Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

«Дача амнистиясе»ннән ничек файдаланырга?

Яңа «дача амнистиясе» законы һәм бакча кишәрлеген бушлай хосусыйлаштырудагы яңалыклар турында Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Балтач һәм Кукмара районнары бүлеге җитәкчесе Рәсимә Шакирова белән әңгәмә кордык.

Быел җәй законнарда мөһим үзгәрешләр күп булды. Әйтик, 1 июльдән «дача амнистиясе» срогы, 14 июльдән – коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләре һәм коммерцияле булмаган яшелчәчелек ширкәтләре әгъзаларына бушлай җир кишәрлекләре бирү срогы озайтылган. Болар барысы да нәрсә дигәнне аңлата? 

Яңа «дача амнистиясе» законы һәм бакча кишәрлеген бушлай хосусыйлаштырудагы яңалыклар турында Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Балтач һәм Кукмара районнары бүлеге җитәкчесе Рәсимә Шакирова белән әңгәмә кордык.

- Рәсимә Габдрәшитовна, бакчачыларны янә сөендерделәр: участокларны бушлай хосусыйлаштыру вакытын озайттылар. Бу хокуктан кем файдалана ала? Моның өчен нәрсә эшләргә кирәклеген ачыклап китсәгез иде.

- 2019 елның 1 гыйнварына кадәр оештырылган коммерцияле булмаган  бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләре әгъзаларына, шулай ук андый җәмгыятьләрне үзгәртеп кору юлы белән оештырылган ширкәт әгъзаларына 2031 елның 1 мартына кадәр җирле үзидарә органыннан бушлай участок алу мөмкинлеге бирелә. 

- Үз участогын хосусыйлаштырырга теләгән бакчачыларга кая мөрәҗәгать итәргә?

- Турыдан-туры Росреестрга барырга кирәкми. Без җир кишәрлекләре бирмибез, ә бары тик гражданнарның хокукларын билгеләүче документлар  нигезендә хокукларны теркибез. Россия Федерация Җир кодексы нигезендә участокларны җирле үзидарә органнары бүлеп бирә. Димәк, гаризаны һәм кирәкле документларны (участокның урнашу схемасы һәм бакчачылык ширкәте әгъзаларының гомуми җыелышының беркетмәсен) шул территориядә урнашкан муниципаль берәмлек администрациясенә тапшырырга кирәк. Документларны тикшереп, муниципалитет участокны гражданинга милеккә бушлай бирү турында карар кабул итә һәм әлеге карар кабул ителгәннән соң биш эш көненнән дә соңга калмыйча, әлеге актны дәүләт теркәвенә алу өчен Росреестрга мөстәкыйль рәвештә җибәрә. Аннары  күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрыннан өземтә (выписка) биреләчәк. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: бу очракта гражданинга дәүләт пошлинасы түләргә туры килмәячәк.

- Бакча участокларына «дача амнистиясе» бушлай хосусыйлаштырудан ничек аерыла?

- Сүз җир дәүләтнеке булганда, һәм гражданинның кулында бакчачыларның әгъзалык кенәгәсе булган очрак турында бара. «Дача амнистиясе» буенча хокукларны рәсмиләштергәндә бакчачыда аңа Җир кодексы гамәлгә кертелгәнче (2001 елның 30 октябренә кадәр) милеккә, даими (сроксыз) файдалануга яисә гомерлек мирас итеп алу хокукында җир бирү турында документлар булырга тиеш. Күптән түгел «дача амнистиясе 2.0» дип аталган тагын бер федераль закон үз көченә керде.

- Ә аның асылы нәрсәдә?

- Ул җиргә дә, өйгә дә бөтенләй хокукларын билгеләүче документлары булмаган гражданнарга индивидуаль торак йортларга хокукларны рәсмиләштерүне җиңеләйтүгә юнәлдерелгән. Быелның 1 июленә кадәр мондый очракта гражданнар әлеге объектларга булган хокукларын суд аша гына раслый ала иде. Бу закон үз көченә керүгә бәйле рәвештә, әлеге күчемсез милеккә хокукларны беркетү мәсьәләсен судка мөрәҗәгать итмичә генә, «дача амнистиясе 2.0» дип аталган тәртиптә хәл итәргә мөмкин. Бу очракта хокук билгели торган документларны рәсмиләштерүне сорап, җир кишәрлеге урнашкан район администрациясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

- Гражданның документлары булмаган очракта күчемсез милек объектына хокукны законлы беркетү мәсьәләсен хәл итү өчен ниндидер аерым шартлар бармы?

- Йортның һәм җирнең законда билгеләнгән критерийларга туры килүе мөһим. Ягъни җир участогы дәүләт яисә муниципаль милектә, торак йорт 1998 елның 14 маена кадәр төзелгән, торак пункт чикләрендә урнашкан, ул  рөхсәтсез төзелгән һәм сүтелергә тиешле йорт дип танылмаган, блоклы төзелгән йорт яки күпфатирлы (шул исәптән ике фатирлы) йорт түгел.

- Нинди документлар кирәк булачак?

- Җирле администрациягә мөрәҗәгать иткәндә йортка ия булу фактын раслаучы түбәндәге документларның берәрсен тапшырырга кирәк: 1998 елның 14 маена кадәр йортта яшәү урыны буенча гариза бирүченең теркәлүен раслаучы документлар (регистрация), хуҗалык кенәгәсеннән яки мөрәҗәгать итүченең йорты һәм аның кемнеке булуы турында мәгълүмат булган башка документтан өземтә (выписка), торак йортны инженер-техник тәэмин итү челтәрләренә технологик тоташтыру яки коммуналь хезмәтләр өчен түләүне раслаучы документлар, 2013 елның 1 гыйнварына кадәр төзелгән техник паспорт, анда гариза бирүче хокук иясе буларак язылган һәм йортның 1998 елның 14 маена кадәр төзелгәне күрсәтелергә тиеш, җир кишәрлегенең башка затларга бирелүен яки тапшырылуын раслаучы акт, 1998 елның 14 маена кадәр нотариус тарафыннан бирелгән, торак йортка хокукын раслаучы документ, йорт китабы һәм техник паспорт.

- Ә күчемсез милек объектына милек хокукын ни өчен рәсмиләштерергә кирәк? Мәсәлән, гражданин – дистә еллар дәвамында үз участогына һәм йортына хуҗа, һәм объектларга беркем дә дәгъва белдерми, ди.

- Законда билгеләнгән тәртиптә күчемсез милекне рәсмиләштерергә ашыкмаучыларга аңлатам: милек хокукы дәүләт теркәве узганнан соң гына барлыкка килә (хокук мирас буенча күчкән яисә кооперативта пай взносын түләгән очрактан тыш). Әгәр дә хокук теркәлмәгән булса, хуҗа бу объектны сатып яки бүләк итеп бирә алмый. Мондый милек мирас буенча күчми. Моннан тыш, корылмалар булган участок дәүләт яки муниципаль ихтыяҗлар өчен алынса (әйтик, юл төзелеше өчен), хуҗа кеше хокуклары теркәлмәгән милек өчен компенсация алмаячак. Аңлашыла ки: күчемсез милеккә хокукларын рәсмиләштерү өчен мөрәҗәгать итмәгән гражданнар салым түләргә теләми. Әмма мин гамәлдәге федераль законга (518нче федераль закон) игътибарыгызны юнәлтәсем килә. Аның нигезендә муниципалитетлар күчемсез милек объектларына, шул исәптән җир кишәрлекләренә хокук теркәүдән качучы хокук ияләрен ачыклау буенча эш алып бара. Моның өчен законда җирле хакимият органнарына андый хокук ияләрен тикшерү, төрле органнарга запрослар юллау, алар турында мәгълүматны Росреестрга җибәрү мөмкинлеге бирелде. Мондый мәгълүматларны күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына кертү хокукны дәүләт теркәвенә тиңләми, әмма салым салу өчен нигез булачак. Хокук иясе ачыкланмаган очракта, җирле үзидарә органы мондый күчемсез милекне хуҗасыз объект дип тану процедурасын  кузгатачак, һәм бу объект киләчәктә муниципаль милеккә рәсмиләштереләчәк.

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев