Суд аңа 80 сәгатьлек мәҗбүри эшләр рәвешендә җәза бирде
Прокуратура 37 яшьлек кукмаралыга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклап чыкты.
Суд аны Россия Федерациясе Җинаятьләр Кодексының 158 маддәсенең 2 өлешендәге “в” пунктында каралган (гражданинга шактый зыян китереп урлау) җинаять кылуда гаепле дип тапты. Судта ачыкланганча, ул исерек хәлдә дусты фатирында булган чакта аның 8 мең сумлык кәрәзле телефонын урлаган. Гаепләнүче үзенең “кыңгыр эше”н тулысынча таныды, зыянны каплады. Суд аңа 80 сәгатьлек мәҗбүри эшләр рәвешендә җәза бирде. Хөкем карары үз көченә кермәде.
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев