Минем кызым молодец, булган шул ул, батыр, курыкмый!» — дип, теш алучы табиб абыйның ишеге төбендә бергәләп утырулар, аннан чыккач, һәрвакыт, нәрсә дә булса алып бирүләре дисеңме... Истә калганнардан: бакча җиләге, лимонад, квас. Табибның: «Два часа не есть, не пить!» — дигән сүзләрен я ишетмәгәнбездер, я булмаса тыңламаганбыздыр инде. Мәктәптә, ата-аналар җыелышында да күбесенчә әти утырды.

Студент булу вакыты җиткәч тә, Казанга аның белән чыгып киттек. Хәтта кием-салым алырга, кибетләргә дә әти белән йөрдем. Үземнең кызыксынуым буенча, мәетләр юу, җирләү серләрен дә газиз кешемнән төшендем. Әтиемнең Совет армиясендә хезмәт иткәндәге кызыклы вакыйгалары белән дә хәбәрдар мин. Дус булып йөргән егетем, кияүгә чыгарга дип тәкъдим ясагач, Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәренә төшеп, урын-җир кирәк-яраклары һәм ап-ак туфли алып кайтуыбыз истә калган. Шулай ук әтием белән. Күрше-тирәдә гел ир балалар гына булганлыктан, кечкенәдән алар белән аралашып, шук һәм усал (чит кешеләр әйтүе буенча) булып үстем. Кызларга килешеп бетми торганрак адым ясасам, әни ачулана, ә әти яклап чыга иде. 

Әтием Нәҗип 1939 елның 9нчы гыйнварында Кукмара районының Каенсар авылында дөньяга килгән булса, ни кызганыч, 2018 елның 17нче апреленнән ул инде мәңгелек йортта. 

Яхшы, дөрес тәрбия бирүе, эшкә өйрәтүе өчен рәхмәтле мин әтиемә. 

Эш дигәннән, бердәнбер теләгем, чалгы тотып печән чабарга өйрәнү хыялын гына чынга ашырмады ул. Шулай да, чалгы тотып, бер-ике тапкыр кизәнеп карадым. Булдыра алмаслыгымны аңлаптыр инде: «Я аяксыз калырсың, өйдә өч ир-ат була торып, чалгы тотып печән чабып йөрмәссең әле, кызым!» — диде. 
Мәктәп тәмамлап, Казанга китеп, укырга кергәч тә, әтием гел киңәшләрен бирде:

— Барасы юлыңны онытсаң, үзеңә кирәк урамны, адресны таба алмасаң, әйтегез әле, дип түгел, әйтә алмассызмы икән дип, олырак кешеләрдән сорарга тырыш. Соңыннан рәхмәтеңне әйтеп кит!

Шул ук студент вакытларымда: «Кызым, кием-салым дип исең китмәсен, сәламәтлегеңне какшатма, ач йөрмә, кием урынына ризык алып аша!» — дияр иде. Яңа киемнән кайтканымны күрсәләр, әни ачуланасы итсә, әтием: «Ярар инде, әнисе, кыз бала бит, матур буласы килгәндер, ачка үлмәгән бит әле!» — дип, миңа карап, шелтәләп тә, яратып та, күз кысар иде. 

Үкенечле бер генә әйбер бар: ул да булса, әнием бакыйлыкка күчкәч, кулда кәрәзле телефоннар була торып, әтием белән сирәк сөйләшү. Бу юлларны язу хәзер оят та, кызганыч та. Көнгә биш-ун минут вакыт табып була югыйсә. Эх... югалткач кына кадерләрен белә башлыйбыз шул. 

Ә менә соңгы сулышларын алып, бакыйлыкка күчәргә дип урын өстендә ятканда янында булуыма, ешрак әйтелергә тиешле: «Әти, кайвакытларда хәтереңне калдырырлык авыр сүзләр әйткән булсам, кичер мине, гафу ит. Мин сине яратам!» — дип әйтә алуыма һәм аның тарафыннан үзем дә: «Мин дә сине яратам, син минем яраткан кызым бит!» — дигән сүзләрне ишетүем белән бәхетле дә, сөенәм дә мин. 

Әтием! Кечкенәдән бирле кызың — күз нурыңны җитәкләп йөрдең һәм яраткан кызыңның күзләренә карап җан бирдең. Нык сагынам үзеңне.

Шушы юлларны язган минутларда, әтием белән бәйле күп хатирәләр искә төшеп, сагынудан, йөрәгем сулык-сулык итеп куйды, күзләремә яшьләр йөгерде.

Рәхмәт сиңа, горурлыгым, әтием!!!

Дулкыния Гаянова (Рәхмәтуллина), Каенсар-Казан

Фото: шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев