Булачак укытучылар җәмгыять белеме урынына профильле БДИ тапшырачак
Әлеге үзгәрешләр көчле белгечләр әзерләүгә юнәлтелгән.
Россия Мәгариф министрлыгы педагогика югары уку йортларына укырга керү кагыйдәләрен үзгәртәчәк. Ведомство башлыгы Сергей Кравцов хәбәр иткәнчә, хәзер профильле юнәлешләргә укырга баручы абитуриентларга сайланган фәннән БДИ тапшырырга туры киләчәк. Аның сүзләрен РИА Новости китерә, дип яза «Татар-информ» МА.
«Математика», «физика/астрономия», «информатика», «химия», «биология», «рус теле» һәм «әдәбият» профильләре буенча педагогик юнәлешләргә укырга кергәндә җәмгыять белеменнән БДИ укырга керү өчен мәҗбүри сынау буларак исәпкә алынмаячак. Аның урынына абитуриентларга профильле фәннән имтихан тапшырасы булачак.
Әлеге үзгәрешләр көчле белгечләр әзерләүгә юнәлтелгән. Боерык 2026 елның 1 сентябреннән үз көченә керәчәк, ә яңа кагыйдәләр 2027/2028 уку елының кабул итү кампаниясеннән башлап гамәлгә кертеләчәк.
Фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев