Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Булачак йолдызлар: Кукмарадан «Айсберг» рок-төркеме үз юлын башлады

Яшьләрнең репертуарында 30га якын җыр бар.

«Айсберг» рок-төркеме турында ишеткәнегез, чыгышларын караганыгыз бармы? Күпләр, аеруча урта һәм өлкән буын «юк» дип җавап бирер. Чөнки әлеге төркем Кукмарабызда әле быелның җәендә генә оешты. Әмма шулай да алар үзләренең тәүге концертларын тәкъдим итәргә өлгерде инде. Төркем турында тулырак язып үтәбез. 

"Айсберг«та — биш кеше. Аларның өчесе — студент, ә икесе — мәктәп укучысы. Берсеннән-берсе талантлы егетләр, үзлектән өйрәнеп, гитара, бас-гитара, барабанда рәхәтләнеп уйный. Ә менә төркем вокалисты Римхан Ямалов җырга да бик оста.

— Миңа — 19 яшь. Бүгенге көндә Арча педагогия көллиятенең музыка факультетында дүртенче курста белем алам, — ди ул. — Музыка белән дүрт яшемнән шөгыльләнәм. Фортепиано, гитара, баянда уйныйм, шулай ук җырлыйм да. Җыр-моң өлкәсенә мине әти-әнием алып килде. Иң беренче вакытларда, мәҗбүри дип кабул иткәнгәме, җыр сәнгате миңа бер дә ошамаган иде. Әмма ансамбль белән зур сәхнәләрдә чыгыш ясый башлагач, иҗатка тартылуымны үзем дә сизми калдым. Хәзер мин аларга рәхмәтле генә.

Римхан белән төркемнең оешу тарихы турында да сөйләштек.

— Бу җәйдә мин «Нараткай» лагеренда әйдаман булып эшләдем. Сменаның бер көнендә Кукмарадан дүрт егет балаларга концерт куярга килде, бик оста итеп барабан, гитара, бас-гитарада уйнады. Мин чыгышны игътибар белән тыңлап тордым да, үземнең дә алар белән бергә җырларга теләвемне әйттем. Егетләр ул чагында вокалчы эзли торган булганнар, бик теләп ризалык бирделәр. Шулай итеп, безнең төркем оешты, бер-бер артлы репетицияләр башланды. Исемгә килгәндә, һич уйламаганда килеп чыкты ул. Кемдер сүз арасында «Айсберг» дип әйтте дә, калганнарыбыз аны хуплап алды, — ди Римхан Ямалов. — «Ялкын» яшьләр үзәгендә безгә махсус бүлмә бирделәр. Музыка студиясендә барлык шартлар тудырылган, заманча уен кораллары да бар. Иҗатка тартылучы яшьләргә мөмкинлек тудырган өчен үзәк җитәкчелегенә рәхмәтебез чиксез. Шулай ук мин биредә балаларны, барлыгы 14 кешене, уен коралларында уйнарга өйрәтәм. Атнаның дүрт көнен көллияттә укысам, ике көнем биредә укучылар белән уза. Без яшьләр стилендәге һәм патриотик юнәлештәге җырлар өйрәнәбез. Укырга, зачет-имтиханнар тапшырырга да, биредә эшләргә дә вакыт табам. 

Бас-гитарачы Илназ Нәҗметдинов, барабанчы Кәрим Ямаловлар белән дә аралашып алдык. Егетләрнең икесе дә күппрофильле лицейның 10 сыйныфында белем ала. 

— Музыка белән ныгытып узган ел гына шөгыльләнә башладым. "Нараткай«га баргач, Римхан белән таныштым. Ул — безне илһамландырып торучы, — ди Илназ. 

Кәримне исә гитарада уйнарга шулай ук Римхан Ямалов өйрәткән булган.

— Әмма мин алга таба барабанда уйнауны сайладым. Әлеге уен коралы күңелемә якынрак булды. Кулыма барабан таякларын алуга ук рәхәт булып китә, — ди ул. — Төркемдә чыгыш ясау безгә укуда комачауламый. 

Егетләрнең репертуарында 30га якын җыр бар. Күптән түгел алар «Йолдызлар шәһәре» дигән җыр иҗат иткән. Аны интернет киңлекләрендә тыңлап була.

— Безнең тәүге чыгышыбыз "Шәһәр көне«ндә булды. Шуннан соң социаль челтәрләрдә ачылган төркемнәребезгә бик күп язылучылар «кушылды». Зур Кукмара авылы мәдәният йортында узган концертыбызга да 100-150ләп кеше килгән иде. Моның кадәр халыкны күрү, хис-кичерешләр, аудиториядәге мохит — әйтеп-аңлатып бетермәслек булды, — ди алар. — Репертуарда популяр хитлар урын алган. Әмма без киләчәктә программаны бераз үзгәртергә, төрле жанрда һәм төрле яшь аудиториясен җәлеп итәрлек итеп әзерләргә телибез. Шулай ук халык җырларын да сәхнәгә чыгарачакбыз. Хәзерге вакытта яңа концерт программасы өстендә эшлибез, районда узган төрле чаралар вакытында чыгыш ясарга телибез. Тагын берничә җыр язу, шулай ук альбом чыгару хыялы да юк түгел. 

Афәрин, егетләр! Алга таба да иҗат дәртегез сүнмәсен!

Фото: рок-төркеме архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев