Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Балачак хыяллары һәм уенчыклар дөньясы: Кукмаралылар нинди уенчыклар белән уйнап үскән

Райондашларыбыз балачакта нинди уенчыклар белән уйнау турында хыялланды һәм аларның теләкләре чынга аштымы икән? Сораштыруыбыз шул хакта.

Бала вакытта уенчыклар белән тулы кибет витриналарына сокланып карап торуыгызны хәтерлисезме? Һәркем үзенең дә Барби курчагы, тимер юл конструкторы яки велосипеды булуын теләгәндер. Ә хыяллар тормышка ашкач, уенчыклар белән сәгатьләр буе уйнау — үзе бер кабатланмас тарих. 

Бүген уенчыклар дөньясы гаять киң. Классик курчаклар һаман да үзенең җәлеп итүчәнлеген югалтмый, шул ук вакытта аларга яңа, кызыклы уенчыклар да өстәлде. Ә менә газета укучыларыбыз балачакта нинди уенчыклар белән уйнау турында хыялланды һәм аларның теләкләре чынга аштымы икән? Сораштыруыбыз шул хакта. 

Людмила Дмитриева, Югары Күзмис:

— Балачакта, барлык кызлар кебек үк, курчаклар белән уйнарга ярата идем. Һәр кич саен курчакларны һәм энемне диванга, караватка утыртып, үзенчәлекле сыйныф яки кибет ясавым һич онытылмый. Үземне кырыс укытучы итеп хис итеп, алфавитны, математика нигезләрен өйрәттем, кибетче ролендә исә сатып алучыларга төрле товарлар тәкъдим иттем.

Тормышымны укытучылык һөнәре белән бәйләп, мәгариф өлкәсендә 32 ел хезмәт куйдым. Хәзер авыл мәдәният йортында эшлим. Димәк, балачак уеннары минем холкымны формалаштырган һәм киләчәк һөнәремне билгеләгән.

Нелли Михеева-Иванова, Кукмара — Нократ Аланы:

— Балачагымны искә алганда, һәр кызның Барби курчагы турында хыяллануын хәтерлим. Озын чәчле, матур киемле бу курчаклар XX гасыр ахырында кызларның хыял символына әйләнде. Аеруча Барби-русалка, Кен курчаклары популяр иде. Ничә буын кызлар алар белән уйнап үсте. Еллар узса да, Кен белән Барби һаман да үзләренең бәхетле ахырын көтеп тора сыман. 

Уенчыклар баланың дөньяны кабул итүендә зур роль уйный. Кешеләр курчакларны балаларны начар көчләрдән саклый дип ышанган. 

Хәзерге уенчыклар элеккеләрдән шактый аерыла. Алар еш кына мультфильм, кинофильмнар белән бәйле коммерция проектларының бер өлеше булып тора, әзер сюжетлар тәкъдим итә. Бу балаларның иҗади уйлау мөмкинлеген чикләргә мөмкин.

Шуны аңларга кирәк: заманча уенчыклар балаларга яхшылык, әхлакый кыйммәтләр тәрбияләргә ярдәм итәргә тиеш.

Венера Хәйруллина, Кукмара:

— Минем Совет чорындагы балачагым гади һәм ихлас булды. Балалар исә гаиләнең мөмкинлегенә карап сатып алынган уенчыклар белән уйнады. Ул вакытта барысы да тыйнак яшәде.

Хәзер дә хәтерлим: минем юла, ванька-встанька, пионер галстуклы курчагым бар иде. Шулай ук картон курчаклар өчен кәгазьдән киемнәр кисеп ясарга яраттым. Алар өчен матур пластик савыт-саба турында хыялландым. Кечкенә чынаяклар, тәлинкәләр, кашыклар миңа чын сәнгать әсәре кебек тоела иде. Алар ул чакта гына барлыкка килә башлады.

Ләкин мондый уенчык һәркемгә дә эләкмәде. Әти-әниләр гади бүләкләр белән сөендереп, әйберләрнең кадерен белергә өйрәтте. Кайчакта ишегалдына кемдер алып чыга да, без бергәләп комлыкта уйный идек.

Кызганыч, минем бу хыялым тормышка ашмады. Әмма бүген, еллар узгач, балачагымны җылы хисләр белән искә алам. Ул гади шатлыкларга һәм якты истәлекләргә бай иде.

фото: «Татар-информ» МА; гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев