Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Блиндаж шәмнәре, сохарилар һәм «заряжайкалар»: Ядегәр мәктәбе укучылары солдатларга гуманитар ярдәм әзерли

Без барган вакытта да укучыларның әлеге хезмәтләр белән мәшгуль чаклары иде.

Махсус хәрби операция башланганнан бирле Ядегәр урта мәктәбендә солдатларга ярдәм итү белән шөгыльләнәләр. Бүгенге көндә алар блиндаж шәмнәре, ипине турап киптереп сохари ясыйлар, шулай ук махсус принтер ярдәмендә автомат магазинына патроннар кору өчен җайланмалар эшлиләр. 

Без барган вакытта да укучыларның әлеге хезмәтләр белән мәшгуль чаклары иде. 

«Солдатларга булышасың килсә, мөмкинлекләр бик күп, ризыктан алып, төрле кирәк-ярак әзерләргә була, иң мөһиме: күңелеңне биреп башларга гына кирәк. Без исә һаман эзләнәбез, ничек ярдәм итеп була дип уйланабыз. Әлеге эшләрдә күбрәк 6 сыйныфтан өлкәнрәкләр катнаша. Алар моның мөһимлеген аңлый. Бу, беренчедән, балаларга хезмәт тәрбиясе бирү булса, икенчедән, ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү, дигән сүз. Шулай ук эштән соң кичләрен укытучылар белән дә җыелып, токмач кисәбез. Җитештергән әйберләрне вакытлыча ялга кайткан егетләр яки „Сугышчан кардәшлек“ оешмасы аша махсус хәрби операция зонасына озатабыз», — дип сөйләде Ядегәр мәктәбенең технология һәм тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Рөстәм Хәйруллин.

Блиндаж шәмнәре, сохарилар һәм «заряжайкалар»: Ядегәр мәктәбе укучылары солдатларга гуманитар ярдәм әзерли

Шәмнәр ясарга консерв банкаларын җыю буенча мәктәптә конкурс үткәрәләр икән. Күбрәк җыйган сыйныфлар арасында урыннар билгелиләр. Балалар өчен дә кызык, кирәкле материал да туплана, диделәр. Ә парафинны интернет аша заказ биреп кайтарталар. Моның өчен мәктәптә оештырылган «Баллы ярминкә»ләрдә җыелган акчаларны файдаланалар. 

«Безгә шәм ясау серләрен укытучылар өйрәтте. Картонны 6 сантиметр киңлектәге озын тасма рәвешендә кисәбез һәм аны, тыгызлап бөтереп, консерв банкасы эченә тутырабыз. Аннан соң картоннан фитиль ясап, өстенә эретелгән парафин агызабыз. Бу шәмнәрне ясавы авыр түгел, бергә-бергә эшләгәндә вакытны да күп алмый. Ә шәмнәр солдатларга җылынырга ярдәм итәчәк. Алар туган якларында якыннары көткәнен белеп, сизеп торачак», — дип, эш тәртибен аңлатты 7 сыйныф укучысы Ясминә Бәшәрова.

Блиндаж шәмнәре ясауның интернет челтәрендә берничә ысулын табарга була. Ядегәрлеләр исә әлеге ысулны сайлар алдыннан махсус хәрби операциядә катнашучы авылдашлары белән киңәшләшкәннәр. 

«Без солдатлар белән һәрвакыт элемтәдә торабыз. Вакытлыча ялга кайткан вакытта алар мәктәпкә киләләр, укучыларның ничек эшләгәннәрен карыйлар, киңәшләрен бирәләр, рәхмәт сүзләрен җиткерәләр», — диде Рөстәм Әнәс улы.

Блиндаж шәмнәре, сохарилар һәм «заряжайкалар»: Ядегәр мәктәбе укучылары солдатларга гуманитар ярдәм әзерли

Алда әйтеп үтелгәнчә, хезмәт дәресләрендә кызлар солдатларга сохарилар әзерләү белән дә шөгыльләнә.

«Сохарилар ясау өчен ипине вак шакмакларга турыйбыз һәм аларны, духовкада киптереп, пакетларга тутырабыз. Бу сохарилар солдатларга ризыклары калмаган вакытта ярдәм итәр дип ышанам. Шулай ук без, яшелчәләрне киптереп, ашлар да ясыйбыз, үзбезнең җылы, матур теләкләребезне әйтеп, хатлар да язабыз. Аларда солдатларга исән-сау булуларын, тизрәк туган якларына әйләнеп кайтуларын телибез», — дип сөйләде 7 сыйныф укучысы Әдилә Рәхимова.

Өстәлдә әкрен генә станок эшләп тора. Ул махсус программа нигезендә патроннар кору өчен җайланма ясый. Әлеге станокны мәктәпкә хезмәт дәресләрендә куллану өчен алган булганнар. Укучылар анда төрле детальләрнең 3Д прототипларын ясарга өйрәнә дип аңлаттылар.

«Иң элек деталь махсус программа нигезендә компьютерда ясала. Шуннан соң аның сызымы принтерга җибәрелә, һәм ул, лесканы эретеп, детальне җитештерә. Материалын исә интернет кибеттән сатып алдык. Хәзерге вакытта ике деталь ясала, аның өчен 1 сәгать тә 20 минут вакыт кирәк. Шулай ук „заряжайка“ның 4 сәгать тә 25 минут ясала торган өлеше дә бар. Шуңа күрә ясау вакыты кыска түгел. Бүгенге көндә эшләнгән кадәрен ялга кайткан егетләребезгә биреп җибәрдек. Чыннан да, бик уңайлы икән, дигән хәбәрләре килеп иреште», — диде Рөстәм Хәйруллин.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев