Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Без төрле, ләкин бердәм!

Түгәрәк өстәл.

Зөмәрә ҖИҺАНШИНА, Кукмара татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе:

 - Районыбызда “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы эшли башлаганга быел алты ел тулды. Без халкыбызның милли традицияләрен сак-лау, йолаларыбыз, гореф-гадәтләребезне кире кайтару, туган телебезгә ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү, күренекле шәхесләребезнең иҗади мирасын барлау, халкыбызның һөнәри осталыгын искә төшерү, барлау, аны яшь буынга тапшыру, заманча милли киемнәребезне пропагандалау юнәлешләрендә эшлибез. Гадәттә, Кукмара туган төбәкне өйрәнү музеенда җыелабыз. Мөслимәләребез Рузия абыстай җитәкчелегендә айга бер тапкыр “Утырма”га килә. Алар анда кул эшләре белән шөгыльләнә: намазлык, сөлгеләр чигәләр, туку станогында келәмнәр тукыйлар, калфаклар тегәләр, күренекле хатын-кыз шәхесләр белән очрашалар.

Гореф-гадәтләребезне балаларга өйрәтүдә балалар бакчаларының эше мактауга лаек. Халкыбызның гореф-гадәтләренә аларның һәрберсендә урын бирелә. Кукмараның “Ләйсән” татар балалар бакчасында “Бишек җыры” проекты бик уңышлы башланып китте, тәрбиячеләр бишек җырлары туплап, китапчыклар ясадылар, аудио дискларга яздырып, әти-әниләргә өләштеләр, балаларны бишек җырлары тыңлатып йоклата башладылар. “Кояшкай” балалар бакчасының “Исемең матур - кемнәр куйган” проекты да күпләрне үзенә җәлеп итте. “Кыңгырау” бакчасы Кукмарага гына хас “Керән базары”, “Татар егете” проектлары белән республика бәйгеләрендә призлы урыннар яулады. “Салават күпере” бакчасы исә “Татар кызы” проектын башлап җибәрде. “Татар егете” бәйгесенең финалы район үзәгендә үтте. Ул алга таба да дәвамлы булыр дип ышанам.

Авылларда да милли йолаларны, һөнәрчелекне торгызу буенча төрле чаралар үткәрелә. Аларны аккалфаклылар башлап йөри. Бу юнәлештә районыбызда фольклор коллективларның “Авылның кадерен белик”, “Җырлап ачыла күңел”, “Туган яктан илһам алып” дип исемләнгән район фестивальләрен уздыру традициягә әйләнде. Фестиваль кысаларында авылларда кич утыру, аулак өй, кичке уен, килен төшерү, каз өмәсе, төп йорт кебек халкыбызның күркәм йолалары күрсәтелә.

Кукмара – күпмилләтле район. Без үзара дус-тату яшибез, бергәләп бәйрәмнәрне уздырабыз. Әмма туган тел язмышы күңелне борчый. Бу проблема безнең районны да читләтеп үтми. Тел өчен көрәшергә түгел, туган телдә сөйләшергә кирәк, дигән бер акыллы зат. Әйдәгез, бердәм булыйк, милли гореф-гадәтләр белән бергә телебезне дә онытмыйк.

Светлана БУРЦЕВА, Кукмара районының “Татарстан Республикасы рус милли-мәдәни берләшмәсе” иҗтимагый оешмасының төбәкара бүлекчәсе җитәкчесе:

- Районыбызда гомер кичерүче 52 меңнән артык халыкның 2779ы – рус милләтеннән. Бездә халыклар тарихын, телне саклау, ныгыту, этникара мөнәсәбәтләрне, үз милли мәдәниятеңне үстерүгә зур игътибар бирелә.

2013 елда районда рус милли-мәдәни берләшмәсенең төбәкара бүлекчәсе оешты. Инде җиде елга якын мәдәният учагы, мәктәп һәм җирлекләрдә күптөрле очрашулар, мастер-класс, күргәзмә, концертлар, түгәрәк өстәл артында сөйләшүләр оештырыла. Актив яшьләр, ел саен Алабугада уза торган Спас ярминкәсендә катнашып, декоратив-гамәли һәм сәнгать иҗаты эшләнмәләре тәкъдим итәләр, фольклор һәм цирк коллективларының чыгышларын карап сокланалар. Мәктәп укучылары да игътибардан читтә калмый. Рус теленә кызыксыну уяту, грамоталылыкны популярлаштыруга юнәлдерелгән “Тоталь диктант” үткәрелү – моның бер мисалы. Укучылар “Дөнья халыклары милли киеме – традиция һәм заман” дигән экспозицияләрдә рус һәм башка халыкларның милли киемнәре белән танышалар. Егет-кызларыбыз халыкара, бөтенроссия, республика бәйгеләрендә үзләрен сыный. Әйтик, Манзарас мәктәбенең “Әкият” коллективы “Александр Пушкин һәм Габдулла Тукай йолдызлыгында” дигән республикакүләм балалар коллективлары конкурсында, “Милли хәзинә” яшьләр иҗаты бәйгеләрендә катнашты.

Шулай ук белем йортларында рус халкының тормыш-көнкүреше, яшәү рәвеше, һөнәрчелек, халык сәнгате белән таныштыру юнәлешендә дә эш алып барыла. Без “Туган төбәкне өйрәнү” һәм мәктәп музейларының җитәкчеләре белән хезмәттәшлек итәбез. Рус теле һәм әдәбияты атналыкларында, истәлекле даталар уңаеннан район һәм мәктәп китапханәләрендә китап күргәзмәләре, телдән журналлар, инша, рәсем һәм проект конкурслары оештырыла, буклет, методик эшләнмәләр чыгарыла.

Виталий СЕМЕНОВ, “Татарстан Республикасы удмурт милли-мәдәни автономиясе”нең Кукмара бүлекчәсе җитәкчесе:

 - Удмурт милли-мәдәни автономиясе Кукмара районында 2006 елда оешты. Барлык удмурт авыл җирлекләрендә дә фольклор ансамбльләр төзелде. Җыр һәм бию коллективлары үзләренең осталыкларын район һәм республика чараларында, Бөтенроссия конкурсларында һәм төрле дәрәҗәдәге фестивальләрдә күрсәтәләр. “Яңгырасын удмурт җырлары”, “Эктон дыр” төбәкара фестивальләрендә ел да катнашабыз. Яңа Каенсар мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Инвожо” удмурт халык фольклор ансамбле Мәскәүдә оештырылган “Сәнгать – мәдәният – Россия берлеге” Бөтенроссия конкурсыннан беренче дәрәҗә лауреат дипломы белән кайтты. Нырья авыл җирлегенең “Сактон” удмурт халык фольклор ансамбле исә “Кыйммәтле табылдыклар” халыкара фестивалендә уңышлы чыгыш ясады. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм укучылар арасында үтә торган “Мудорвай” республика конкурсыннан да читтә калмыйбыз. Узган ел анда 300дән артык бала катнашты. Бәйгенең Гала-концерты район Мәдәният йортында узды.

Районда удмурт теленә өйрәтүче алты урта һәм башлангыч мәктәп, җиде балалар бакчасы эшли. Барлык белем йортларында да балалар үз туган телләре – удмурт телен үзләштерә. Аларда удмурт халкының гореф-гадәтләре, милли-мәдәни кыйммәтләрен саклап калу буенча күп эшләнә: туган тел көне, атналыклар, удмурт теле һәм әдәбиятыннан олимпиадалар, төрле очрашулар уза. Быел Лельвиж мәктәбе укучылары Ижау шәһәрендә узган төбәкара олимпиадада җиңү яулады. Ош.Юмья мәктәбендә “Сөйләм культурасы, XXI гасыр туган теле” дигән исем астында үткән очрашу да истә калырлык булды. Анда Удмуртия, Башкортостан Республикаларыннан килгән укучылар, мәктәп директорлары, туган тел һәм әдәбияты укытучылары катнашты. Кунаклар “Тукучылар”, “Агачка бизәкләр”, “Халык курчагы”, “Саламнан үрү” юнәлешләре буенча эшләүче Кече һөнәрчеләр йортында булып, удмурт халкының көнкүреше, традицияләре белән якыннанрак танышты. Түгәрәк өстәл артында сөйләшүдә исә бүгенге көндә актуаль булган проблемалар күтәрелде.

Леонид ИСКАКОВ, “Татарстан Республикасы мари милли-мәдәни автономиясе”нең Кукмара бүлекчәсе җитәкчесе:

- Районыбызның Поч.Кучук, Иске Кенә, Синәр, Чигайка, Княгор авылларында 800гә якын мари яши. Без бик бердәм. Дини һәм календарь бәйрәмнәрнең берсен дә игътибардан читтә калдырмыйбыз, гореф-гадәт, борынгы йолаларны сакларга һәм буыннан-буынга тапшырырга тырышабыз. Быел Раштуа, марича итеп әйтсәк, “Шорыкйол”ны зурлап билгеләп үттек. Төркемнәргә бүленеп, авылларда өйдән-өйгә йөрдек, бәйрәм белән котладык. Соңыннан чара Иске Кенә авылы клубында төгәлләнде. Пасхадан соң җиде атна үткәч оештырыла, җәй килүен хәбәр итә торган “Семык” бәйрәмен дә өлкәннәр генә түгел, яшьләр дә үз итә. Шулай ук ел саен 12 июльдә урман эчендәге “Изге агачлык”ка җыелабыз, үзебезнең йолаларны башкарабыз, табигатькә табынабыз.

Ә инде тел мәсьәләсенә килгәндә, мәктәптә барлык укучылар да мари телен үзләштерә, уку әсбаплары һәр балага да җитә, матур әдәбиятка да кытлык юк. Мин үзем күп еллар Княгор башлангыч мәктәбендә укыттым. Белем йорты үз эшчәнлеген туктатканнан соң, Поч.Кучук мәктәбенә күчтем. Бүгенге көндә укучыларны мари теле һәм музыка фәннәре нигезенә төшендерәм, “Кна вел” мари халык фольклор ансамблен җитәклим. Соңгы утыз ел эчендә ансамбльдә 180ләп кеше чыгыш ясады. Алар арасында укучылар да, яшьләр дә, ветераннар да бар. Бик күп шәһәрләрдә булдык, район, республика, хәтта Рәсәй күләмендә уза торган чараларда да катнашабыз.

Киләчәктә Княгор авылындагы иске мәктәп бинасы сүтелмәсә, без анда музей оештырырга телибез. Шулай ук авылга клуб та бик кирәк. Бу хакта җитәкчеләр дә белә. Бәлки алга таба ул проблема хәл ителер.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев