Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Чәчәкләр үстерүче Гөлчәчәк Якупова: Иң мөһиме - эшебез өйгә кайтмый

Эшкә булганлыгы, мөгаен, әнисеннән, әлеге оешмада өлкән мастер булып эшләүче Рафисә Хуҗиәхмәтовадан да киләдер.

Аның эш урыны төрле төсләргә күмелгән. Дөрес, ел әйләнәсендә түгел. Әмма беренче чәчәкнең бөреләре ата башлауга ук аның да күңелендә төсләр симфониясе уйный башлый. Шәмәхә, ак, алсу, сары, зәңгәр төсләрдән торган чәчәкләр плантациясендә күзләре ут булып янып торган, чибәр Гөлчәчәк үзе дә нәфис, матур чәчәкне хәтерләтә. 

«Чиста шәһәр» оешмасының теплицасында эшләүче Гөлчәчәк Якупова мин бит әле монда әз эшлим дип шаяртса да, үз эшенең остасына әверелгән инде ул. Биш ел эчендә тиешле тәҗрибә тупланган, хезмәттәше Миләүшә Тимуршина белән тиз генә, җитез генә көндәлек эшләрен тәмамлап та куялар. 

Эшкә булганлыгы, мөгаен, әнисеннән, әлеге оешмада өлкән мастер булып эшләүче Рафисә Хуҗиәхмәтовадан да киләдер. «Үз хезмәтен ярата, булган кызым ул минем», — ди әнисе Гөлчәчәк турында. Шәһәребез урамнарын чиста итеп тотуда эшне оештыра белүче шундый әни булганда, ялкауланып торырга урын юк шул. 

— Көн дәвамында эссе кояш астында теплицада эшләве авыр түгелме? — дип кызыксынам үзеннән. 

— Авыр, — дип, дөресен җавап бирә. — Әмма түзәсең эшең шул булгач. Ияләнү дә бардыр инде. Дөрес, барыбер көне буе бертуктамый теплицада торып булмый. Һава алыштыру өчен урамга да чыгып керәбез. 

Кызларның агроном Рәшит Хәкимов белән чәчәк сезоннары октябрь аеннан башлана. Ике ай дәвамында теплицаларга балчык кертәләр, урнаштыралар алар. Аннан соң орлыклар чәчеләсе тартмаларны юып куялар да бер айга ялга китәләр. Февраль аенда агроном орлыкларны чәчкәч, алга таба хезмәтләрен җиңеләйтү максатыннан, пластик стаканнарга балчык тутыру эшенә керешәләр икән. Үсентеләр тишелеп чыгып, бераз күтәрелүгә, март аенда аларны стаканнарга күчереп утырту башлана. Быел әнә 60 мең стаканда (быел азрак булды әле, диләр) петуния, астра, бархатцы, сальвия, георгин һәм башкалары гөрләп чәчәк атып утыра. 

— Менә шул бармак очы кадәрле генә чәчәкләрне күчерү шулай ук талчыктырадыр әле? — дигән янә провокацияле сорау тел очымда әйләнеп тора. 

— Юк, анысы авыр түгел, — дип елмая Гөлчәчәк. — Әйткәнемчә, теплицалардагы әнә шул эсселек кенә бераз хәлне ала. Шунысы яхшы: документ кәгазьләре белән утырасы юк, эшебез өйгә кайтмый. Хәзер менә көн дәвамында үсентеләргә су сибү белән мәшгульбез. Хәтта җитешеп тә булмый. Бер очыннан төгәлләп килгәндә, инде икенче очында туфрагы кипкән була. 

Гади, эчкерсез Гөлчәчәк белән аралашуы күңелле, рәхәт кеше икән. Һөнәре буенча почта элемтәсе техникумын тәмамлаган. Тормышка чыгып, улы Ренальне алып кайтканчы башка оешмада эшләгән дә декрет ялыннан соң бирегә килгән. 

Гадәттә, яраткан эшең төшкә дә керә, диләр. Гөлчәчәк тә шулай ди. Үсентеләр күчергән чорда шулар белән мәш килсәм, хәзер төшләремдә чәчәкләргә су сибәм, ди ул. Ә менә фатирының тәрәзә төбендә гөлләр куюны ошатып бетерми икән. «Минем өчен тәрәзә төбе чиста булырга тиеш», — ди ул. 

Тиздән шәһәребез урамнары аллы-гөлле матур чәчәкләргә күмелер. Ә аларның һәркайсында — Гөлчәчәкнең кул җылысы, күңел җылысы. 

Рәшит Хәкимов, «Чиста шәһәр» оешмасының агрономы: 

— Кулы җиңел дигән сүзне ишеткәнегез бардыр инде. Безнең кызларның да куллары җиңел, үсентеләр туфракка тиюгә үк гөрләп үсеп китә. Тырыш, кушылган эшне төгәл үти Гөлчәчәк. Эшкә дә, матур итеп сөйләшергә дә бик оста ул. Алар белән күңелле итеп эшләп, көн үткәне сизелми дә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев