Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Дини белем, гошер сәдакасы, мөгаллимнәргә аттестация: Кукмараның Үзәк мәчетендә имамнар җыены булып узды

Җыенда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды, киләчәккә планнар турында сөйләнде.

Бүген Кукмараның Үзәк мәчетендә Имамнар җыены булып узды. Очрашуга район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстанның баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев, Теләче районы мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев, дин әһелләре, авыл җирлеге башлыклары һәм башкалар чакырулы иде. 

Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев үз чыгышында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясап үтте, киләчәккә планнар белән таныштырды:

-Узган айда хәзрәтләр белән Пенәгәр авылы мәхәлләсендә булдык. Беренче карашка җыйнак кына мәчет булса да, эчендә никадәр эш кайный. Зыятдин хәзрәт күп кенә проектларны тормышка ашыра, эш тәҗрибәсен безнең белән дә уртаклашты. Елдагыча вәгазь кичәләре үткәрүне дәвам итәбез, һәрберегезне вәгазь тыңларга чакырам — диде имам-мөхтәсиб.

Район халкына билгеле булганча, бүгенге көндә Үзәк мәчеттә төзекләндерү эшләре бара — түбәсе яңартыла. Киләсе елга эшмәкәрләр ярдәме белән стенасы да төзекләндереләчәк, «Нурлы ислам» пректын тормышка ашырып, тышкы яктан яктыртылу да планлаштырыла. 
Җыенда Мамадыш ягыннан Кукмара керү юлында төзелүче мәчет турында да сүз булды. Хәзерге вакытта мәчетнең проекты эшләнгән, фундаменты салынган, стенасын монолиттан күтәрү эшләре дәвам итә. 

Районыбызның авыл мәхәлләләрендә махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен сәдакалардан 102 мең сум акча җыелган. Хәрбиләрнең соравы буенча әлеге акчаларга хәләл тушенкалар, чәк-чәк, түбәтәйләр һәм башка кирәк-ярак җибәреләчәк. 
Рәдиф хәзрәт Тимергалиев сүзләренчә, быел ике яңа мәктәптә Күкшел һәм Сәрдекбаш мәхәлләрендә әхлак дәресләре укытыла башлаган. Ә авыл мәчетләрендә дини белем бирү дәвам итә. Аш-Буҗи авылыннан Миннегөл Хәбриева инде 8 ел авыл халкына дин дәресләре укыта. 

— 2016 елда «Мәхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлап, диплом алдым да авылдашларыма дини белем бирә башладым. Соңгы ун ел белән чагыштырсак, хәзер халык дингә бик нык тартыла. Элегрәк белем алучы ир-атлар аз иде, соңгы елларда, бик куанычлы, ир-егетләребез дә күбәйде. Алар арасында яшьләр дә, өлкәннәр дә бар. Хәзерге көндә мәчетебездә 100гә якын кеше укый. Шөкер, мөгаллимнәребез дә шактый, — дип фикерләре белән уртаклашты җыенга килгән мөгаллимә. 

Көзнең дә беренче ае ахырына якынлаша. Күпләребез бакчаларыбызда үскән нигъмәтләрне җыеп алдык. Шундый чорда үзебез үстергән уңышның бер өлешен мохтаҗларга өләшү — гошер сәдакасы бирү каралган. Бу турында Зур сәрдек имам-хатибы Илфат хәзрәт Ибрагимов аңлатып үтте.

-Без җирдә яңгыр суы белән үскән уңышның уннан берен (үзең су сибеп үстергәннең егермедән берен) фәкыйрьләргә бирергә тиеш булабыз. Бу барыбыз алдында да зур гамәл-гыйбадәт булып тора, без шул сәбәпле генә малларыбызны, ризыкларыбызны чистарта алабыз. Әгәр кеше гошер бирмәсә, үзе үстереп ашаган ризыгының һәр унынчы кисәге (чөнки ул мохтаҗлар өлеше) хәрам була. — диде.

Җыен ахырында мөгаллимнәргә аттестация үткәрелде, авыл мәчетләрендә җәйге дини лагерьларда белем биргән хәзрәт һәм абыстайларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев