Беренче сыйныф укучыларына яңа уку елында өй эше бирелмәячәк
Россия Мәгариф министрлыгы боерыгы беренче сыйныфта өй эшләреннән башка укуны гамәлгә кертә.
Россия мәктәпләренең беренче сыйныф укучылары киләсе уку елы башыннан өй эше алмаячак. РИА Новости агентлыгы танышкан Мәгариф министрлыгы хатында шулай диелә. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.
Россия Мәгариф министрлыгы боерыгы беренче сыйныфта өй эшләреннән башка укуны гамәлгә кертә. Элек барлык предметлар буенча өй эшләрен башкаруның суммар вакытын бер сәгать белән чикләгән норма таләпләрдән төшереп калдырылган.
Элегрәк мәгариф министры Сергей Кравцов 2027 елның 1 сентябреннән өлкән сыйныфлар өчен яңа белем бирү стандарты үз көченә керәчәк дип хәбәр иткән иде. Ул укыту программасында үзгәрешләр кертүне күздә тота: укучылар барлык фәннәрне база дәрәҗәсендә генә өйрәнә алачак. Моңа кадәр ике фәнне тирәнтен өйрәнү мәҗбүри иде.
Фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев