Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Дилбегә нәфис, әмма көчле кулларда: Язмабыз ирләр эшен уңышлы башкаручы хатын-кызларга багышлана

Хатын-кыз ул – серле табышмак, диләр. Һәм аның күңелендә ни бар икәнен белеп бетерү мөмкин түгел. Әмма болар барысы да - матур сүзләр генә. Күп вакыт тормыш гүзәл затларны көчле булырга мәҗбүр итә. Көндәлек мәшәкатьләр белән беррәттән, аларга авыр мәсьәләләрне чишәргә, төрле проблемалардан чыгу юлларын эзләргә туры килә. Тик бу мәшәкатьләр аның хуҗабикә, әни, ир хатыны булу ролен юкка чыгармый…


Еш кына авылдашларының тормыш-көнкүреше өчен җаваплылыкны хатын-кыз җитәкчеләр үз канаты астына ала. Кукмара районында барлыгы 5 гүзәл зат җирлек башлыгы вазыйфасын башкара. Шуларның берсе – Лельвиждан Эльвера Игнатьева. Ул бу җаваплы хезмәтне дүртенче елын алып бара. Аның төп эш үзенчәлеге кешеләр белән аралашудан гыйбарәт. Әгәр дә итагатьле, матур итеп сөйләшү, уртак тел таба белү сәләтең, халыкны ышандыру көчең бар икән, бик яхшы. Чөнки аңа мөрәҗәгать иткән һәр кеше белән аралашырга, аларны тыңларга, мәсьәләне хәл итү юлларын табарга кирәк. Халыкны борчыган проблеманы чишә алсаң, күңел сөенә, ди Эльвера Игнатьева. Бу вакытта синең хатын-кыз яки ир-ат булуың, гомумән, зур роль уйнамый, иң мөһиме – кеше булып калу.  

«Минем фикеремчә, җитәкче хатын-кыз индивидуаль булырга, һәрвакыт яхшылык эзләргә, уңайлылык булдырырга, әмма шул ук вакытта дөнья мәшәкатьләре артыннан куып, гаилә учагын, аның традицияләрен сакларга, ягъни хатын-кызлыгын югалтмаска тиеш. Кайда гына эшләсәң дә, сәламәт акыл белән фикер йөртергә, үз-үзеңә ышанырга һәм  хезмәттәшләреңнең абруен, хөрмәтен тоеп яшәргә кирәк. Коммуникабельлек, һөнәри үсешкә омтылыш - һичшиксез, җитәкче хатын-кызда иң мөһим сыйфатлардыр. Тик кайчагында көчле булырга туры килсә дә, балаларым өчен мин - йомшак күңелле, яраткан әни», - дип сөйли җирлек башлыгы.

Һәрвакытта да эшне өй мәшәкатьләре белән бергә алып барып булмый, әмма мин ашарга пешерергә, кунаклар кабул итәргә яратам, ди Эльвера Юриковна. Хуҗабикәнең яраткан ризыгы - бәлеш. Ә авыр хезмәт көннәреннән соң ул татар әдәбияты әсәрләрен укып ял итә, рухи азык туплый.
 
Кукмара киез итек-киез комбинатында 457 кеше хезмәт куя. 2017 елдан предприятиене җитәкләгән Ләлә Шәрипова үзен зирәк акыллы, булдыклы һәм белемле белгеч буларак танытты.

«Минемчә, хатын-кызларның идарә итү стиле тынычрак. Әлбәттә, эштә каты һәм җитдирәк тә булырга туры килә. Тик мин үзем тавыш күтәрергә, югары тоннарда сөйләшергә яратмыйм. Ир-ат һәм хатын-кыз коллективларында да хезмәт куярга туры килде. Гүзәл затлар хис-тойгыларга баерак булса да, алар вак-төяккә игътибарлырак. Ирләр - практик, күбрәк логикага таяна. Дөресен генә әйткәндә, ир-ат һәм хатын-кыз җитәкчеләр арасында алай зур аерма күрмим. Җитәкченең җенесе түгел, ә профессиональлеге һәм эш сыйфаты мөһим бит», - диде ул.

Җитәкченең сүзләренә караганда, эш көннәренең мәшәкате белән ул өйдәгеләренә дә вакыт табарга онытмый, чөнки гаиләдә үзара аңлашу - ул илһамландыра, алга барырга көч бирә торган мөһим фактор.

«Эш белән көнкүрешне бергә алып бару җиңел түгел. Әмма өйгә кайткач, эш белән бәйле мәсьәләләрне бусаганың икенче ягында калдырырга тырышам. Хәзер шунысы рәхәт: хатын-кызга өй эшләрен башкарырга төрле заманча техникалар ярдәмгә килә. Гаилә белән ял итәргә дә өлгерәбез, бәйрәмнәрне дә бергә үткәрәбез. Мин чәчәкләр үстерү белән шөгыльләнәм. Фиалкалар яратам. Мавыгуларымны өйдәгеләр дә хуплый», - диде ул.
 
Соңгы вакытта хатын-кызлар арасында такси йөртүче һөнәре популярлаша бара. Соңгы елларда районыбызда да автомобиль руле артына утырган гүзәл затлар артты.

26 еллык машина йөртү стажы булган автоледи Гөлнара Гәрәева инде унбиш ел Кукмарада такси хезмәте күрсәтә. Ул үз эшен «романтик» дип саный. Аның сүзләренә караганда, руль һәм юл тормыш динамикасын тоярга ярдәм итә, ә хатын-кызлар ир-атларга караганда машинаны начаррак йөртә, дигән сүзләр бик еракта калды. Чөнки хәзерге җәмгыятьтә машина рулен иярләгән гүзәл затлар бик күп, алар барысы да юлда уңышлы гына хәрәкәт итә.

«Күп кеше таксины ир-ат эше дип кабул итә, әмма мин алай уйламыйм. Әйе, ул - катлаулы һөнәр, анда куркыныч вакытлар да була, кешеләрнең усаллыгы белән дә очрашасың. Шуңа күрә гүзәл затларыбыз әлеге эштә үзләрен сынап карыйлар да, иң чыдамлылары гына кала. Безнең коллективта өч автоледи бар. Урын кешене түгел, ә кеше урынны бизи, диләр. Барысы да кеше алдында үзеңне ничек тотуыңа бәйле. Аралашу культурасы, нәзакәтлелек булырга тиеш. Минемчә, машина йөртүче хатын-кыз игътибарлырак, аның үз-үзен саклау инстинкты үсеш алган, чөнки өйдә гаиләсе, балалары көтә, пассажирлар өчен дә җавап бирергә кирәк», - диде Гөлнара.

Белеме буенча Гөлнара - хисапчы. Ә такси хезмәтенә ул өстәмә акча эшләү нияте белән килә. Тора-бара машина руле һәм мотор тавышы аңа кәгазь, саннар дөньясына караганда күбрәк ошый башлый. Ике эшне бергә алып бару авырайгач, күңеленә якынрагын сайлап алырга туры килә.

«Үземне белгәннән бирле машина йөртү турында хыялландым. Ул миңа психологик яктан бушанырга мөмкинлек бирә. Әгәр башкарган эшең сиңа ошый, сөенеч китерә икән, бернинди авырлыклар да куркытмый.  Балаларым зурлар инде, әмма алар эш графигыма һәрвакыт аңлап карадылар, булыштылар», - диде автоледи.

Гөлнара өчен эше - хобби да, акча эшләү чарасы да, шуңа күрә ул вакытының күп өлешен аңа багышлый: такси хезмәтен яхшырту, мобиль кушымта булдыру өстендә эшли. Гүзәл затлар, һәрчак мәрхәмәтле, ягымлы һәм сөекле булып калыгыз дип, матур теләкләрен җиткерде ул.
 
Хатын-кызлар арасында иң популяр һөнәрләр

Росстат Россиядә хатын-кызлар арасында иң киң таралган һөнәрләрнең рейтингын төзегән. Беренче урында – сатучы һөнәре, Россиядә хатын-кызларның 13,1 проценты сәүдә өлкәсендә хезмәт куя.

Икенче урында - мәгариф өлкәсе (10,1 процент).

Алга таба - бизнес һәм идарә итү өлкәсендәге белгечләр (9,7 процент), икътисадый һәм административ эшчәнлек (7,3 процент) һәм шәфкать туташлары (6,7 процент).
 
Россиядә хатын-кызлар өчен тыелган һөнәрләр исемлеге

Әлеге исемлеккә хатын-кызлар сәламәтлегенә тискәре йогынты ясаучы, беренче чиратта, репродуктив, куркынычсыз, тиз реакция яки зур физик көч, чыдамлык, концентрация таләп итүче һөнәрләр керә.

Хәзерге вакытта хатын-кызларга түбәндәге вакансияләр тәкъдим итү тыела: сал ясаучы, сал агызучы, боз һәм сөяк күмере әзерләүче, судно капитаны һәм ярдәмчесе, шахтер, шулай ук пыяла эретүче һәм водолаз, авиадвигательләрне ремонтлау буенча слесарь, экскаватор машинисты һәм башкалар.
 
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk