Бары тик бер айга... (булган хәл)
Мин яшьлегемнең язында – кырык ел элек, яз көне шомыртлар, сиреньнәр чәчәк атканда – авылымнан чыгып киткән идем. Ә менә хәзер гомеремнең көзе җиткән. Үткәнем белән хәзерге тормышым арасында бәхетле көннәр, аерылу газаплары җәелеп ята. Авылыма бик күп еллар узгач кына әйләнеп кайтсам да, бу җир гомеремнең ахыргы ноктасы түгел, ә бәлки дәвамы гына булыр шикелле.
Авылыма кайтып барышлый, машинадан төшеп калып, тау башыннан тирә-якны күзәтәм. Үткән гомерем ераклыгыннан туган-үскән җирем үзенә дәшеп тора сыман. Ул, күңелемдә кире кайтмас бәхет, кабатланмас беренче сөю, онытылып һәм дә яңадан калкып чыккан хыяллар булып, күз алдына килеп басты. Кинәт тыным кысылды, әйләнә-тирәне киеренке бер нәрсә уратып алды, күңелемне сагыш басты, онытылган истәлекләр мине баштанаяк күмеп ташлады.
Мин яшьлегемнең язында – кырык ел элек, яз көне шомыртлар, сиреньнәр чәчәк атканда – авылымнан чыгып киткән идем. Ә менә хәзер гомеремнең көзе җиткән. Үткәнем белән хәзерге тормышым арасында бәхетле көннәр, аерылу газаплары җәелеп ята. Авылыма бик күп еллар узгач кына әйләнеп кайтсам да, бу җир гомеремнең ахыргы ноктасы түгел, ә бәлки дәвамы гына булыр шикелле.
Әнә ак каен төбеннән үк диярлек Изгеләр чишмәсе агып ята. Ул, авылымның кечкенә инешенә кушылып, зур Иделгә коя, аннан диңгезгә һәм океанга кадәр барып җитә. Мин дә үземне шул чишмә белән чагыштырам. Авылдан поселокка, аннан кечкенәрәк шәһәргә, соңыннан зур шәһәргә китеп, шунда эшләп яткан кеше мин. Зур, дәрәҗәле урыннарда эшләп, йомшак кәнәфиләрдә утырмасам да, бар көчемне туган илемне торгызуга багышлаган, куллары сөялләнеп беткән ир-атмын.
Миңа унҗиде яшь булганда, әнием, үпкәсенә салкын тиеп, бакый дөньяга күчте. Ә әтиемне беркемгә кирәк булмаган, каһәр суккан сугыш алып калды. Смоленск якларында батырларча һәлак булды, дигән өчпочмаклы хат кына килеп төште. Әти сугышка киткәндә, миңа нибары өч яшь иде. Шулай итеп, кеше балалары “әтием” диеп әйткәндә, мин “әти” дияргә тилмереп үстем.
Авылдан чыгып киткәндә, безнең өйдә туганнан-туган абый яшәп калды. Туган ягым белән генә түгел, балачагым, яшьлегем, өзелеп сөйгән ярым белән дә хушлаштым. Ни өчен дисезме?
Мәктәп елларыннан ук Гөлсәрвәр исемле кыз белән яратышып йөрдек. Ташлашмаска, дигән вәгъдәне бер-беребезгә бирә алмый калдык: аны армиядән кайткан егет урлап китте. Ә кыз, ирдән аерылган, дигән исемне күтәрәсе килмичә, шунда торып калды.
Гөлсәрвәр, син исән-сау микән? Без аерылышканга бик күп еллар узса да, сине, чибәр, чая кызны, мин хәтеремнән сызып ташлый алмадым. Ә хәзер очрашсак, бер-беребезне танырбызмы икән? Мин, әлбәттә, синең миңа яратып, үз итеп караган күзләреңнән танырмын.
Карашымны балачактан ук җиләк җыйган урманга, юл кырыенда үскән, күккә ашкан каеннарга төбәдем. Ул каеннарны мәктәп укучылары утыртканнар иде. Мин шул чакта чокыр казыдым, ә Гөлсәрвәр яшь каен үсентеләрен чокырга куя барды. “Шушы каеннарның күккә ашып үсеп утырганын күрергә насыйп булса ярар иде”, - дип, уфтанып куйган иде ул.
Кинәт каеннар арасыннан, ак яулыгын болгый-болгый, Гөлсәрвәр килеп чыгар төсле тоелды. Юк-юк, моның булуы мөмкин түгел. Бу теләгем саташу түгел, ә чынга ашмас хыял. Бик ерактан Гөлсәрвәр миңа якынайган кебек тоела, кырык ел буе килеп җитә алмый оча да оча.
Мин тау читеннән текә елга ярына төштем. Гүя, яр читендә түгел, ә гомеремнең иң биек ноктасында басып торам. Мондагы табигать бик нык үзгәргән, елга ярларын агачлык баскан.
Гомер иткән хатыным вафат булмаса, мин бу якларга кайтыр идем микән, белмим. Чөнки мин үскән төп нигездә хәзер яшәүче юк. Юк, барыбер бер кайтып килер идем, әниемнең, әби-бабайларның каберләре шушы авылда бит.
Уйланып басып торганда, күзем зиратка төште. Иң беренче шунда юл алдым. Зират тирәли тимер сеткадан койма тотканнар, ә урта бер җирдә - матур капка, аның өстендә ярым ай ялтырый. Әнә - әниемнең кабере.
- Әни, гафу ит, бик күп еллар синең янга кайта алмадым шул. Кайтмаска, дип киткән идем бит.
Тамагыма төер тыгылды, күз яшьләре актылар да актылар. Уйланып торганда, кемдер җилкәмә кулын салды. Бу Гөлсәрвәрне урлап алып кайткан Сабирҗан иде. Беренчеләрдән булып сүз башлавы авыр булса да, мин аңа үпкә катыш рәнҗешле сүзләремне барыбер әйтәчәкмен, дип уйлап куйдым. Сабирҗанны башкалардан аерып торган сыйфат – кырыслык һәм шәфкатьсезлек. Беркавым карашып торгач, ул сүз башлады:
- Үзгәргәнсең! - диде ул, минем картаюыма шатлангандай.
- Юк, үзгәрмәгәнмендер, әллә каян таныдың ич.
- Син дә мине таныдың бит, - диде Сабирҗан.
- Сине дә танымаска. Әйдә, зиратның тышкы ягына чыгып сөйләшик, әрвахлар янында кирәкмәгән сүзләр әйтүебез бар, - дип ымладым аңа.
- Сине үлгәч тә онытмам инде, - дип, ямьсез күзләрен миңа төбәде.
- Картлык сорап килми, вакыты җиткәч, ул һәркемнең ишеген шакый. Бу яктан без тигез, - дидем мин.
- Ә менә җаныбыз нинди, җаныбыз? - дип сорау бирде ул.
- Җан дисең инде... Яшь чакта нинди булсам, хәзер дә шундый инде мин. Әйтмичә кала алмыйм, бәхетем шундый, күрәсең. Син минем мәхәббәтемне урлап, мине гомергә бәхетсез иттең. Я, әйт, әле үзең бәхетле булдыңмы соң? - дип, әрнүемне белдердем.
- Юк, кеше бәхетен урлап, бәхеткә ирешеп булмый икән шул, - дип, хатирәләргә бирелде Сабирҗан. - Гөлсәрвәр гомер буе миңа салкын карады, мине яратып яшәмәсә дә, аны бик нык яраттым. Шуның белән үз-үземне юата идем. Син әниең янына килгән кебек, менә мин дә аның янына киләм. Гөлсәрвәремне бер ай элек кенә җирләдек. Ул гомеренең ахыргы көненә кадәр сине күрәсе килүен яшермәде, шуңа да кемне яратуын белеп яшәдем. Аны урлап кайтып, гомер буена җитәрлек кайгы-хәсрәткә салдым.
Мин читкә тайпылдым, башым әйләнеп китеп, агарынып калдым. Озак еллар оныта алмаган җанкисәгем дә монда ята икән бит. Эх, бик азга гына соңга калганмын, бары тик бер айга гына.
Сабирҗан, ашыкмый гына папирос кабызып, сүзсез генә миңа сузды, мин баш тарттым. Без зират каршындагы эскәмиягә утырдык. Тынлыкны бозып, зират агачларына оя ясаган козгыннар тавышы ишетелде.
- Мин Гөлсәрвәрсез ничек яшәрмен? - диде Сабирҗан.
- Мин яшәдем бит әле, син дә яшәрсең, - дидем мин аңа.
- Нигә монда утырабыз соң әле, әйдә, безгә киттек, киленнең ашы да өлгергәндер. Беркат сөйләшеп тә утырырбыз, - дип, үзләренә чакырды.
- Безнең сөйләшер сүзләр кырык ел элек беткән инде, - дип кырт кистем.
- Син минем хатамны гомерем буена аркама бөкре итеп өйдеңмени? Кем әйтмешли, бер аягыбыз җирдә, икенчесе гүрдә, дигәндәй, - сораулы карашын миңа төбәде Сабирҗан.
- Минем белән яшәгән булса, бәлки Гөлсәрвәр исән дә булыр иде, - дидем.
Без, бер-беребезне күз карашларыбыз белән бораулап, шактый эндәшми тордык.
- Әйе, йөрәге авырткандыр, көн-төн сине уйлагандыр. Син хаклы, бәлки исән дә булыр иде... Безгә кайтмыйм дисең инде, я, сөйлә алайса, кайларда йөрдең? - дип, кызыксынуын белдерде Сабирҗан.
- Кайларда йөрдең дисеңме? Җирдә йөрдем, кулымнан килгәнчә, барысын да эшләдем. Ләкин иң зур үкенечем шул: Гөлсәрвәремне исән килеш күрә алмадым. Монда кайтуым да аның өчен генә иде, - дип әйттем дә, уйга калдым.
- Нигә бер кайтып күренмәдең соң? - дип, соравын дәвам итте.
- Мин уйларым, хисләрем белән моннан киткәнем дә юк, - дидем дә Сабирҗан белән безнең юллар аерылды.
Хәтер дигәнең бер ишелеп төшсә, күмә дә китә икән ул.
Гөлсәрвәр, чиләк-көянтә асып, чишмә суына йөргән, инде чирәм баскан сукмакка аяк басам. Күз алдыма сөйгәнем килә. Кызу-кызу атлап, су алып кайтып килеше. Чәчен ике толым итеп үреп салган, акка зәңгәр бөрчек төшкән күлмәк кигән. Эх, шул чакларны кире кайтарасы иде. Менә хәзер каршыма килеп чыкса, исәнме, диеп эндәшер идем. Ә ул мине таныр иде микән? Мөгаен, аңа сөеп караган күзләремнән таныр иде. Ул: “Бик озакка юкка чыктың, кайларда йөрдең?” - дияр иде.
- Өйләнеп, бик еракта тордым. Кешегә язганның барысын да татыдым, сине генә оныта алмадым, менә тагын исемә төшердем, - дип җавап бирер идем мин аңа.
Кинәт без бергә булырга тиешле якты киләчәкне һәм аны урлап киткән иң бәхетсез көнемне исемә төшердем.
- Мин гаепле түгел идем бит, сөйгәнем, - дип, кычкырганымны үзем дә сизми калдым.
Әнием белән печән чапкан болынлыкка килеп утырдым. Болынны яшь каеннар басып бетергән, печәнен күп еллар чабучы булмаган, күрәсең. Анда утырганда да хәтер йомгагын сүтә бардым. Яшьлегемдә яшел болыныннан печән чапкан чакларны, кичке уеннарны исемә төшердем. Әгәр дә миннән “Гомереңнең кайсы вакытын кире кайтарыр идең?” - дип сорасалар, һич икеләнмичә, “Гөлсәрвәр белән булган ахыргы очрашуны”, - дияр идем. Һәм бу очрашуда үземне кыюрак тотар идем.
Барысын башымнан кичерә-кичерә, авылыма юл алдым. Ә авылда яшьләр мине танымыйлар инде, олы яшьтәгеләр белән генә очрашып, алып кайткан бүләкләрем нең иптәше булган Сылу әбидә төн кундым, аның белән бик күп хатирәләрне не, күчтәнәчләремне тараттым.
Әнием яңарттык, авылымның минсез яшәгән елларын искә төшердек.
Бөтен хыялым, туган ягыма кайтып, Гөлсәрвәр белән очрашу иде. Шуңа күрә йөрәгемдә бетми торган үкенеч калды, ни хәл итим, бер айга гына, бары тик бер айга соңардым шул...
Рафилә ФӘТТАХОВА, Кукмара
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев