Берлинда Муса Җәлилне искә алдылар
Чара аның тууына 120 ел тулуга багышланган иде.
Быелның 26 февралендә Берлиндагы Плетцензее мемориалында cовет һәм татар шагыйре Муса Җәлил хөрмәтенә чәчәк салу тантанасы узды. Бу хакта «Татар-информ» МА хәбәр итә.
Чара аның тууына 120 ел тулуга багышланган иде.
Тантанада РФнең Германиядәге илчесе Сергей Нечаев, Россия дипмиссиясе һәм Берлиндагы рус йорты хезмәткәрләре, татар диаспорасы вәкилләре һәм ватандашлар катнашты.
Катнашучылар мемориалга чәчәкләр салдылар, шагыйрьне искә алдылар.
Сергей Нечаев тарихи хәтерне саклауның мөһимлеген ассызыклады, бигрәк тә Көнбатышта тарихны фальсификацияләү омтылышлары шартларында. Ул билгеләп үткәнчә, яшь буын әтиләренең һәм бабаларының батырлыкларын истә тотсын өчен, җәмәгатьчелеккә объектив дөреслекне җиткерергә кирәк.
Плетцензее мемориалы — Берлиндагы иң әһәмиятле истәлек урыннарының берсе. 1933 елдан 1945 елга кадәр биредә 20 илдән 2,8 меңнән артык кеше җәзалап үтерелгән. Ел саен комплекска меңләгән кеше килә.
Фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев