Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Березняк авылы «Һәр җәүһәрдә – халкым тарихы» дип исемләнгән телдән журнал кичәсе үткәрде

Журналның беренче бите фойеда хезмәттәшебез Гөлшат Сәүбән кызы тарафыннан оештырылган «Халкыбызның күңел җәүһәрләре» дигән күргәзмә белән танышудан башланып китте.

Быел Россиядә халык сәнгате һәм халыкларның матди булмаган мәдәни мирасы елы дип игълан ителде. Шул уңайдан  Березняк авылы «Һәр җәүһәрдә – халкым тарихы» дип исемләнгән телдән журнал кичәсе үткәрде. 

Журналның беренче бите фойеда хезмәттәшебез Гөлшат Сәүбән кызы тарафыннан оештырылган «Халкыбызның күңел җәүһәрләре» дигән күргәзмә белән танышудан башланып китте. Борынгы заманнарда әбиләр, әниләр, киленнәр, кызлар оста итеп йоннан җеп эрләгәннәр, төсле җепләр белән бизәкләп сөлге чиккәннәр. Һәр йортның, авылның чигү осталары булган. Сабантуй бәйрәмендә батырга иң матур чигешле сөлгеләрне тапшырганнар. Күргәзмәнең максаты укучыларыбызны милли җәүһәрләребез һәм аларның тарихы белән таныштыру, кыйммәтле мирас икәнлегенә төшендерү һәм сакларга кирәклеген ассызыклау иде.

Журналның икенче битендә кешенең эчке кичерешләрен, яшәү рәвешен, дөньяга карашын чагылдырган мөнәҗәтләр вакытлар узу белән дә үзенең әһәмиятен югалтмаганлыгы Әлфия апа Мөбарәкованың «Күгәрченем, гөрлисең» дигән мөнәҗәтне җиренә җиткереп, ихлас күңел белән башкарып чыгуында чагылыш тапты.

Журналыбызның өченче бите борынгы бабаларыбыздан мирас булып калган чишмәләр белән танышудан дәвам ителде. Чара барышында Березняк авылында да «Кортлык», «Фазыл», «Кырмыскалар», «Кызлар», «Салкын чишмә», «Киндер» һәм башка исемдәге чишмәләр барлыгын белдек. 
 
Алай гына да түгел, баксаң, чишмәләрнең тарихына күз салсак, һәрберсенең  үз тарихы бар икән. «Фазыл» чишмәсенең бураларын Фазыл бабай бураган, чистарткан. Шуңа күрә чишмәгә дә шундый исем биргәннәр. «Кортлык» чишмәсенең тарихы да үзенчәлекле: аның буенда алмагач бакчасы булган. Шушы алмагачлыктагы умарталыкта корт үрчеткәннәр.

Чишмәгә исемне дә халык кушкан. «Кортлык» чишмәсенә каршы як ярда иң мул сулы «Киндер» чишмәсе җәйрәп агып ята. Бу чишмә янында киндер үстергәннәр. Сүс алу өчен, киндерне шушы чишмә суына салып куя торган булганнар. Исеме дә шуннан чыгып куелган.
Кичәбезне дәвам итеп, журналыбызның дүртенче битен ачтык. Дөньяда һәрнәрсәнең үз исеме булган татар халкы элек-электән яңа туган сабыйга исем кушуга зур җаваплылык белән караган. Исеме җисеменә туры килә торган матур, эчтәлекле, җиңел һәм ачык әйтелешлене бирергә тырышкан. Березняк авылында да нинди генә исемнәр юк икән: Бибиҗамал, Шәйдулла, Бибиәсма, Әнвәрбикә һәм башкалар. Кеше исемнәрен кыскартып, әйтергә җиңел итеп үзгәртү гадәте – авыл халкы өчен хас сыйфат. Биредә кушамат белән эндәшү гадәте дә яши. Аларны авылда кешенең холкына, гадәтенә, килеш-рәвешенә карап тагалар. Шуларның берничәсен әйтеп үтми калсам дөрес булмастыр: француз Ришат (французлар шикелле озын буйлы булганга), Хитеркин Вәккас (хәйләкәр), Фокин Кәрам (Кәрам абыйның әнисе Факия исемле), Йомшак тәпи Миннегали (басып йөрүе әкрен, йомшак), Же Равил (сөйләшкәндә һәрвакыт «же» кушымчасы кушып сөйләшкәнгә). Санап китсәң, кушаматлар бик күп булган.
 
Сезнең игътибарыгызга Торна Галиәкбәр абый турында авылда риваять итеп сөйләнә торган бер тарихны язып  китәм. Ни өчен Галиәкбәр абыйга шундый кушамат такканнар соң? Аның әнисе гомер буе ат җигеп фермада эшләгән. Атка гел «тррррр», «наааа» дип эндәшә торган булган. Шул вакыттан бирле Галиәкбәр абыйларга Торна дип дәшкәннәр. Шулай итеп, җәйге челлә эссе көн. Халык, үлле-мәлле килеп, колхозга  печән хәзерли. Фәиз абый машинасында Торна Галиәкбәр белән Таһир абыйлар йөк төяүче булып йөриләр. Колхозга печән ташыйлар. Бервакыт шулай машинада печән өстендә Галиәкбәр белән Таһир абыйлар утырып кайталар икән. Машина борылыштан борылганда, Торна Галиәкбәр абый мәтәлеп төшеп киткән. Шунда Таһир абый ачы тавыш белән шоферга: «Постой, шофер, журавль улетел!» - дип кычкырган. Менә шундый кызыклы маҗаралар тыңлау кичәне җанландырып җибәрде.
 
Ә «Кырмыскалар», «Кызлар» чишмәләре 1994 елда гына табылган. Аларны Березняк мәктәбендә оешкан «Кырмыскалар» отряды әгъзалары тапкан. Чишмәләргә дә үзләренең исемнәрен биргәннәр. Чөнки мондый изге эшләр онытылмый. Чишмәләр сусаган юлаучыларны, көтүчеләрне, игенчеләрне су белән сыйлый. Березняк авылы кешеләре әле дә булса шушы чишмәләрнең игелеген күреп яши бирә.

Журналның бишенче бите халык бәйрәмнәренә багышлана. Йолалар кешене тормыш тәртипләренә һәм таләпләренә күнектерергә ярдәм итә. Эш шунда ки: бәйрәмнәрне халыкның олысы-кечесе бергәләп уздыра. Яшь буын бәйрәмдә катнашу тәртибен кечкенәдән үк өйрәнеп үсә. Алар арасында елның төрле вакытларына, дини йолаларга, тормыштагы үзгәрешләргә бәйле рәвештә барлыкка килгәннәре дә бар. Шул йолаларның берсе – «Зәрә боткасы» бәйрәме күренешен карап үтү минем өчен бик тә кызыклы булды.
 
Бүгенге көндә авылларда ат асраучыларның саны кимегәннән-кими бара. Ат җигә һәм туара алучы кешеләребез дә санаулы гына. Ә яшь буын бөтенләй дә белми. Тамашачылар игътибарына ат яратучы, ат карауның бөтен нечкәлекләрен белүче өлкән буын кешесенең ат җигү эшен яшь буынга тапшыруын видеода карап үтүебез голливуд киносын карауга тиң булды. 
 
Әлеге мәдәни дә, моңлы да, милли дә чара һәр кеше күңеленә хуш килгәндер дип уйлыйм. Чыннан да, туган җирдә яшәп, туган телебездә сөйләшеп, халкыбызның күңел җәүһәрләрен барлый һәм аларны киләчәк буыннарга җиткерә алуыбыз белән бәхетле без.
 
Фәния РӘХИМОВА, Кукмара үзәкләштерелгән китапханәләр системасы библиографы

фото: шәхси архивтан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk