Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Дрон, граната, җирлектә ориентирлашу: Кукмара егете республика олимпиадасында көч сынашты

Олимпиадада Кукмара күппрофильле лицееның 9а сыйныфы укучысы Әмир Хәйруллин катнашты.

Ноябрьдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Республика олимпиада үзәге»нең «Дуслык» сәламәтләндерү-мәгариф комплексы базасында беренче тапкыр «Ватанга хезмәт итәм! Халыкка хезмәт итәм!» республика олимпиадасы узды.

Олимпиадада Кукмара күппрофильле лицееның 9а сыйныфы укучысы Әмир Хәйруллин да катнашты. Олимпиада теоретик һәм практик өлештән торды. Катнашучылар күчмә мәйданчыкларда практик осталыкларын күрсәттеләр. Биремнәр БПЛА һәм граната куллануны, карталар һәм компаслар ярдәмендә җирлектә ориентлашуны, төеннәрне бәйләүне, электрон тирда атуны үз эченә алды. Һәр сынау катнашучыдан физик күнекмәләр генә түгел, детальләргә игътибарлылык, яхшы теоретик әзерлек таләп итте.

Әмирне олимпиадага укытучысы Ришат Шәйдуллин әзерләде.

Фото: Кукмара күппрофильле лицее

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев