Березняк авылында яңа ФАП ачылды
Әлеге объект «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проекты һәм «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы кысаларында сафка баскан.
Березняк авылында күптән көтелгән зур вакыйга булды: модульле фельдшер-акушерлык пункты үзенең ишекләрен ачты.
Бәйрәм тантанасында район башлыгы Сергей Димитриев, район үзәк дәваханәсенең баш табиб урынбасары Руслан Димитриев, Березняк авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Шәрипов, авыл халкы катнашты.

Әлеге объект «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проекты һәм «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы кысаларында сафка баскан.
ФАПта халыкны кабул итү, диспансеризация һәм профилактик тикшерүләр, вакцинация, электрокардиография һәм башка мөһим диагностик процедуралар үткәрү, шулай ук беренчел кабул итү, консультацияләр һәм кичектергесез ярдәм күрсәтү өчен барлык шартлар да тудырылган, заманча җиһазлар, медицина кирәк-яраклары кайтарылган.

Березняк авылындагы ФАПта 1995 елдан фельдшер булып Галина Тимербаева эшли. Ул Березняк, Аман-Оштырма, Тәмле Чишмә, Югары Оштырма авыллары халкына хезмәт күрсәтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев