Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Чарлы урта мәктәбендә махсус хәрби операция барышында һәлак булган Рафил Хәлимов истәлегенә мемориаль такта куелды

Солдат мемориалын туганнары һәм якыннары тарафыннан кадерләп куелган кызыл канәфер чәчәкләре бизәде.

Чарлы урта мәктәбендә Украинада махсус хәрби операция барышында һәлак булган Рафил Хәлимов истәлегенә мемориаль такта ачылды. 

Чарада катнашучыларга район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина мөрәҗәгать итте.

«Югалтулар турында сөйләшү бик авыр. Һәм бу минутларда Рафилнең безнең белән бергә булмавыннан йөрәкләребезгә тулган сүзләрне аңлатып бетерү мөмкин түгел. Без тыныч күк йөзе хакына тормышларын куркыныч астына куеп, безгә яшәргә бәхет бүләк иткән кешеләрне исебездә тотарга һәм рәхмәт белдерергә тиеш», - диде ул. 

Рафил Хәлимов 1995 елның 18 февралендә Татар Толлысы авылында туа. 5-11 сыйныфларны Чарлы урта мәктәбендә укый. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан энергетика институтына укырга керә.  Шул вакытта армиядә хезмәт итү инициативасы күрсәтә. Самарада хәрби хезмәт үтә. Элемтәче була. Аннан соң, Росгвардиядә хезмәтен дәвам итү өчен килешү төзи. Махсус операция башлангач, Рафил алдынгы сызыкта була. Шунда аның гомере өзелә. Рафилгә 27 яшь була. Үлгәннән соң, ул Батырлык ордены белән бүләкләнә.

Рафил Хәлимовны бер минут тынлык белән искә алдылар. Солдат мемориалын туганнары һәм якыннары тарафыннан кадерләп куелган кызыл канәфер чәчәкләре бизәде.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев