Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Дәүләт Советы комитеты республика Конституциясенә төзәтмәләр пакетын эшләп бетерәчәк

Депутатлар закон проектында, тарихи һәм милли үзенчәлекләрне исәпкә алып, республика җитәкчесе вазифасын атау мөмкинлеге чагылыш тапмавына игътибар иткән.

Бүген ТР Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты әгъзалары Татарстан Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча закон проектын кире алырга тәкъдим итте, иртәгә ТР Дәүләт Советы сессиясендә аның буенча фикер алышулар үткәрелергә тиеш иде, дип яза «Татар-информ» МА.

Депутатлар закон проектында, тарихи һәм милли үзенчәлекләрне исәпкә алып, республика җитәкчесе вазифасын атау мөмкинлеге чагылыш тапмавына игътибар иткән. 2021 елның 21 декабрендәге «Россия Федерациясе субъектларында ачык хакимиятне оештыруның гомуми принциплары турында»гы 414нче Федераль закон белән шундый мөмкинлек каралган.

Тәкъдим ителгән редакциядә исә бу мөмкинлек исәпкә алынмаган.

Шунлыктан депутатларда закон инициативасын әзерләгән вакытта федераль законның әлеге нормасы ни өчен гамәлгә ашырылмаган дигән сорау туган. Депутатлар фикеренчә, республиканың бай тарихы, шул исәптән аның дәүләтчелеге барлыкка килүе һәм үсеше ачык хакимият органы атамасын билгеләгән вакытта исәпкә алынырга тиеш. Фикер алышу нәтиҗәләре буенча документны әзерләп бетерергә кирәк дигән карар кабул ителде.

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев