Байлангарда хисап җыелышы узды
Авыл җирлекләрендә 2025 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган хисап җыелышлары дәвам итә.
Район Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Чулпан Хәнәфина җитәкчелегендәге төркем Байлангар авыл җирлегендә булды.
Анда Байлангар авыл җирлеге башлыгы Илнар Кәримуллин, янгын сүндерү-коткару часте җитәкчесе урынбасары Газинур Хаев һәм башкаларның чыгышлары тыңланды.
Чыгышлар тәмамланганнан соң сорауларга җаваплар бирелде һәм хезмәт алдынгылары бүләкләнде.

Янгын сүндерү-коткару часте җитәкчесе урынбасары Газинур Хаев ут чыгу сәбәпләре, аларны булдырмый калу, саклану чаралары турында сөйләде. Янгын чыкканда хәбәр бирүче автоном җайланмалар урнаштыруның әһәмиятен билгеләп үтте. Ул, аз гына төтен барлыкка килүгә, яңгыравыклы тавыш сигналы бирә һәм янгын хәвефе турында вакытында кисәтә.
— Әлеге автоном приборлар ярдәмендә 2016-2025 елларда республикада теркәлгән 128 янгын чыгу очрагында 319 кешенең, шул исәптән 104 баланың гомере саклап калынды. 2025 елда гына да 7 фаҗигадә 21 кеше (аларның 13е — балалар) коткарылды. Безнең районга килгәндә, 2019 елның апрель аенда Мәмәшир авылында — алты, 2022 елның җәендә Кенәбашта дүрт бала нәкъ менә янгын чыгу турында хәбәр бирүче җайланма ярдәмендә исән калды. Приборның көчле тавышы өй эчендәгеләрнең игътибарын тиз арада җәлеп итә, хәтта йоклап ятучыларны да уята ала, — диде ул. — Ут-күздән саклау өчен мондый җайланмалар һәр йортта булырга тиеш. Өйнең мәйданына карап, аларны ике-өч урынга урнаштыру киңәш ителә. Электр энергиясенә тоташтырылмыйча, батарея ярдәмендә эшләүче бу приборлар куллану өчен уңайлы һәм ышанычлы, күп еллар хезмәт итәргә сәләтле. Аеруча да балалар яшәгән йортларда аларның әһәмияте бәяләп бетергесез.

Фото: Гөлчәчәк Доминова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев