Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Бездән - бүләк, сезгә - куаныч: 2025 елның беренче яртыеллыгына район газетасына язылучылар арасында җиңүчеләрне ачыкладык

Акциядә катнашкан 1051 абунәче арасыннан 7 кешегә саллы бүләкләр өләштек.

Яңа ел алдыннан оештырылган акциядә катнашкан 1051 абунәче арасыннан 7 кешегә саллы бүләкләр өләштек. Компьютердагы очраклы саннар генераторы программасы ярдәмендә җиңүчеләрне ачыкларга булышкан кукмаралы Рузилә Усмановага рәхмәтебезне белдерәбез. 

Алия Миннегаянова, Камышлы:

— Почтальон булмау сәбәпле, без газетаны альтернатив рәвештә алдырабыз. Редакция хезмәткәрләре үзләре авылыбызга килеп подписка рәсмиләштергәннәр һәм акциядәге исемлеккә керткәннәр иде. Менә кайнатам Рәмис таба откан бит. Газетаның һәр санын әти башыннан ахырына кадәр җентекләп укый. Без дә карап чыгарга тырышабыз. 2024 елның иң сөенечле вакыйгасы шул: өченче балабыз — улыбыз Инсаф туды. Инде алга таба дөньялар тыныч булсын иде. 

Елена Исанькина, Урта Комар:

— Бүләккә бик шатландык, рәхмәт сезгә. Без гаиләбез белән "Вамыш«ны алдырабыз. Әнием Люция Анисимова язган шигырьләр район газетасында даими басылып тора. Мин үзем авыл Советында хезмәт куям, елым эш белән үтте. Узган ел бик яхшы вакыйга белән башланып киткән иде: 25 гыйнварда икенче оныгыбыз дөньяга аваз салды. Аллага шөкер, барысы да әйбәт. Илебездә тынычлык урнашып, бөтенебезгә дә сәламәт булып яшәргә язсын. Махсус хәрби операциядә катнашучы һәркем туган якларына исән-имин әйләнеп кайтсын иде. 

Римма Михайлова, Иске Оча:

— Аҗдаһа елы авыр булмады, эш белән өй арасында үтте. Мин Түбән Үрәс мәктәбендә өлкән пешекче булып эшлим. 10 ел элек редакция оештырган акциядә каһвәтарткыч, аннары бүләк җыелмасы откан идек. Бәхетебез бар икән, өченче тапкыр җиңү яуладык. Район газетасын бик яратып укыйбыз. Баштарак «Трудовая слава» алдыра идек, хәзер "Вамыш«ка язылабыз. Андагы барлык темалар да якын. Үзебезнең як кешеләре турында язылгач, аеруча да күңелле. Теләгебез бер: күгебез аяз, балалар һәм оныклар исән-сау булсыннар иде. 

Миләүшә Шәйдуллина, Кукмара:

— 2024 елда «Салават күпере» балалар бакчасы 663 мең сум грант отты. Гел шундый чараларда актив катнашырга тырышабыз. Узган елның иң истә кала торган вакыйгасы — редакция үткәргән акциядә җиңүемдер, мөгаен. Бакча хезмәткәрләренә бүләкләр даими чыга. Ә бу юлы мин, призлы булырмын дип, бер дә уйламаган идем. Район газетасының һәр санын башыннан ахырына кадәр укып барабыз. Махсус хәрби операциядәге солдатлар турында язасыз. Реклама, белдерү, игъланнар булгач та бик уңайлы. Кирәк очракта кул астында гына тора. «Хезмәт даны» әйбәт, бай эчтәлекле. 

Рәсимә Ногманова, Әсән-Елга:

— Ел ахырында гаиләбезгә авыр кайгы килде: иремнең бертуган энесе Ришат махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булды. Ул үз теләге белән килешү төзеп киткән иде. 13 ай эчендә бер мәртәбә дә вакытлыча ялга кайта алмады. Ә зур сөенечебез шул: мин әби булдым, олы улым Ривальнең кызы — оныгыбыз Нәргизә туды. Үзем «Әсәнбаш-Агро» хуҗалыгында ферма мөдире булып эшлим. Шуңа күрә газетада бирелгән авыл хуҗалыгы темасы аеруча якын. "Хезмәт даны«нда таныш шәхесләр турында язмалар бирелә. Туган көн белән котлаулар, кайгы уртаклашуларда да белгән кешеләр. 

Гөлнара Мөхәрләмова, Янил:

— 2024 елның иң мөһим вакыйгасы — 11 сыйныфны тәмамлаган кызыбыз Гүзәл идарә, икътисад һәм финанслар институтына керде. Ә быел улыбыз Булат архитектура-төзелеш университетын тәмамлый. Бүләк отуым турында сөенче алып шалтыратканда сез бәхетле икән, дигән идегез. Әйе, чыннан да, бәхетле мин. Ике яктан да әти-әни исән-сау, балаларыбыз сәламәт, үзләре теләгән уку йортында укыйлар, ирем белән икебез дә үз белгечлегебез буенча хезмәт куябыз. Вакытлы матбугатка килгәндә, интернетка караганда газетаны кулга тотып укуга җитми инде. Ирем Илшат «Рассвет» хуҗалыгында баш зоотехник булып эшләгәнлектән, иң беренче авыл хуҗалыгы материаллары белән танышабыз. Үзем Янил мәктәбендә математика һәм информатика фәннәреннән белем биргәч, мәгариф өлкәсендәге яңалыклар белән кызыксынам. Районның казанышлары, вакыйгалары турында да укып барабыз. Алга таба һәр йортка авырулар, хәвеф-хәтәрләр, бәла-казалар килмәсен, гаиләләребездә бәхет уты һәрвакыт сүнмичә янып торсын, кызыклы очрашулар, бәхетле мизгелләр күп булсын иде. 

Рөстәм Хәйруллин, Ядегәр:

— Әтием Әнәс олы яшьтә булу сәбәпле, кар эттергечне алырга үзем килдем. Ул минем бүләк белән кайтуымны көтеп калды. "Хезмәт даны«на ел саен язылабыз. Дөнья һәм район яңалыкларын, белдерүләрне нәкъ менә шуннан беләбез. Узган ел һәркемгә шул махсус хәрби операция белән истә калгандыр инде. Ил өчен җиңел вакытлар түгел бит, күп якташларны җирләргә туры килә. «3Д» взводта без фронтка ярдәм йөзеннән пластиктан төрле әйберләр ясыйбыз. Барысын да халыктан җыелган акчага башкарабыз. Кайвакыт матди кыенлыклар да килеп чыга, эшләргә авыр, чөнки һәрнәрсәне сатып алырга кирәк. Ә фронттан заявкалар бертуктаусыз килеп тора. Райондашыбызмы, юкмы дип аермыйбыз, андагылар сораганча, бөтен юнәлешкә дә җибәрергә тырышабыз. Бүгенге көнгә кадәр 100 процент үтәп барсак та, матди яктан булышучылар бик кирәк. Хезмәтебезне бәяләп, Волонтерлар көнендә медальләр дә тапшырдылар әле. 

Җиңүчеләребезнең шатлыклы йөзләрен күрү, алардан җылы рәхмәт сүзләре генә ишетү икеләтә күңелле шул. Райондашларыбыз бүләкле дә булдылар, шуның белән беррәттән өйләренә ярты ел дәвамында «Хезмәт даны», «Трудовая слава» һәм «Вамыш» газеталары да киләчәк. Бездән аерылмавыгыз өчен һәркемгә олы рәхмәт, тугры газета укучыларыбыз!


Менә алар — җиңүчеләр:

Әнәс Хәйруллин (Ядегәр) — кар эттергеч. 
Гөлнара Мөхәрләмова (Янил) — чиләкле швабра. 
Миләүшә Шәйдуллина (Кукмара) — кер үтүкләү тактасы. 
Рәмис Миннегаянов (Камышлы) — алынмалы тоткалы, капкачлы таба. 
Римма Михайлова (Иске Оча) — кием өчен 50 литрлы кәрзин. 
Әлфия Ногманова (Әсән-Елга) — 6 килограммлы кер юу порошогы. 
Елена Исанькина (Урта Комар) — су өчен фильтр-кувшин — 4,2 литрлы барьер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев