Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Дөнья түгәрәк: кая гына барсаң да, якташларыңны очратасың

Һич көтмәгәндә-уйламаганда могҗизага тиң очрашулар була. Дөресрәге, без шулай уйлыйбыз. Чынлыкта, бу дөньяда берни дә очраклы түгел. Районда күп еллар имам-мөхтәсиб вазыйфасын башкарган Зиннур Сәмигуллин белән булган хәл дә шундыйларның берсе, дип исәплим.

- 2015 елда Казанга Бөтендөнья татар конгрессына баргач, автобуста аның белән урыннарыбыз янәшә туры килде. Күңелемә якын булып тоелды ул кеше. Сөйләшеп киттек. Мин Рәшит Рәхимулла улы Насыйбуллин булам, дип таныштырды  үзе белән, - дип сөйли Зиннур хәзрәт. - Кыргызстанның Каракол шәһәрендәге татар-башкорт җәмгыяте җитәкчесе икән. Өч мең ярым чакрым араны үтеп килдек, диде. Мәчетләр бармы анда, дип сорадым. Бар, 130 ел элек агачтан салынган Хәмзә бай мәчете эшли, дип җавап бирде. Татарлар турында сораштым. Кукмара районының Булиле авылыннан Низамовлар һәм Насыйбуллиннар гаиләләре яшәве турында әйтте. Соң, мин бит шул авылның имамы, дидем, чиксез дулкынланып.

Әйе, Вахит авылы элгәре Булиле дип аталган. 95 яшьлек сугыш ветераны Сәгыйдулла абый авылдан Низами, Насыйбулла байларның киткәнен әле дә хәтерли икән. Репрессияләр башланачагын алдан сизенеп өлгергән алар. Зиннур хәзрәтнең дә бу турыда ишеткәне булган. Юлдашы Рәшит аганың нәсел тамыры шушы авылга тоташкан  түгелме икән?

Менә шушы кыска гына вакытлы очрашудан соң,  хәзрәтнең күңелендә кызыксыну уянып, Кыргызстанга бару нияте туган. Әмма теләгенә быел гына ирешкән, андый ерак юлга чыгу тәвәккәллек сорый бит. Килене Айгөлнең тәкъдименнән башланган бу сәфәр. Әйдәгез, Иссык-Күлгә барып, ял итеп кайтыйк, дигән ул. Әлеге күл – Тянь-Шань таулары арасында урнашкан, дөньядагы иң тирән, чиста, зур сулыкларның берсе, Кыргызстанның горурлыгы. Шулай итеп, җиңел машинага биш кеше – Зиннур хәзрәт үзенең тормыш иптәше белән, уллары Райнур, килен, кодагый утырып, юлга кузгалганнар.

- Казахстан аша бардык. Виза режимы юк, чиктә таможня контроле генә үтәсе, - дип тасвирлый хәзрәт сәяхәтнамәсен. -  Актүбә шәһәре аша китеп, иксез-чиксез далалар буенча ике мең чакрым ара уздык. Намаз укырга, ашарга гына тукталдык. Кызылорда шәһәрен, Байконур космодромын күрдек. Торак пунктлар яныннан узганда, кечкенә шәһәрчекләрме дисәм, зиратлар икән: каберләр өстендә зур, мәһабәт корылмалар төзелгән. Өйләр исә  гади генә. Ахирәт – мәңгелек, шуңа күрә каберлекләр яхшырак булырга тиеш, дигән фикердә икән җирле халык.

Өч тәүлек юлда булганнаң соң, тагын бер чикне үтеп, Кыргызстан җиренә аяк басканнар. Башкаласы Бишкәк янындагы Александровка  авылында тукталырга уйлаганнар. Анда килене Айгөлнең  интернет аша танышкан дуслары яши икән. Дунган милләтеннән үзләре, ягъни Кытай мөселманнары. Сәхәбәләр - пәйгамбәребез ярдәмчеләре нәселеннән булуларын белдек.

- Киң күңеллеләр, безне бик яхшы каршыладылар. Анда кунак булганнан соң, Рәшит ага белән элемтәгә кердек. Ул безне үзләренә, Караколга алып китте. Бик сөенечле очрашу булды бу. Иң  элек Хәмзә бай мәчетенә кереп, өйлә намазы укыдык, - ди хәзрәт. 

Хәмзә бай исеме без – кукмаралыларга яхшы таныш.Ул бөек язучы Чыңгыз Айтматовның татар бабасы, ягъни әнисе Нәгыймәнең әтисе булган. 1880 елларда  Мәчкәрә авылыннан Ефәк юлы буенча чыгып киткән, әмма Кытайга барып җитә алмаган,  Кыргызстанда төпләнеп калган, 800 кеше сыйдырышлы мәчет салдырган.

- Әлеге дин йортының озынлыгы - кырык, киңлеге унсигез метр. Бернинди терәве юк. Мәчетне Рәшит абый җитәкчелегендә торгызганнар, янкорма төзеткәннәр. Хәзер анда бер мең ярым кеше сыя. Янәшәсендә мәдрәсә ачканнар,  - дип, күргәннәре белән уртаклаша Зиннур хәзрәт. – Рәшит абый, чыннан да, безнең авылдан киткән Насыйбулла байның оныгы булып чыкты. Дөнья түгәрәк, дип, юкка гына әйтмиләр. Өстәвенә ул Купка авылы кияве  дә икән әле. Кызганычка каршы, хатыны моннан берничә ел элек вафат булган.  Ә менә әтисе Рәхимулла әле дә исән. Ул - 1928 елгы. Әнисе Низами байның кызы Хәзинә булган. Гаилә Кыргызстанга җыенып чыгып киткәндә, Рәхимулла абыйга нибары өч яшь тирәсе булгандыр. Шуңа  күрә Вахитне хәтерләми, әмма аны изге җир дип саный. Мине күргәч, күңеле шулкадәр тулды ки, кулларымнан тотты да озак кына ычкындырмый торды. Чит җирләрдә югалып калмаган: гомер буе табиб хезмәтен башкарган, бик белемле, оста булган, зур дәрәҗәләргә ирешкән, диләр аның турында. 
Гомумән, үткән гасырның утызынчы елларында килеп урнашкан бу бай татар гаиләләрен җирле халык бик җылы кабул иткән. Ник дисәң, алар оста куллы булганнар, тимерчелек, мич чыгару  эшләрен яхшы белгәннәр. Татарлар тырыш халык бит, кайда да үз көче белән көн күрергә омтыла.

- Хәзерге көндә җирле халык ничек яши соң анда? -  дип кызыксындым.

- Алда әйтеп үткәнемчә, килүгә, без бер гаиләдә тукталган идек. Алар мал асрап-сатып көн итәләр. Сыерлары, үгезләре бар. Ит бәясе бездәге кебек үк. Печәнне сатып алалар: бер түге, безнең акчага күчереп исәпләгәндә,  90-100 сум. Дүрт ир туган (барысы да шушы поселокта үз гаиләләре белән яши), бер елны арендага 20 гектар җир алып, помидор үстереп караганнар. Файдасы булды, диделәр. Әмма әллә ни булмагандыр, чөнки  быел бу эштән баш тартканнар. Бакчалары  7-8 сутый чамасы, анда төрле җимеш агачлары үсә. Бу елны күпләп сарымсак үстереп сатканнар. Петрушка, кыякка суган утыртабыз, диделәр. Сатарга, ягъни. Зарланмыйлар, яшәргә була, диләр. Үсемлекләрне үстерүдә сугару системасы кулланыла. Су колонкадан килә, әмма аннан файдалану шактый кыйммәткә төшә, шуңа күрә үз коеларын казыганнар, аның тирәнлеге шаккатмалы: кырык метр. Шунысы кызыклы: безнең арттан бик көтелгән яңгыр ияреп барды, шунда килеп җитүебезгә явып үтте.

Хәзрәт сөйләвенчә, ул тирәдәге авыллар, поселоклар русча исемнәр йөртә: Федоровка, Петропавловка һәм башкалар. Совет чорыннан калган исемнәр, күрәсең.  Бу авылларда күбесенчә дунганнар яши, әти-әниләрен, гомумән, өлкәннәрне бик хөрмәт итүләре сизелеп тора, ди. Русча яхшы беләләр, сәяхәтчеләребез дә алар белән рус телендә сөйләшкән.

- Бөҗәкләрне  ашарга яраталардыр? – дип сорау бирүемне сизми дә калдым, телевизордан күргән Кытай базарларындагы кыздырылган чикерткәләр, тараканнарны күз алдына китереп.

- Юк, мөселманнар бит алар, - дип кырт кисте Зиннур хәзрәт.

Иссык-күл Александровка авылыннан өч йөз чакрым ераклыкта икән. Күл буендагы Чолпон – Ата курорт шәһәренә җиткәч, музеена кергәннәр, анда Чыңгыз Айтматов тормышына һәм иҗатына зур урын бирелгән.

Күлдә коенып, берничә көн шифалы тау һавасын сулаганнан соң, кайтыр юлга чыкканнар. Туры гына кайтмаганнар, Казахстанда тукталып, кунак булып алганнар. Анда Зиннур хәзрәтнең туганнан туганнары – әтисенең апасының балалары яши икән. Элгәре Вахиткә кайтып йөриләр иде, хәзер инде олыгайдылар, күрешеп, хәл-әхвәл белештек, ди хәзрәт.

Уйлап карасаң, райондашларыбыз кайларга гына сибелеп яшәми. Ә менә сәяхәтчеләребез шул арада туган якларны - Кукмараны, Вахитне сагынып кайтканнар.

фото: гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев