Анда гүзәл затларыбыз кул эшләренә өйрәнделәр
Байлангар мәдәният йортында “Ак калфак” оешмасына йөрүче хатын-кызларның очрашу кичәсе үткәрелде. Ул милли җыр-моңнарыбызны, туган телебезне, мәдәниятебезне саклап калу максатыннан оештырылды. Гүзәл затларыбыз сөйләшкән, аралашкан вакытта да кул эшләре белән шөгыльләнәләр, нидер чигеп, бәйләп утырырга яраталар. Мәдәният йортына килгән ханымнарга авылыбызның кул остасы Гөлфия Газизуллина алъяпкыч чигү буенча дәрес үткәрде. Чара чәй өстәле артында дәвам итте.
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев