Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Чернобыль фаҗигасен искә алу көненә багышланган чара булды

26 апрель Халыкара радиацион авария һәм һәлакәт корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә.

Кукмара 3нче урта мәктәбендә Чернобыль фаҗигасен искә алу көненә багышланган чара үтте. Укучылар белән очрашуга һәлакәт ветераннары, чернобыльчеләрнең тол калган тормыш иптәшләре килгән иде. Аларны район Башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары Айгөл Әхмәтшина, 3нче урта мәктәп директоры Диләрә Ганиева сәламләде һәм башкарган эшләре өчен рәхмәт сүзләрен ирештерде.

Чернобыль фаҗигасен искә алу көненә багышланган чара булды

«Һәлакәт булганнан соң 38 ел вакыт үтте. Әмма бу вакыйгалар хәтергә уелып калды. Бөтен якын-тирә территория радиация белән зарарланып яраксыз хәлгә килде, ничаклы кешеләр йортларын калдырып китәргә мәҗбүр булды. Хәзер бу һәлакәт турында бөтен мәгълүмат та бар. Киләчәк буын үткәнебезне онытырга тиеш түгел», — диде чернобыльче Рөстәм Шәфигуллин.

Чернобыль фаҗигасен искә алу көненә багышланган чара булды

Чара барышында укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, ветераннар исә истәлекләре белән уртаклашты.

Чернобыль фаҗигасен искә алу көненә багышланган чара булды

фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев