Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Байлангардан Илнур Гатин: Безнең өчен балыкка йөрү – табигать белән бердәмлек символы

Кышкы балык тоту – ул гади генә мавыгу түгел, ә ихтыяр көче, сабырлык һәм табигать белән бер сулышта булу халәте дә.

Сулыклар боз белән капланып, табигать тынлыкка чумуга, елга һәм күлләр өстендә яңа “тормыш” башлана – балык тотучылар өчен иң яраткан мизгелләр җитә. Иртәнге салкынга, әче җилгә карамыйча, кулларына борау, кармак һәм башка кирәк-яраклар алып, боз өстенә ашыга алар. 

Кышкы балык тоту – ул гади генә мавыгу түгел, ә ихтыяр көче, сабырлык һәм табигать белән бер сулышта булу халәте дә. Кемдер сулыклар янына – табыш өчен, кемдер тынычлык эзләп килә, ә кемгәдер ул дуслар белән аралашу, көндәлек мәшәкатьләрдән арынып тору, уйларны тәртипкә салу мөмкинлеге. Әмма шуны да онытырга ярамый: әлеге төр мавыгу җаваплылык һәм куркынычсызлык таләпләрен төгәл үтәүне сорый. 

Шушы көннәрдә Кукмараның 117нче янгын сүндерү-коткару часте җитәкчесе урынбасары Газинур Хаев белән берлектә, халык телендә Сазтамак күле дип йөртелүче сулыкта һәм Синәр күлендә булып, балык тотучыларның хәл-әхвәлен белешеп кайттык. 

Сулык уртасында үз уйларына бирелеп, бәкедә балык чиертеп утыручылар янына барып җиткәнче, күңелгә шом да кереп алды. Ник дигәндә, боз шактый калын кебек тоелса да, аяк белән баскан саен шыгырдый, урыны белән су саркып чыккан җирләр дә күренә... 

– Без беркайчан да, бозның калынлыгын үлчәмичә, сулык өстенә кермибез. Шуның өчен сез дә курыкмагыз, – дип, елмаеп каршы алды Сазтамак күленә Саба районыннан килгән Ришат исемле балыкчы. – Инде 20 еллап балык тоту белән мавыгам. Буш вакытым чыкса, ел фасылына карамыйча, кирәкле җайланмаларны алам да, елга-күлләргә китәм. Минем өчен балык тоту ул – иң рәхәт ял. Кышкы салкыннарда җылыну өчен үзем белән палатка алам, табигатьнең матурлыгын күзәтә-күзәтә, термостан кайнар чәй эчү дә шулкадәр рәхәтлек һәм күңел тынычлыгы бирә. Бер елны Чулман елгасыннан 11 килограммлы чуртан тоткан идем. Сазтамак күленә дә яратып киләм. Аннан беркайчан балыксыз кайткан юк. 

Иминлек кагыйдәләрен төгәл үтәргә тырышуына карамастан, Ришат бер тапкыр боз астына төшеп киткән булган.

– Кыш көне иде. Иптәшләр миннән шактый ерак булганлыктан, боз астына киткәнемне күрми дә калдылар. Яшисе килә бит, тырыша-тырмаша торгач, шөкер, чыга алдым. Бу хәлдән соң: “Син башка бармассың инде балык тотарга”, – дигәннәр иде. Кая ул?! Яраткан шөгылемне бернигә алыштырмыйм, – ди ул. – Гомер бер генә бирелә. Шуның өчен иминлек турында онытасы түгел. 

Байлангар авылыннан Илнур Гатинны исә Синәр күлендә очраттык. Ул Кукмара 117нче янгын сүндерү-коткару частендә шофер булып эшли. 

– Тәүлек буе хезмәттә булганнан соң, балыкка килсәң, бөтен арыганлык юкка чыккан кебек тоела, – ди әңгәмәдәшем. – Җәй көне генә түгел, хәтта кышкы салкыннарда, буранда да балыкка йөрим. Быел сентябрь аенда Сазтамак күлендә 10 килограммлы чуртан тоттым. Синәр бөясендә аннан да зуррагы эләккән иде. Янымда беркем булмады ул чагында, шунлыктан балыгым кармактан ычкынып китте. Улым Илзат Казанда яши. Ул да – балыкчы. Ялга кайтканда бергәләп барабыз. Безнең өчен балыкка йөрү – табигать белән бердәмлек символы. 

Кайбер балыкчыларның тиешле кагыйдәләрне, белгеч киңәшләрен үтәмәве нәтиҗәсендә ел саен респуб­ликада фаҗигале хәлләр була. 

– Район территориясендә 36 сулык бар. Билгеле булганча, кешене чыдата алырлык куркынычсыз боз калынлыгы күлләрдә 7 сантиметрдан артык, ә елгаларда 12 сантиметр­дан да ким булмаска тиеш, – ди Газинур Хаев. – Без белем бирү учреждениеләрендә балалар арасында аңлату эшләре алып барганда да боз өстендәге иминлек турында сөйлибез. Балыкчыларга шулай ук таләпләр җитди. Боз калынлыгын тикшерү, ялгыз йөрмәү, коткару чаралары булдыру – һәр балыкчының төп кагыйдәсе булырга тиеш. Исерткеч эчемлекләр кулланган килеш, тәүлекнең караңгы вакытында, начар һава торышы булганда боз өстенә керү тыела. Балык тотарга баручыларга үзләре белән бер очына авыр әйбер бәйләнгән, ә икенче очына элмәк ясалган 12-15 метрлы бау, озын таяк, киң такта, пычак яисә очлы предмет алырга киңәш ителә.

Гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда, ярдәм кирәк булганда 101 яисә 112 номерларына хәбәр итәргә кирәк. 

Боз өстендә һәр минут – сынау, ә һәр тоткан балык – куаныч. Иң мөһиме – бу мавыгу шатлык кына алып килсен. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев