Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Балачактан сайланган хезмәт

Район эчке эшләр бүлегенең өлкән оперуполномоченные Марат Гаязов үзенең хезмәт юлын моннан нәкъ 25 ел элек башлап җибәрә.

Буыннар чылбыры

Ир балалар, гадәттә, кечкенәдән әтиләренә тартыла, аларга охшарга тырыша, үсә төшкәч, ирләргә генә хас сыйфатларны үзендә булдырырга омтыла. Полиция майоры Марат Гаязов та әнә шундыйлардан. Күп еллар хокук сагында хезмәт куеп лаеклы ялга чыккан әтисе Дамир абыйның эшен дәвам итүче ул. Шуны да билгеләп үтим: Маратның улы Рәсүл дә киләчәктә полиция хезмәткәре булырга тели.

- Әтием милиция начальнигы урынбасары булып эшләгәндә, аңа ияреп бүлеккә еш килә һәм: “Әти, үскәч, мин дә синең шикелле милиционер булачакмын”, - дип әйтә идем. Ул исә, елмаеп, башын кага. Бала-чагага көне буе сөенеп йөрү өчен тагын ни кирәк?! – дип искә ала Марат. - Төп хезмәтеннән тыш, районыбызның “Хезмәт даны” һәм республиканың “Социалистик Татарстан” газеталарында штаттан тыш хәбәрче дә булып торды, бүлек эшчәнлеге, хезмәткәрләр турында язмалар әзерләргә дә өлгерә иде ул. 20 ел дәвамында милициядә эшләгән әти безгә һәрчак үрнәк булды. Аның тырышлыгы, сабырлыгына соклана, акыллы, төпле киңәшләрен истә тотарга тырыша идек. Шуның өчен дә мин әти юлыннан китәргә булдым һәм моңа бер дә үкенмим. 

Хәзерге вакытта бүлектә икътисадый куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору төркеме хезмәткәре вазыйфасын башкаручы Марат Гаязов полициягә 1997 елның 10 ноябрендә урнаша. 

- Иң элек оператив кизү торучының ярдәмчесе булып эшләдем. Алга таба полициянең участок инспекторы, икътисадый куркынычсызлык төркемендә, шулай ук җинаятьчеләрне эзләү бүлегендә хезмәт куярга туры килде. Әлеге вазыйфамны исә 2014 елдан башкарам, - ди ул. 

Өлкән оперуполномо-ченныйның улы - бүгенге көндә Казан юридик институтының дүртенче курс студенты.

- Рәсүлгә беркайчан басым ясаганым, полициядә эшләүне сайла, дип әйткәнем булмады, - ди Марат. - Мәктәптә укыганда ук карары нык иде. Спортны яратты. Хәзер дә бокс белән шөгыльләнә, физик яктан әзерлеге бик яхшы. Киләчәктә бабасы һәм миңа алмаш булыр, дип өметләнәм. 

Күзлек саклап калды

Полициядә эшләү моннан 20 ел элек тә, хәзер дә җиңелләрдән булмаган. 

- Берара шәхси хуҗалык, фермалардан сарык, үгез, бозаулар урлый башладылар. Каракларның эзенә төшү бик авыр була иде. Хәзер, шөкер, андый хәбәрләр кергәне юк, - ди Марат. – 2012-2013 елларда фатирларны талау китте. Көн тудымы, теге яисә бу өйдән теле-радиоаппаратура, ЖК-телевизорлар югала. Җитәкчелекнең таләбе бер - угрыларны табасы! Шулай берсендә төнге патрульгә чыгарга булдык. Кукмара урамнарында тынлык, ник бер кеше йөргәне күренсен. Шулчак Гомәров урамында ике кеше күзгә чалынмасынмы?! Шикле тоелды болар безгә. Яннарына машина белән килеп туктауга, берсе качты бит моның, хезмәттәшем аның артыннан йөгерде. Мин исә яңа танышны машинага утырттым. Кузгалып китәбез дигәндә генә йөземә газ баллоныннан сиптерде бу. Күзлегем күзләрне саклады, ә инде су астында йөзү буенча күнекмәләр алуым ике минуттан артык суламый торып, газны эчкә үткәрмәскә мөмкинлек бирде. Бер кулым белән йөземне тотып, икенчесе белән киеменнән өстерәп, качарга ирек бирмәдем шул чагында. 

Бүлеккә алып кайтканнан соң, сорау алу вакытында әлеге яшь егет барысын да сөйләп бирә. Төркемдә өч кеше: ике егет, бер Нократ Аланы кызы була. Алар иң элек кичке якта Кукмара урамнары буйлап утлары булмаган йортларны караштырып йөри, берничә көн сынаганнан соң, эчкә үтеп кереп, үзләренә кирәкле җиһазны алып чыга икән. Урланган товар такси ярдәмендә күрше Нократ Аланына китә һәм алдан сөйләшенгән кешеләргә сату өчен тапшырыла.  

- Тикшерү чаралары уздырылганнан соң, без әлеге төркемнең эзенә төштек, урланган әйберләр хуҗаларына кайтарылды, - ди Марат. – Газ сиптергән вакытта югалып калсам, сигез серияле җинаять эшенең очына тиз генә чыга да алмаган булыр идек. Шуның өчен безнең эштә физик яктан ныклык аеруча кирәк. 

Ришвәтне алучы да, бирүче дә бар 

Икътисадый куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору төркеме хезмәткәре сүзләренә караганда, закон таләпләре кырыс булуга карамастан, икътисадый җинаятьләр дә, ришвәтчелек тә бар, мошенниклык кебек заманча төрләр дә елдан-ел күбрәк өстәлә икән.

- Билгеле булганча, ялган акчалар белән эш итү авыр җинаятьләрдән санала. 2015 елның көзендә кибетләрдә, ягулык салу станцияләрендә кемнеңдер 5 мең сумлыклар белән түләп йөрүе хакында хәбәр килеп иреште. Видеокүзәтү җайланмаларын тикшерә, махсус эзләү чаралары башкара торгач, әлеге кешенең кем булуын белә алдык. Ул үз гаебен таныды, ялган купюраларны 2,5 мең сумга Казанда сатып алуын сөйләде. Казан эчке эшләр бүлегендәге хезмәттәшләр белән бергәләп эш итү нәтиҗәсендә акчаларның Дагыстаннан ук кайтарылуы ачыкланды. Җиңел юл белән акча эшләүче төркем тоткарланды, һәм алар үз җәзасын алды, - ди полиция майоры. – Районда ришвәт бирү очраклары да юк түгел. Быел хезмәт күрсәтү юнәлешендә акча бирү буенча бер җинаять эше кузгатылды, хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара. 

Гаиләмне дә, эшемне дә тигез күрәм 

Дүрт кыз, бер малай әтисе, дүрт оныкның яраткан бабасы әнә шулай ди. 

- Тормыш иптәшем Гөлнара белән биш балага гомер бирдек. Аларны тәрбияләгәндә күп авырлык, әлбәттә, хатынымның җилкәсенә төште. Әмма ул мин эштән кайтып кергәч, беркайчан караңгы йөз күрсәтмәде, эшеңне алыштыр, ярдәм ит, димәде, сабыр булды, аңлады. Мин аңа бик рәхмәтле, - ди әңгәмәдәшем. – Гаиләмне, эшемне тигез күрүем дә стабильлек булдырадыр дип беләм. 

Марат Дамир улы бүлектә эшләү дәверендә Эчке эшләр министрлыгының “Хезмәттәге уңышлары өчен” I, II, III дәрәҗәдәге медальләр, күкрәк билгесе белән бүләкләнгән. Күпсанлы Мактау грамоталары иясе - бүгенге көндә яшьләргә дә, чын мәгънәсендә, остаз. 

- Мин-минлек белән полициядә хезмәт итеп булмый, - ди ул. – Эшкә керешер алдыннан яшьләргә иң элек шул хакта әйтәбез. Хокук сагында торучыдан белем дә, бердәмлек һәм “очлы күз”ле булу да сорала. Хәтта психологка да әйләнәсең. Холык ныклыгы, спортны ярату да мөһим.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев