Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Чарлы урта мәктәбе укучысы Константин Козлов: Беренче урын алачакмын дип, үз-үземә максат куйдым

“Профессионаллар” дип аталучы Чемпионатта Константин Козлов беренче урынны алды.

“Профессионаллар” дип аталучы профессионал осталык буенча Чемпионат Россиядә 2023 елдан бирле үткәрелеп килә. Чемпионатта 14 яшьтән олырак укучылар, студентлар һәм сәнәгать өлкәсендә эшләүче яшь белгечләр катнаша ала. Күптән түгел Чемпионатның Казанда төбәк туры үткәрелде. 

Чарлы урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Константин Козлов, әлеге конкурста катнашып, беренче урынны яулады. Ул 200дән артык компетенция арасыннан балта остасы эшен сайлап алган. 

Һәр эштә әйдәп баручы һәм ярдәм кулы сузучы кирәк. Константин Козловка да юл күрсәтүче кеше – ул аның хезмәт укытучысы Александр Чапуринов. Соңгы берничә елда дәрестә генә түгел, уку сәгате тәмамлангач та, укучысын балта остасы эшенең серләренә өйрәтүче остаз белән сөйләшеп алдык. 

– Конкурста “Балта остасы эше-юниорлар” юнәлешендә катнашучы укучы агач эшенең асылын белергә тиеш. Агач кисәкләрен дөрес тоташтыру, кисү, яру күнегүләрен төгәл үтәү, сызымнарны укый һәм үзенең дә башкара белүе мөһим, – дип аңлатып үтте укытучы. – Әзерлек вакытында ясалачак предметның сызымын җибәрәләр. Ә инде бәйгедә сызымга үзгәрешләр кертелә, эшне яхшы сыйфатлы итеп башкарырга, вакытка сыешырга кирәк.

Бәйгенең төбәк туры Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы көллиятендә узган. Укучылар өч көн буена дүртәр сәгать балта остасы эшенә булган күнекмәләрен күрсәткәннәр. Соңыннан жюри иң сыйфатлы ясалган эшне билгеләгән. Җиңүче грамота һәм медаль белән бүләкләнгән. 

– Без бу юнәлештә 6 еллап эш алып барабыз. Беренче елны катнашканда инструментларыбыз да юк иде. Икенче елны конкурста катнашырга теләк белдергәч, (ул вакытта УордСкиллс иде әле) безне кирәкле инструментлар белән тәэмин иттеләр, хәзер дә шулар белән эшлибез, – дип дәвам итә Александр Николаевич.

Константинның бу конкурста беренче тапкыр гына катнашуы түгел. Узган ел шушы ук юнәлештә икенче урынга лаек дип табылган, ләкин бу аңа тукталып калырга сәбәп булмаган. Ел буе әзерләнеп, яңа белем һәм күнекмәләр туплап, ул кабат үзен сынарга алына, һәм менә нәтиҗәсе дә мактанырлык!

– Миңа бу һөнәр кечкенәдән таныш, – ди Константин Козлов. – Бабаем балта эшен яхшы белгән. Шуңа да әлеге эшкә мәхәббәт нәселдән дә киләдер дип уйлыйм. Без бит – авыл малайлары, тик тормыйбыз. Авыл җирендә агач теләсә кайда, җай чыкса, тиз генә нәрсә дә булса әмәлләп куябыз. Ә минем очракта укытучым нык ярдәм итте. Узган ел икенче урын алганга, кәефем бераз кырылса да, алга таба барыбер беренче урын алачакмын дип, үз-үземә максат куйдым. 

Яраткан һөнәрең өчен көрәш моның белән генә тәмамланмый әле. Константин әтисе һәм остасы белән тиздән юлга кузгалачак. Төньяк Осетиянең Ардон шәһәрендә юниорлар арасында Чемпионатның финалы булачак. Бер атнага сузылачак бу бәйгедә Чарлы егетенә үзенең җиңүче булырга лаек икәнен исбатларга туры киләчәк. Уңышлар телик аңа!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев