Блог-тур кысаларында Кукмарага танылган блогерлар килде
Алар өчен шәһәр буйлап экскурсия оештырылды, аның кысаларында алар үз блогларында безнең районда яшәүнең өстенлекләре турында сөйләделәр.
Кукмара районы һәрвакыт үзенең эшчән, тырыш халкы белән дан тоткан. Нәкъ менә шуңа күрә барлык тармакларны да югары күрсәткечләр бизи. Бу Татарстанда алдынгы позицияләрне биләргә мөмкинлек бирә.
Әмма соңгы вакытта районның предприятие һәм оешмалары производствога эшчеләр җитмәү проблемасы белән очрашты. Бу, иң беренче чиратта, яшьләрнең шәһәргә омтылуы белән бәйле. Чөнки, мәктәпне тәмамлагач, чыгарылыш укучыларының күбесе белем алуын башкаладагы уку йортларында дәвам итә, ә аннары яшь белгечләр, яхшырак тормышка өмет итеп, зур шәһәрләрдә яшәп кала. Бу хакта район башлыгы Сергей Димитриев та борчылуын белдереп, блог-тур кысаларында Кукмарага килгән блогерлар белән очрашуда җиткерде һәм аларга үз аудиторияләренә безнең районда яшәүнең өстенлекләре турында сөйләүләрен сорап мөрәҗәгать итте.
— Яшьләр күбрәк районда күңел ачу мөмкинлекләре булуын тели. Без аларның үтенечен һәрвакыт тыңлыйбыз. Парк, сквер, кинотеатр, спорт учреждениеләре — боларның барысын да үзебездә эшләдек. Әйе, Кукмараны Лас-Вегаска әйләндерә алмыйбыз, әмма һәрвакыт яхшыга омтылырга кирәк. Киләчәктә аквапарк төзергә, ачык бассейн ясарга, карусельләр куярга һәм күңел ачу өчен башка мөмкинлекләр булдырырга телибез. Бүгенге очрашу да эзсез узмас һәм районга яшьләр кайтыр дип уйлыйм, — диде Сергей Димитриев, блогерлар белән түгәрәк өстәл артында сөйләшкән вакытта.
Алга таба блогерлар райондагы алдынгы оешма-предприятиеләрнең эшчәнлеге белән танышу максатыннан, тегү фабрикасында, киез итек-киез комбинатында, металл савыт-сабалар заводында, «Мастер и камень Индустрия», тутыкмый торган тимердән савытлар җитештерүче «Расплав», кораблар, суднолар һәм йөзүче конструкцияләр төзү белән шөгыльләнүче «Триера» ширкәтләрендә булдылар.
Блог-турның чираттагы пункты «80гә 20 республика программасы» буенча яшь белгечләр өчен төзелә торган йортлар янында дәвам итте.
Ә маршрутның финал ноктасы «Барс-Арена» спорт комплексы иде. Анда баскетбол, мини-футбол уйнау, тренажерларда шөгыльләнү, көрәш, бокс өчен барлык шартлар да тудырылган.
Илнар Сафин, Казан:
Кукмарага кунакка килгәнем бар иде, әмма аның белән бүгенге кебек тирән: төрле предприятие, оешмалар аша таныш түгел идем. Мин биредә энергия белән тулыландым, монда һәркем нәрсәдер ясарга, иҗат итәргә, булдырырга тели. Кукмарада яшьләр өчен ишекләр ачык. Эш урыннары, район җитәкчелегенең яшьләр белән элемтәсе бар, яшь белгечләргә ярдәм итү өчен күп эш башкарыла. Минемчә, кадрлар җитмәүнең беренче сәбәбе ул — производстволарның зур күләмдә кискен үсүе. Икенче сәбәп — торак мәсьәләсе. Моны хәл итү өчен вакыт, районның мөмкинлекләре, дәүләт ярдәме чаралары турында ешрак сөйләргә һәм күрсәтергә кирәк. Шуннан соң яшьләр әкренләп районга тартыла башлаячак.
Ләйсән Хәмәтдинова, Аш-Буҗи:
Мондый форматтагы очрашуда беренче тапкыр катнашам. Миңа бик ошады, Кукмарам өчен горурланып йөрдем. Моннан соң үземнең районны алга күтәрү, язылучыларыма матур җирләрен күрсәтү өчен тагын да күбрәк көчемне куячакмын. Ирем белән өйләнешкәннән соң, без Казанда яшәдек. Аннары ул туган якка кайтырга тәкъдим итте. Мин дә каршы килмәдем. Бүгенге көндә тулысынча авыл тормышы белән «кайныйм». Авылдан мине куып чыгарып була, ә аны миннән — юк. Туган ягым өчен җан атып яшим, зур шәһәрдә төпләнүне күз алдыма да китерә алмыйм. Без мәктәптә укыганда да Кукмарада узган ярышларга килә идек, ул — без, авыл балаларын, күтәргән җир. Нинди генә завод-фабрикаларда булмадык, Кукмараның киләчәге бар.
Алмаз Магадиев, Алабуга:
Кукмарада беренче тапкыр гына булуым түгел. Үткәнендә шәһәргә турист буларак бәя биргән булсам, бу юлы җирле халык күзлегеннән карарга мөмкинлек туды. Яшәү өчен шартлар бик яхшы, күп кенә хезмәтләр халыкка бушлай күрсәтелә (әйтик, балалар өчен түгәрәкләр башка шәһәрләрдә — түләүле), бары тик тырышып эшлә генә. Район башлыгы да халык өчен «ачык», халык сүзенә колак сала торган кеше. Кукмаралыларның тырышлыгына шаккаттым! Хезмәт сөючән, эшне җиренә җиткереп башкаралар, моңа дәлил — Россия күләмендә генә түгел, ә дөнья күләмендә дә дан тоткан металл савыт-сабалар, киез аяк киемнәре. Шәһәрнең үзенә килгәндә, чиста, төзек, матур, тыныч. Бу яшь балалы гаиләләр өчен аеруча уңайлы, чөнки зур шәһәрләрдә ыгы-зыгы бит... Ә монда балаларның иминлеге өчен борчылмыйсың. Аралар якын булса, еш килер идем шушы матур якларга!
Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев