Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин: Ана капиталы программасын яңарту вакыты җитте

Әлеге программа гамәлдә булган чорда Татарстанда 400 мең гаилә ана капиталы алган.

Гаиләләрне ныгыту, традицион кыйммәтләрне яклауга юнәлдерелгән карарлар Дәүләт Думасында закон нигезендә формалаштыра. Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин интервьюда шулай дип белдерде, дип хәбәр итә «Татар-информ».

«Бу — демография мәсьәләсенә караган төп моментлар. Бүген илебезнең стратегик, илкүләм иминлегенә бәйле вәзгыять урнашты. Шуңа күрә демографик проблеманы хәл итүгә юнәлдерелгән өстәмә чараларны закон нигезендә кабул итәрбез дип ышанам», — дип белдерде ул.

Метшин искәрткәнчә, элегрәк гаиләләргә ярдәм итү өчен ана капиталы программасы кабул ителгән иде. Әлеге программа гамәлдә булган чорда Татарстанда 400 мең гаилә ана капиталы алган.

Ләкин, депутат сүзләренчә, хәзер ана капиталы программасын яңартыр вакыт җиткән, Россия Хөкүмәтендә дә шул хакта сөйлиләр.

«2007 елда гамәлгә ашырыла башлаганнан алып 2016 елга кадәр ул башта тотрыклыландыру, ә аннары туучылар санын арттыру бурычын үтәде. Алга таба беренче баласы туган гаиләләргә ярдәм итү мөмкинлеге барлыкка килде. Ләкин бу икенче баласын табучыларның артуына китермәде. Хәзер без бала табуда өстәмә ярдәм кирәклеге турында сөйлибез», — дип искәртте ул.

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев