Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Чарлы авылыннан Алексей Садков: Ватанны сакларга бару минем үз карарым иде

Алексей алгы сызыктагы хәрабәләр арасында куркып кына йөргән, кечкенә, ач бер көчекне таба да үзенә ала. Шундагы иптәшләре белән бергәләп дүртаяклы дусны тәрбияли башлыйлар, һәм озакламый әлеге көчек алар батальонының бөтиенә (талисман) әверелә.

Чарлы авылыннан Алексей Садков Мәскәүдә яши. Ул, махсус хәрби операция вакытында алгы сызыкта алган җитди җәрәхәте нәтиҗәсендә, дәвалану өчен госпитальгә озатыла.

– Ватанны сакларга бару минем үз карарым иде. Баштарак хатыныма шушы уйларым турында сөйләмәдем, китәремә өч кенә көн кала бу хакта белде ул. Борчылды, әлбәттә, ачуы чыгып, хәтта паспортымны да ертты, калуымны үтенде. Ләкин бурычымны үтәү теләге барлык икеләнүләрдән дә көчлерәк иде. Тормыш иптәшемә һәм ике игезәк кызыма Герой булып кайтырга вәгъдә бирдем, – диде Алексей Садков.

Алексей алгы сызыктагы хәрабәләр арасында куркып кына йөргән, кечкенә, ач бер көчекне таба да үзенә ала. Шундагы иптәшләре белән бергәләп дүртаяклы дусны тәрбияли башлыйлар, һәм озакламый әлеге көчек алар батальонының бөтиенә (талисман) әверелә.

– Көчекне вакытлыча урнашу пункты янында таптым. Ул ерактарак йөри иде, бик нык курыккан булса кирәк. Карап торышка өч ай чамасы тирәсе, артык түгел. Этне үземә алырга нәрсә мәҗбүр иткәнен дә белмим, бигрәк тә шундый куркыныч шартларда бит. Беренче тапкыр карауга ук күңелемдә ниндидер җылылык барлыкка килде. Мин шунда ук аның турында кайгыртырга тиешлегемне аңладым, – дип сөйләде Алексей көчек белән беренче очрашуы турында.

Солдатлар эткә консервлар ашатканлыктан, аңа Паштет кушаматын бирергә уйлыйлар. Вакытлар узу белән, көчек үсә һәм команданың әгъзасына әверелә. Барысы да аны якын итәләр, төрле боерык­ларны үтәргә, чын сугышчы һәм герой булырга өйрәтәләр.

Ләкин дүртаяклы дусты белән хезмәт итү озакка сузылмый. Берничә атнадан соң чираттагы боерыкны үтәү барышында Алексей Садков минага эләгә. Аягына җитди зыян килгәнлектән, кичекмәстән дәваханәгә салына. Хәрби хирурглар аягын саклап калырга тырышып, берничә операция ясауга карамастан, барыбер кисәргә туры килә. Дәваханәдә яту тормышының бер өлешенә әйләнгән Алексей менә күптән түгел генә Мәскәү өлкәсенә китерелә. Үзе нинди авырлык, сынаулар кичерсә дә, ул һәрчак эте турында уйлап борчыла.

Берникадәр вакыттан соң иптәшләре көчекнең Алексейны эзләве, югалган хуҗасының исен иснәп йөрүе, сагынуы турында җиткерәләр.

– Солдатлар көчек турында кайгыртсалар да, аның минем этем, минем дүртаяклы дустым икәнлеген һәммәсе дә яхшы аңлый иде. Дөресен генә әйткәндә, үзем дә Паштетны сагындым, дәваханәдә берүзем ятканда, аны ничек күнекмәләргә өйрәтүемне, бергә уйнавыбызны еш елмаеп искә төшердем. Мин ышанам, эт – кешенең чын һәм иң тугры дусты ул, аңа ышанырга мөмкин, бигрәк тә хәзерге катлаулы заманда. Эт турындагы борчылуларымны тормыш иптәшемә сөйләдем дә, ул аны безнең гаиләгә алырга тәкъдим иткәч, бик шатландым. Яшермим, хатыным каршы булыр дип уйлаган идем, чөнки өйдә мәчебез бар, эт тә инде үскән иде. Безнең бәхеткә, барысы да яхшы тәмамланды, һәм хәзер Паштет – гаиләбез әгъзасы, – дип елмаеп сөйләде язмам герое.

Солдатларга булышучы, битараф булмаган волонтерлар Алексей гаиләсенә этне алып барып тапшырырга ярдәм итәләр. Очрашу мизгелен көтеп алганнан соң, ниһаять, дусты белән күрешү көне килеп тә җитә. Хуҗа белән көчекнең яңадан очрашу мизгеле хәтта видеога да төшерелә. Бу күренештән соң күзләрдә шатлык яшьләре хасил була: Паштет, бәхетеннән сикерә-сикерә, хуҗасының кочагына ташлана, ә ир кешенең йөзендә ягымлы елмаю балкый, күзләрендә яшь бөртекләре күренә.

– Кызларым да эт белән бик дуслаштылар, гаиләбезнең яңа әгъзасы булуына сөенәләр, бергәләп уйныйлар, минем кайтуымны көтәләр, – дип өстәде ул.

Алексей Садков белән Паштетның гадәти булмаган дуслыгы геройларыбызның мәрхәмәтлелеген күрсәтә. Шундый шартларда кешелеклелек сыйфатларын күрсәтә алу сәләте – чын батырлык ул. Бүгенге көнгә кадәр эт, үзенең кушаматына җавап биреп, Алексейга аларның хезмәт итү мизгелләрен искә төшерергә ярдәм итә.

Чулпан ШАКИРОВА, 
ТАТАР-Информ
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев