Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Чын ир-ат ул

Олыяз авылында яшәүче Фиргать Хаҗиев турында авылдашы Мәсләвия Мәрданова шулай диде.

Килешми мөмкин түгел. Беренчедән, авылда һәркемнең тормышы күз алдында, сиңа булган бәяне ике дә уйлап тормыйча әйтәләр. Икенчедән, үткәненә, бүгенге яшәешенә күз салсаң, Фиргать абыйның, чыннан да, күпләргә өлге булырдай гомер юлы узганына инанасың.

...Ни кызганыч, әтиләре Рафаэль абый бер атна гына авырый да, үзе салган зур, якты өйдә ике генә ел яшәп калып, өч баласын ятим итеп, 39 яшендә үк бакыйлыкка күчә. Әмма өлкән улы Фиргатькә хезмәтне ярату, төгәллек, пөхтәлек, кешелеклелек, олыларга хөрмәт белән карау кебек күркәм сыйфатларны бирергә өлгерә ул. Әтиләрен югалткач, 15 яшьлек яшүсмер, әнисе Хәтимә апа янына килеп: “Әни, мин сиңа бервакытта да авырлык китерергә тырышмам, борчылма син, яме, кешедән ким яшәмәбез”, - ди. Инде дүртенче-бишенче сыйныфларда укыганда ук, әтисенә ияреп, мал фермасыннан тирес чыгарган, җәйге каникул чорында фермада ат җиккән һәм һөнәр алган чорыннан бирле техникадан аерылмаган Фиргать абый сүзендә тора.

Хәтимә апа гомере буе балаларының, оныкларының хөрмәтен һәм игътибарын күреп яши. Әмма улының күңел төпкелендә күзләрне яшьләндерә торган барыбер бер моңсу хатирә саклана. “Мин армиядә хезмәт иткән чакта әни басудан аңа бирелгән печәнне иң соңгы кеше итеп алып төшә, тол хатынга ярдәмгә атлыгып торучы булмагандыр инде”, - ди Фиргать абый.
 
Янилдәге һөнәр училищесының икенче курсында укыганда ук аны “Урал” хуҗалыгына эшкә көтеп торалар: бәрәңге алдыруда эшли. Ә инде 1981 елны кулына тракторчы дипломы алуга тырыш егетне хуҗалыктан бер төркем механизатор белән бергә, Солтан абый Галиевның “Кубань” автобусына утыртып, Казахстанга җибәрәләр. Чөнки бездә корылык, терлек азыгы җитми. Казахстан басуларында саламны төргәкләп, поездга төяп, Кукмарага җибәрергә кирәк. Киң, иркен, бер ягы горизонтка ук барып тоташкан кырларны 15 кенә көн иңләп кала ул. Чөнки армиягә чакыру хәбәре аны анда да эзләп таба.

Германиянең Темплин шәһәрендә үткән икееллык хезмәт Фиргать абыйның күңелендә яшьлек хатирәсе булып саклана. Армиядән дә аны хуҗалыкта дүрт күз белән көтеп алалар дисәм хата булмас. Башка олпат механизаторлар ни уйлаганнардыр, әмма 20 яшьлек егетнең кулына өр-яңа МТЗ-80 тракторын ышанып тапшыралар. Шәмәрдәннән үзе барып ала ул аны һәм, хуҗалыктан китеп, шәхси эшенә керешкәнче берөзлексез 27 ел буена эшли.

- Чөгендер дә, кукуруз да чәчтем, салам да эскертләдем, печән дә прессладым. Шушы еллар эчендә берничә тапкыр үзем сүтеп җыйганлыктан, һәр шөребе, болты таныш иде аның, - ди Фиргать абый.
 
Хезмәте дә бәяләнә: бирелгән әллә никадәр Мактау грамоталары, Казандагы ВДНХга, Болгариягә бару, кер юу машинасы белән бүләкләнү дисеңме...

Мәсләвия апа сүзен дәвам итә:

- Әтисе Рафаэль абый үлгәч, ул каникулда фермага ат җигәргә йөри иде. Ябык кына, озынча буйлы яшүсмер. Без, берничә хатын-кыз, бозаулар карыйбыз. Фиргать эш беткәч, атын туара, сбруйларны стенага үзе каккан кадакка элеп куя. Тагаракны ат башы сыярлык итеп бүлеп тә куйган иде. Төгәл, акыллы, эшне җиренә җиткереп эшли, ат урынын ялт итеп җыештыра. Без аңа сокланып карап тора идек. Әтисе дә абзарларны шулай, ятып торырлык итеп чистарта иде шул. Фиргатькә бүген гомерем буе күңел түрендә йөрткән рәхмәтемне җиткерәсем килә. Хуҗалык печән биргән вакытта ул мине бервакытта да ташламады, басу буйлап тилмереп транспорт эзләп йөрмәдем, Фиргать булыша иде.
 
Фиргать абый, башка асыл сыйфатларына өстәп, тәвәккәл дә әле. Моннан 12 ел элек үзе крестьян-фермер хуҗалык буларак эшли башлый. 20 гектар җирендә солы, арпа, печән үстерә. “Уңыш зарланырлык түгел, артканын саттык та”, - ди ул. Моннан тыш, хуҗалыкларында 10 баш мөгезле эре терлек асрыйлар, көн саен биш сыерның сөтен тапшыралар. “Урал” хуҗалыгында эшләгән чакта иске бер трактор сатып алып, кичләрен аны бер ел дәвамында өр-яңадан җыйганын, үзе эретеп ябыштыру эшенә өйрәнеп, капка-киртәләрен заманча итеп эшләп куйганын белсәң, чынлап та, сокланырлык тырыш, булдыклы икәненә тагын бер кат инанасың.

- Усал дигән даны бар, әмма бер усал түгел ул, кирәген шалт итеп вакытында әйтә. Бер минут та эшсез торганы юк. Үзебезнең трактор белән шәхси хуҗалыклар бакча сукаларга да, тирес төяргә дә чакырып кына торалар, хәтта башка районнарга да дәшәләр. Балаларыбыз да эшчән, аңа охшаган. Аның трактор кабинасы да ялт итеп тора, гаражында да тәртип. Яшь чагымда бик кире, горур идем, ничек миңа насыйп булган ул, - дип елмаеп, сүзебезгә кушылды әлеге нигезнең хуҗабикәсе Фәйрүзә апа. - Хәтимә әни белән дә бик тату яшәдек без. Аның бервакытта да зарланганы булмады, көчле кеше иде. Абыйсы Хәниф абыйга да рәхмәтебез, хөрмәтебез зур. Ул Фиргатькә кулыннан килгәнчә гел ярдәм итте, зур терәге булды.

“Киләчәккә алай зур планнар юк инде. Булганына шөкер итеп, шушылай әкрен генә яшәргә язсын”, - диде иртәгә үзенең 60 яшен каршы алучы Фиргать абый. Әмин, шулай була күрсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев