Байлангардан Гөлчәчәк Доминова 30 ел гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган
Гөлчәчәк ханымның күпкырлы хезмәте, нәтиҗәле эше өчен бихисап Мактау кәгазьләре белән бүләкләнүе дә балаларга карата мәхәббәте һәм мөнәсәбәте, тормышта дөрес һөнәр сайлавы хакында сөйли.
...Улым бакчадан кайтуга: “Әни, телефоныңны бир әле, мин фотограф булам! Безнең Гөлчәчәк апа бик матур фотолар төшерә”, – дип сөйләве кызыксыну уятты. Бераз гаҗәпләнеп тә куйдым. Алты яшьлек улым тәрбиячесенең эшен сокланып читтән күзәтеп тора икән ләбаса. Ул озак көттермәде, берсеннән-берсе кызыклы, матур фотоларын күрсәтү өчен, яныма да килде. Димәк, балам тәрбиячесеннән үрнәк ала, ә тәрбияче исә балалар күңелендә матурлык-ны күрә белү, аны башкалар белән уртаклашу хисен тәрбияли, дигән сүз бу.
Чыннан да, Байлангар балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлчәчәк Доминова төшергән фотоларның, видеоларның да матурлыгына сокланмый мөмкин түгел. Болытлар, табигать, күлләр, туган як, дисеңме... Бер-берсен кабатламый торган күренешләрдә ниндидер бер серлелек яшеренгән сыман. Баксаң, кайчагында тормыш мәшәкатенә күмелеп, табигатьнең искиткеч рәссам булуын да онытабыз, янәшәдәге матурлыкны да күрә белми яшибез икән бит. Бакчада, авылда узган һәр бәйрәмне дә тарих битләренә кертеп калырга ашыга ул. Буш вакытларында кул эшләре белән шөгыльләнүдән тыш, искиткеч фотолар, матур видеолар төшерү белән мавыгуы аның хыялый икәнен ассызыклый.
30 ел гомерен сабыйлар тәрбияләүгә багышлаган, бар көчен аларның сәләтләрен үстерүгә юнәлткән тәрбияче Гөлчәчәк Фазылгали кызы 1975 елны Байлангар авылында укытучылар гаиләсендә дөньяга аваз сала. Арча педагогия көллиятен тәмамлап, тәрбияче белгечлегенә ия була. Беренче хезмәт баскычларын ул Сазтамак балалар бакчасыннан башлый. Үзе исә яшьлегенең иң матур чакларын болай дип искә ала: «Мин кечкенәдән тәрбияче булырга хыялланып үстем. Урамда барлык балаларны җыеп, төрле күңелле уеннар оештырып, алар белән үзем дә рәхәтләнеп уйный идем. Шушы теләк мине Арча көллиятенә алып килде. Комиссиядәгеләр укытучы һөнәрен сайларга тәкъдим итте, тик минем җавабым бер генә иде: «Юк, тәрбияче булам!» 19 яшьлек кыз тәүге тапкыр 18 бала өчен тәрбияче дә, икенче әни ролен үтәүче дә булып, бар көчен куеп эшкә керешә. Шуннан бирле күпме сулар аккан, тәҗрибә дә шактый тупланган. Язмыш җилләре аны күрше Сазтамактан туган авылы Байлангарга эшкә алып кайта.
Гөлчәчәк Доминова — 474 еллык педагогик стажы булган Әминовлар-Абдуллиннар династиясенең дәвамчысы. Шулай булмый ни?! Гаиләдә иң төпчек, бишенче бала. Абыйсы Айдар да, апасы Гөлсинә дә үзләренең тормышларын мөгаллим хезмәте белән бәйли. Кызганыч, Айдар абыйсының гына гомере кыска була, ә Гөлсинә ханым бүгенге көндә дә укытучы эшчәнлеген дәвам итә.
Гөлчәчәк Фазылгали кызы — ышанычлы кеше, остаз, ул һәркемгә ярдәм кулы сузарга әзер. Кызыклы китаплар, уенчыклар белән тулы балалар бакчасына килгән сабыйны һәр иртәдә елмаеп каршы алуы, сабый күңелендә туган якка булган мәхәббәт тәрбияләве, көн дәвамында балаларның иминлеге өчен җавап тотуына әти-әниләр бик рәхмәтле. Иманым камил, балаларны яратуы аның өчен хезмәт баскычыннан да, акчадан да кыйммәтрәк. Тормыш иптәше Абдулла абый белән бер ул һәм ике кызга дөрес тәрбия биреп, бүгенге көндә аларның һәр уңышына куанып, авыл кешеләренең хөрмәтен тоеп, үз сукмагыннан ипләп кенә атлаучы олы йөрәкле тәрбиячебез белән без бик горурланабыз.
Гөлчәчәк ханымның күпкырлы хезмәте, нәтиҗәле эше өчен бихисап Мактау кәгазьләре белән бүләкләнүе дә балаларга карата мәхәббәте һәм мөнәсәбәте, тормышта дөрес һөнәр сайлавы хакында сөйли. Педагогика өлкәсендә эшләгән һәр хезмәткәр авырлыклар белән очраша, тик сабыйларның бәхетле һәм яңгыравык тавышларын, аларның туктаусыз яудырган сорауларын ишетер өчен, тәрбияче барысын да җиңеп чыгарга сәләтле. Гөлчәчәк Доминова нәкъ тә шундыйлардан!
Илзия ХАРИСОВА, Кукмара үзәк китапханәсенең балалар белән эшләү бүлеге методисты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев