Диния нәзарәте социаль ипотека программасын хәләл дип таныды
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан Дәүләт торак фондының башкарма директоры Марат Зариповка ипотека продуктының шәригать кануннарына туры килүе турында Сертификат тапшырды.
ТР мөселманнары Диния нәзарәте Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт торак фондының социаль ипотека программасын шәригать кануннарына туры килә дип таныды һәм хуплады. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.
Бүген, 29 майда, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан Дәүләт торак фондының башкарма директоры Марат Зариповка ипотека продуктының шәригать кануннарына туры килүе турында Сертификат тапшырды.
Социаль ипотека программасы шартларын Ислам кануннарына туры китерүнең кирәклеге республика гаиләләренең Дәүләт торак фондына күпсанлы мөрәҗәгатьләреннән соң барлыкка килде.
Гаиләләр, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булуга һәм исәпкә куюда каршылыклар булмауга карамастан, әлеге программадан дини инанулары аркасында баш тарта иде. Чөнки Исламда ссуда проценты булган теләсә нинди килешү тыелган. Шуннан соң Фонд ТР мөселманнары Диния нәзарәтенә шәригать нормаларына туры килгән социаль ипотека шартларын гамәлгә кертү мөмкинлекләрен өйрәнү өчен мөрәҗәгать итте.
Яңа финанс продукты Россия ислам институты каршындагы Россия Ислам икътисады һәм финанслары үзәгендә эшләнде һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан уңай бәяләнде. Нәзарәт белгечләре тәкъдим ителгән документлар җыелмасын өйрәнде. Нәтиҗәдә Татарстанның Дәүләт торак фондының социаль ипотека программасы ислам хокукы кануннары нигезендә мөселманнар өчен рөхсәт ителгән дип табылды.
Татарстанның Дәүләт торак фондында яңа Ислам финанс продуктын гамәлгә ашыруга күзәтчелек итү өчен нәзарәт ягыннан тышкы шәригать контролеры итеп шәригать фәннәре докторы Рөстәм хәзрәт Нургалиев билгеләнде.
Бүгенге көндә ТР мөселманнары Диния нәзарәте мөселманнар һәм финанс оешмалары арасында, шулай ук Россия финанс регуляторында ислам финанс продуктларын гамәлгә кертү өлкәсендә ышаныч казанды. Нәзарәттә 11 финанс оешмасы өчен 14 ислам финанс продукты, шул исәптән физик һәм юридик затлар өчен: коммерция ипотекасы, банк картасы, рассрочка, инвестицияләр, лизинг, факторинг һ. б. эшләнеп расланды.
Фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев