Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Балыклының уңган килене

Узган елның августында Тәтештә үткән республикакүләм сыер савучылар конкурсында өченче призлы урынны ала ул.

Балыклыга Кара Елга авылыннан килен булып килә ул һәм тиз арада авылның уңган-булган кешесенә әйләнеп тә куя.

“Урал” хуҗалыгының алдынгы сыер савучыларының берсе Гөлзирә Зәкиева белән тиз генә, эш арасында аралашып алдык. Чөнки Югары Казаклар авылындагы мегафермада эшнең иң кызган чагы – көндезге савым вакыты иде. Эшчән, хезмәтен яратып башкаруы Гөлзирәнең һәр хәрәкәтеннән, сөйләшүеннән күренеп тора. Бик ачык та икән әле үзе.

Зур Сәрдек урта мәктәбендә укыганда укытучы булырга хыялланса да, Казанга укырга керергә документларын тапшыргач, Гөлзирә, авылны сагынып, кире кайта. Кукмарада пешекче һөнәрен үзләштерә. Балыклыга килеп урнашканчы туган ягында хуҗалык ашханәсендә, Казанда эшләп ала.

- Иң элек хуҗалыкта төрле көндәлек эшләр башкардым. Моннан сигез ел элек Олыяз авылындагы фермага сыер савучы булып урнаштым, мәктәптә укыган елларда ук дәресләрдән соң әнигә булышырга фермага йөргәнлектән, өйрәнүе озак булмады, бу хезмәт алай авыр бирелмәде, - диде ул  сүзен башлаганда.

 “Иң алдынгы, димәгез инде, иптәшләр арасында читен булыр, алар – бик күп еллар эшләгән сыер савучылар. Җиңелчәрәк кенә итеп языгыз”, -  дигән иде Гөлзирә, уңайсызланып. Әмма  авылдашлары ук әйтеп тора, инде дүрт ел эчендә Гөлзирә үзенең булдыклы икәнлеген раслый: фоторәсеме Кукмара үзәгендәге алдынгыларның Мактау тактасына куела. Узган елның августында Тәтештә үткән республикакүләм сыер савучылар конкурсында өченче призлы урынны алуы да – күркәм нәтиҗә.

Олыяздагы фермада нәкъ бер ел эшләгәннән соң, 2015 елда хуҗалыкта яңа мегаферма ачыла. Һәм сыерлары белән бергә терлекчеләр заманча, автоматлаштырылган  комплекска күченә. 

- Эшебез өч сменада оештырылган, көн саен 1200 сыер савабыз, - дип сүзен дәвам итә үз эшенең остасы. – Олыяздан Нурисә Хәсәнова, Галия Мөхәммәтшина, Балыклыдан Гөлназ Шакировалар белән бер сменада эшлибез, бер-беребезне күз карашыннан да аңлыйбыз. Әйе, сез әйткәнчә һәркайсыбызга 300әр сыер туры килсә дә өлгерәбез, ияләнгән бит инде. Сыерлар үзләре автомат саву механизмы - “Карусель”гә кереп, кире үз төркемнәренә чыга торалар. Иң элек аларның имчәкләренә махсус күбек сиптереп чыгабыз, шуннан соң 25 секунд эчендә беренче сөтен аз гына савып алабыз, икенчебез, шул арада бер тапкыр кулланылышлы салфетка белән тиз-тиз массаж ясап, җиленне сөртә, өченчебез, сыерның саварга әзер икәнлеген чамалап, 60 секунд эчендә имчәкләргә саву аппаратын киертә. Сөт беткәннән соң, автомат үзеннән-үзе ычкына. Соңыннан имчәк башларыннан микроб кермәсен өчен, элпә булып каплана торган махсус сыеклык белән эшкәртәбез. Карап торышка җайлы, тиз кебек тоелса да, хезмәтебез авыр безнең, гел хәрәкәттә булырга кирәк. Буш торган вакытыбыз да юк. Беренче  смена сәгать дүрттә үк башланса да, минем үземә төнгесе, кичке сәгать 8дән иртәнге 4кә кадәр булганы авыр тоела. Чөнки төнге сәгать 1ләрдә йокы да килә, өйдәгесен дә эшләп арып килгән булабыз бит. Ярый әле мал-туарны, балаларны карашырга ирем, әти-әни бар. 

Гөлзирәне чаңгыда шуа, сөлгеләр, кулъяулыклар чигә, бәйли, дигәннәр иде. “Алары өчен дә вакыт табарга тырышам, чөнки күңелемә аерым бер җиңеллек бирә”, - диде ул. Әле район күләмендә үтә торган җирлек спартакиадасында кул көрәше буенча урыннар алырга да өлгерә икән. Кызлары Ләйсәнә, уллары Шәфәгать тә спорт яраталар, мәктәптә тырышып укудан тыш теннис, чаңгы, баскетбол түгәрәкләренә йөриләр. 

Бу турыда кычкырып әйтмәсә дә, районыбызның көн саен 400 тонна сөт җитештерүендә Гөлзирә Зәкиеваның да өлеше зур. Ә ул үзе исә, тыйнак кына итеп: “Иң беренче зур рәхмәтемне Аллаһы Тәгаләгә, гаиләмә, минем авыр һәм җаваплы эшемне югары бәяләгән җитәкчеләргә җиткерәсем килә”, - ди. Синең үзеңнең хезмәтеңә рәхмәт, Гөлзирә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk