Байлангарда “Урам бәйрәмнәре” гөрләп узды
Чара ТАССР төзелүнең – 100, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан оештырылды.
Туган җир... Нигә син күңелгә шундый якын, шундый кадерле соң?! Авыл кешесенең җанына каян килеп кердең син, кайчан, нинди мизгелләрдә туган җиргә мәхәббәт хисе булып бөреләнеп, күңел түреннән урын алдың? Нәкъ менә “туган җирне ярату” дигән шушы хис авыл баласын эштән курыкмыйча авылда калырга, авылны яратырга, авылча яшәргә өнди, язмышын җир белән бәйләргә куша. Җире барның – җиме бар. Җим – азык. Матди азык. Ә адәм баласына матди белән беррәттән рухи азык та кирәк.
Моның шулай икәнен без, Байлангар авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре, ТАССР төзелүнең – 100, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан оештырылган “Урам бәйрәме” көннәрендә тагын бер кат күрдек.
Байлангар – зур урамнарга бай авыл. Шул сәбәпле концертны өч өлешкә бүлеп уздырырга уйладык. Гыйнвар аенда башланып киткән әлеге күркәм бәйрәм алдыннан җирлек башлыгы Илфат Минегалиев, авыл халкын тәбрикләп, иң изге теләкләрен җиткерде. Бу чара авыл кешесе, бигрәк тә шул урамда яшәүчеләр өчен көтеп алынган мизгел, авылда туып-үсүчеләрне җыю өчен менә дигән мөмкинлек булды. Өй саен диярлек талант яши икән. Моны алар концерт барышында тагын бер кат исбатлады. Артист егет-бабайларыбызның, кыз, апа, әбиләребезнең активлыгы ихлас сокландырды. Сигезенче дистәне ваклаган әбиләрнең: “Минем рольгә менә шундый күлмәк, шундый чүәк кирәк иде, синдә бар ул, биреп кенә тор әле!” - дип, үзара сөйләшүләрен, матур әңгәмәләрен тыңлап тору үзе җанга шатлык, күңелгә рәхәтлек иңдерде. Әти-әниләр, әби-бабайлар белән бергә онык-оныкчыклар да сәхнәнең түрен буш тотмады. “Ут чыгарып” биюләр, моңлы җырлар, нәфис сүз, театраль күренешләр, скетч, мәзәкләр белән үрелеп барган тамаша бер кешене дә битараф калдырмады. Һәр атнада зур залыбыз тамашачы белән тулы иде. Яшьләр яшьнәде, картлар яшь вакытларын, егет-кыз чакларын искә төшереп, яшь аралаш көлде, моңланды.
Әлеге әдәби-музыкаль кичәне оештыруда хезмәттәшем Алмаз Харисовның һәр башкарылачак номер, һәр чыгыш ясаячак артист өчен янып-көеп, ярдәм итеп, тынычландырып, илһамландырып йөрүен аерым искә алмасам, язмам тулы булмас кебек. Бәйрәмне оештыруда куйган хезмәтләре өчен авылдашларыбыз шулай ук мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Альбина Гайфуллина, китапханәче Венера Хисмәтова, урта мәктәп директоры Резеда Кәримуллиналарга да бик рәхмәтле. Уңган, тынгы белмәс, бик тә булган халыкның бер минут та буш вакытлары юк бит, бу чараны өч атна рәттән ничек оештырып чыгарга инде, дип борчылып йөргән мизгелләр артта калды. Хәзерге вакытта күңелне бары тик шатлык, куаныч, авылдашларым, күршеләрем өчен горурлану хисләре генә биләп алды. Без бергә! Без булдырабыз икән бит, авылдашлар! Гел дә шулай бердәм булып яшәргә, эшләргә, зур уңышларга ирешергә язсын!
7 февраль көнне “Урам бәйрәм”ен дәвам итеп, Совет һәм Яшьләр урамында яшәүчеләр чыгыш ясады. Ул Татарстан гербы көненә туры килде. Мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан фойеда урнаштырылган күргәзмә дә бу датага багышланган иде. Йомгаклау кичәсендә Илнар Кәримуллин һәм авылыбыз егетләре башкаруындагы “Без бит авыл егетләре, арыслан кебекләре” дигән җырдагы сүзләр Татарстан туграсы көнендә Байлангар авылының гимны кебек яңгырады.
Язмамны шагыйрә Сания Әхмәтҗанованың әлеге көн уңаеннан язылган “Туграга – тугрылык” шигырендәге юллар белән төгәллисем килә:
Җиде кыйтга – җиде тарафка без
Дуслык хисен уяу сакларбыз.
Кирәк булса, Идел-йортыбызны
Ак барстай, кыю якларбыз.
Минзәлия ӘГЪЛИУЛЛИНА,
Байлангар мәдәният йорты директоры
фото: Рәшит Минлегалиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев