Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Кукмарада авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, алдынгы механизаторлар белән очрашты

“Урал” җәмгыяте басуында әзерләнгән күргәзмә белән танышуны ул әлеге җәмгыятьнең эшчәнлегеннән башлады.

Республикабыз Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кукмара районына эш сәфәре кысаларында терлекчелек, үсемлекчелек һәм шәхси эшмәкәрлек өлкәсендә инвестиция проектларын гамәлгә ашыру белән танышты һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, бер төркем алдынгы механизаторлар белән очрашты. 

“Урал” җәмгыяте басуында әзерләнгән күргәзмә белән танышуны ул әлеге җәмгыятьнең эшчәнлегеннән башлады. Җәмгыять җитәкчесе Нияз Хәбибрахманов басу-кырлардан мул уңыш җыеп алына дип чыгышын башлады.

 - Без 6089 гектар җирдә эшчәнлек алып барабыз, бүгенге көндә басуларның 25 процент өлеше җыеп алынды. Уртача 56,4 центнер уңыш чыга. Көзге бодайның бер гектарыннан - 58,8 центнер, арпадан 55 центнер уңыш алдык. Зур Кукмара авылына урнашкан терлекчелек комплексы бар таләпләргә дә туры килә. 2070 баш мөгезле эре терлекнең 700 башы - савым сыерлар. Көндәлек 23,5 тонна сөт тапшырыла. Территориядә 640 тана өчен абзарлар төзелә, савым сыерларның баш санын арттырып, тагын ике абзар төзеп, көндәлек савымны 28 тоннага җиткерергә уйлыйбыз, шундый планнар белән эшлибез”, – диде җитәкче. 

Күргәзмәгә үзебезнең районда җитештерелгән продукция һәм товарларның бер өлеше куелган иде. Алар белән республика Рәисе кызыксынып танышты, эшмәкәрләргә сораулар биреп, аларның эшчәнлекләрен игътибар белән тыңлады.  

- Кукмара районы - күп күрсәткечләр буенча үрнәк. Республика һәм ил буенча бара торган барлык программаларда да актив катнашып, районны үстерү һәм тормыш итүне уңайлы итү буенча зур эш алып барасыз. Хезмәтегез өчен рәхмәт, - диде ул.

Бу көнне шулай ук 30 июльдән 6 августка кадәр булган районкүләм ярыш нәтиҗәләренә йомгак ясалды. Данлыклы комбайнчы Рәсим Җәләевка “Иң яхшы комбайнчы” вымпелы тапшырылды, игеннәрне урып-җыюда Ленар Ганиев икенче урынны алды. Ашлык ташуда Илнур Рәхимов – беренче, Алмаз Нәҗмиев – икенче урында. Алдынгы механизаторларга район башлыгының Рәхмәт хаты һәм акчалата бүләк бирелде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев