Байлангарда “Балалар - тормыш яме” дигән концерт узды
Соңгы яңалыклар

Байлангарда “Балалар - тормыш яме” дигән концерт узды

Тамашачылар балачак дөньясына чумып, рәхәтләнеп ял итте

Байлангар мәдәният йортында әти-әниләр һәм сабыйлар катнашында “Балалар - тормыш яме” дигән концерт булды. Бәйрәмдә балалар төрле халык биюләрен һәм җырларын башкардылар, “Өч кыз” әкиятен сәхнәләштерделәр. Әти-әниләр исә “Әби һәм оныклар”, “Тәрбияче һәм балалар” дигән кызыклы күренешләр тәкъдим иттеләр, үзләренең җыр-моңга оста булуларын исбатладылар. Гармунчылар чыгышы, махсус кунак Хәким Тимергалиевның  матур җырлары бәйрәмгә ямь өстәде. Тамашачылар балачак дөньясына чумып, рәхәтләнеп ял итте, дип хәбәр итте Илзия Харисорва.

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев