Байлангардан Тәкъминә Җәләева: Ул вакытта 15 сыерны кул белән сава идек
Аның фидакарь хезмәте дә югары бәяләнә «Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе» дигән мактаулы исем бирелә.
...Әнисе Әсмабикә арыш урагы чорында таба аны. 1939 елның август ае. Басудан баш очына көлтә күтәреп кайта да, авыртуына түзә алмыйча, шунда, абзар эченә үк егыла. Ярый әле Әсмабикәнең кайнанасы — ипле, сабыр хатын: киленен җайлап кына өйгә алып керә һәм булачак оныгы Тәкъминәгә кендек әбисе дә, үз әбисе дә була.
Озак та үтми, сугыш башлана. Колхозда тракторчы, бригадир булып эшләгән әтиләре Габделхакны беренче көннәрдә үк фронтка алалар. Берсеннән-берсе кечкенә ике кызы, өченчегә авырлы хатыны, әти-әнисе белән гомерлеккә хушлашу мизгеле солдат күңелендә бер хатирә белән кереп кала. Сугыштан: «Тәкъминә кызым арбада йоклыймы әле, алып кердегезме?» — дип сорап яза ул. Ә үзе 1942 елда мәңгелеккә хәбәрсез югала. Бу хәбәрне алгач, кызларын алдына утыртып, түзә алмыйча елаган әниләрен Тәкъминә: «Әни, елама, без үсәбез әле», — дип, үзенчә юатса да, алда никадәр авырлык көткәнен 3 яшьлек сабый каян белсен соң!? Әнә урамнан бу хәбәрне ишетеп, 12 баласы арасыннан соңгы улын югалткан бабасы да үкереп елап кайта...
Әйе, Байлангар авылының Югары оч урамында, авыл башында туып-үскән Тәкъминә апа Җәләеваның бала чагын искә алганда күңеле тулмый калмый. Чөнки ачлык та, юклык та, сугыштан әтиләре исән кайткан балаларга карап үртәлү хисе дә гомерлек хатирә булып, хәтер төпкеленә уелган. Бер тиен дә хезмәт хакы күрмәгән әниләре бер караңгыдан икенчесенә кадәр колхоз эшендә, алты яшьлек апасы да тамагына әйбер чыгып вафат була. Сеңлесе Тәнзилә белән көне буе өй тирәсендә кайнашалар. Тимер юл кырыендагы посадкадан кипкән агач ботаклары җыеп кайтып, учак тергезеп, урындыкка басып, казандагы кайнар суда он болгатып, әниләре кайтышына аш пешерү, бер чакрым ераклыкка барып, кеп-кечкенә куллары белән үлән урып, аны баш түбәсенә күтәреп алып кайтып, печәнлеккә өеп киптерү дә, сыер, сарыкларны көтүдән каршы алып урнаштыру, әниләре алган яшелчә участогында кыяр, кәбестәләргә су сибеп үстерү, сыер тиресен киптереп, мичкә ягарлык итеп әзерләү да алар өстендә. Ә кич җитсә, капка төбенә чыгып, эштән кайтучы әниләрен түземсезлек белән көтеп алу да онытылмый. Дөрес, өйдә әби белән бабай да бар. Әмма әби гел авырый, ахырда кызына яшәргә үк китеп бара. Бабайларын исә авылдашлары, ир кеше кулы кирәк дип, теге яки бу эшкә чакырып кына тора. Ярый әле үзенә хөкүмәттән 7 сум акча да бирелә, анысын исә, ипи алырсыз дип, оныкларына өләшә. Әле бит салым, займ дигәннәрен дә үзвакытында түләп барырга кирәк!
Быел 85 яшен каршы алган Тәкъминә апа белән иң элек әнә шул чорны, авыр бала чагын искә алдык. Аннан соң сүз юлыбыз яшьлек юлларына уралды.
— Җиденче сыйныфны тәмамлагач, хуҗалыкта эшли башладым, — ди Тәкъминә апа. — Комбайннар ашлык сугып китә дә, без аларны ат арбасына төяп ындырга ташыйбыз. Беркөнне иптәш кызым килде дә: «Әйдә, ФЗӨгә укырга җыялар икән, барыйк, аннары итек фабрикасына эшкә керәбез», — диде. Киттек, бераз укытып чыгардылар да цехка эшкә билгеләделәр. Итек башларын төзәтү, аны тиешле дәрәҗәгә җиткерү иде минем бурыч. Без белән актарганлыктан, бармак башлары ашалып бетә иде. Фабрикада 10 ел эшләдем. Беренче хезмәт хакын алган көнем әле дә онытылмый. Дустым Фәүзия белән бергә 35әр сум аванс алдык. Аннан соң 55 сум хезмәт хакы бирделәр.
Уңган кешене кайда да күреп алалар бит. «Маяк» колхозының ул чактагы җитәкчесе Фазлыйәхмәт Хаҗиәхмәтов көннәрдән беркөнне үзен фермага сыер саварга чакыра. Данлыклы Тәскирә Закированың сөтлебикәләрен тапшыра ул аңа һәм: «Бу — алдынгы группа, сөтне киметмә, дәрәҗәсен төшермә», — дип, үзенең әманәтен дә җиткерә.
35 яшьлек Тәкъминә җиң сызганып эшкә тотына. Тырыша яшь терлекче. Төркемдәге 15 сыерны кул белән сава, чиләкләп су ташып эчертә, силос чокырына төшеп, аны арбага төйи, фермага кертеп, мал тагаракларына сала. Ире Рафаэль дә янәшәсендә, ат белән малларга азык ташый. Иренең апасы Дания исә бозаулар карый. Ул да буш вакытларында кереп булыша.
— Яратып эшләдем. Чөнки анда фабрикадагы кебек план тутырасы юк, «брак» чыкмый, эшкә соңга калдың дип әйтүче юк. Кайнанам белән 26 ел бергә бик тату тордык. Ул өйдәге эшләрне башкарса, мин фермага йөгердем. Заманында райкомның беренче секретаре Рим Зарипов янәшәсендә утырып, район Мәдәният йортында чыгыш та ясаган бар иде, авыл Советы депутаты да булып тордым, — дип елмая ул.
30 ел сыер савучы булып эшли, һәм фидакарь хезмәте дә югары бәяләнә Тәкъминә апаның. Аңа да һәм Рафаэль абыйга да «Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе» дигән мактаулы исемнәр бирелә. Төп нигездә улы Илнар, килене Эльвира, оныклар белән гөрләшеп яшәгәндә Рафаэль абый гына, 50 елдан артык гомер иткән хатынын ялгыз итеп, 77 яшендә вафат була.
Тәкъминә апаның тагын бер олы хезмәте бар. Ул — алты ир бала табып үстергән Ана. Алтысы да — Рафил, Раил, Расыйм, Фәнис, Фәнил, Илнар әти-әниләренең йөзләренә кызыллык китермичә, берсен-берсен яклап һәм саклап, тырыш, тәртипле булып үсәләр. Алтысы да төрле чорларда комбайнда эшли, Расыйм һәм Илнарлары исә әлеге күркәм хезмәтне дәвам итә.
Алты малай тезелеп үскәндә, каян ашарга пешереп өлгерелгән дә, каян кием җиткерелгән?! Әле бит ризыкны да көнгә өч тапкыр төрләндереп әзерлисе, чөнки бу гаиләдә бер ашны яңадан икенче тапкыр җылытып ашау гадәткә кермәгән. Шунысы да мөһим: Җәләевлар улларын өйләндергәндә бервакытта да кредитка яки әҗәткә акча алып торып туй ясамый. Барысын да уллары үзләре эшләп тапкан акчага үткәрә. Чөнки әниләре аларның бер тиен дә хезмәт хакына тимичә, һәркайсының алып кайтып биргән суммасын аерым конвертка җыеп бара.
...Җәләевлар хәтерендә күңелле итеп искә алына торган бер хатирә саклана. Барысының бергә җыелып, ишегалдына сарык йоны алган мәле. Раилләренең бәбәй көткән чагы, тик кем буласы гына әлегә билгесез. Хатынының хәлен белергә киткән җирдән Раил кыз туган, кыз дип, авыл башыннан ук кычкыра-кычкыра кайта. Сарык йоны алу онытыла, ишегалдына өстәл әзерләнә, беренче кыз оныгы Гүзәлгә дип атап, Тәкъминә әбисенең колагыннан алтын алкасы да салына.
— Аллага шөкер, киленнәрем үз кызларым кебек якын, кадерле, — ди Тәкъминә апа. — Чөнки улларымны карыйлар, тәрбиялиләр. Аларның да төрле чагы була бит, түзәләр, сабыр итәләр. Миңа матур, бәхетле картлык бүләк иткән Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтем чиксез. Әле озак еллар бергәләп, бүгенгедәй матур итеп аралашып, гөрләшеп яшәргә насыйп булса иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев