Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Килешү буенча хезмәт итүче якташыбыз Илнар Гайнуллин: Минем шикелле ир-егетләр илнең иминлеге өчен көрәшкәндә тыныч кына яши һәм эшли алмадым

Райондашыбызга “Махсус хәрби операциядә катнашучы” медале бирелгән.

“Тихий” позывнойлы райондашыбыз Илнар Гайнуллин узган елның 10 маенда Россия Кораллы көчләре белән килешү төзи һәм махсус хәрби операция зонасына китә. 

Илнар белән кәрәзле телефон мессенджеры аша языштык. Сораулар шактый җыелган булса да, сүзен кыска тотты хәрби. Аннары иркенләп аралашып, дөнья хәлләрен сөйләшеп утырырга урыны һәм вакыты да ул түгел бит... 

– Миңа 33 яшь. Кукмара 4нче урта мәктәбен тәмамладым. Махсус хәрби операциягә киткәнче металл савыт-сабалар заводында эшләдем, – ди ул. – “Ни өчен килешү төзергә булдыгыз?” – дигән сорауга болай дип җавап бирәм: “Күңелем кушканга”. Минем шикелле ир-егетләр илнең иминлеге өчен көрәшкәндә тыныч кына яши һәм эшли алмадым. Гаиләм дә аңлады һәм карарымны уңай кабул итте. Бүгенге көндә 3нче бүлекчәнең командиры булып торам. Минем белән кукмаралылар юк, ә күрше-тирә районнардан егетләр бар. Бер елдан артык вакыт эчендә бер гаилә шикелле булып, якын кешеләргә әйләнеп беттек. 

Хәрби белән гуманитар ярдәм турында да сөйләштек.

– Кукмарадан барлык кирәк-яракны да алып киләләр. Безне ташламаганнары, теләктәшлек күрсәткәннәре өчен олы йөрәкле якташларга, дусларга зур рәхмәт һәм кайнар сәламнәр, – ди ул. – Гуманитар ярдәм алып килүгә әтием дә үз өлешен кертә. Әле күптән түгел үзе белән күрештек. Аның белән очрашкач, өйгә кайтып килгәндәй булдым. 

Илнарның әтисе Илдар Гайнуллин белән дә элемтәгә чыктык. 

– Безнең Илнар кечкенәдән игелекле, ярдәмчел, хезмәт сөючән, үз иленең патриоты булды. Тиешле вакытында армиягә дә барды, Пенза өлкәсендәге хәрби частьта ракета гаскәрләрендә хезмәт итте, аннан сержант хәрби дәрәҗәсе белән кайтты. Махсус хәрби операция башлангач та, үзе монда булса, күңеле андагы егетләр янында иде. Аның контракт төзеп хәрбиләргә кушылуы – үзе зур батырлык. Без улыбыз белән чын күңелдән горурланабыз, – ди ул. – Җае чыкканда кәрәзле телефоннан шалтырата, күбрәк әнисе белән сөйләшәләр. Хатын-кызлар бик хисле бит алар, ә менә без, ирләр, эчтән янсак та, тышка чыгармаска тырышабыз. Миңа “Кукмара! Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” төркеме волонтерлары белән еш кына егетләр янында булырга туры килә. Әмма юл буе теләп баруга карамастан, улым белән бик күрешә алган юк. Я ул алгы сызыкка кереп киткән, я хәрби бурыч үтәргә алынган була. Командиры да: “Илнар – чын хәрби. Ул анда кирәк”, – ди. Август аенда шулай да очрата алдым үзен. Газиз балам белән очрашу мизгелләре бик дулкынландыргыч булды. Кочаклаштык, рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык. 

Әтисенең сүзләренә караганда, Илнар белән Саба, Балтач, Түбән Кама, Казан, Киров өлкәсе егетләре дә бар икән. 

– Аларның гаиләләре дә кирәк-яракларны туплап, исемле посылкалар тутырып, безнең арттан җибәрәләр. Һәрберсен ияләренә тапшырабыз, – ди ул. – Чираттагы ялга кайткач, хәрбиләр үзләре дә хәлебезне белә. “Илнар ул һәрвакыт безне яклый һәм саклый, гел алдан бара, бернидән курыкмый”, – диләр. Әлеге сүзләрне ишеткәч, батыр йөрәкле ул үстергәнебез өчен кат-кат куанам. Исән-сау гына була күрсен, үзен сакласын!



Райондашыбызга “Махсус хәрби операциядә катнашучы” медале бирелгән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев