Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Байлангар авылыннан Данил Зиннәтуллин: Тимер-томыр эшенә тотынып, төрле әйберләү ясау турында яшүсмер, егет чагымда уйлаганым да юк иде

Тимер-томырдан сәнгать әсәрләре булырдай әйберләр ясау күп ир-атка бирелми дә. Байлангар авылында яшәүче Данил Зиннәтуллинга исә әлеге талант әтисе ягыннан килә. Мәрхүм Ринат абый күп еллар хуҗалыкта аеруча төгәллек таләп итүче, миллиметрын миллиметрга туры китереп башкара торган хезмәттә - токарь булып эшли.

Әлеге язмага беренче хәрефләрне куяр алдыннан иң элек, интернет аша табып, Данилнең иҗат җимешләре белән җентекләп таныштым әле. Төрле катлаулылыктагы төсле капкалар, коймаларда, өйгә керү өлешенең кашагаларында берсеннән-берсе катлаулы, затлы, күз төшә торган бизәкләр үз урыннарын алган. Матур, зәвыклы, заманча. Һәм иң мөһиме – сыйфатлы, җиренә җиткереп башкарылган.  

- Тимер-томыр эшенә тотынып, капка-коймалар, төрле әйберләү ясау турында яшүсмер, егет чагымда уйлаганым да юк иде, - ди Данил үзе бу турыда. - Казанда шофер булып эшләгәндә авылга кайткач, буш вакытларымда әтинең энесе Мөдәррис абыйга ул ясаган әзер капка-коймаларны куярга булышкаладым. Ләйлә белән гаилә корыр алдыннан  эретеп-ябыштыру аппараты сатып алып, кеше сораганда вак-төяк әйберләр ясап биреп, әлеге эшкә кереп киттем. Нәрсәләрдер эшләргә мөрәҗәгатьләр күбәйгәч, үземнең кемгә дә булса кирәклегемне ныграк тоя башладым. Эретеп-ябыштыру серләренә өйрәтүче булмады, үз үҗәтлегем белән ирештем. Егетләр эретеп ябыштырганда, шуларга кызыгып, яннарында маска киеп карап тора идем. Үзем тотып эшләп караганда барып чыкмагач, нишләп болай әле бу, сезнеке ничек килеп чыга соң, дип сораштырдым. Аңлатканы аңлатты, кайсы-берсе вакланып та тормады. Аннары әкрен генә өйрәнә, җайлаша торгач, кулым остара башлады. 
 
...Хәзер генә ул ун ел эчендә үзе ясаган койма-киртәләрнең санын белми. Ә Янилдә яшәүче әбисенә (Ләйләнең әнисенә) кайткан-киткән саен Данилнең күз карашы күршедәге Кадыйр абыйларның капкасына төшми калмый. Бу – аның үз кулы белән башкарган иң беренче зур эше, дөресрәге, беренче “төерсез коймагы”. “Гадәти стандарт капка, аның кадәр бизәкләре дә юк, әмма урнаштырган вакытта тиешле яссылыкка туры китерүе авыррак булуы хәтеремдә саклана”, -  ди Данил. 

Гадәттә, тимер-томыр белән эшләүчеләрнең куллары каралып, кытыршыланып, тупасланып беткән була. Ирексездән күз карашым аның чип-чиста кулларына төшә. “Сабын  әйбәт юа безнең, - ди ул, елмаеп. - Станокта эшләгәндә кулыма перчатка кигәнем юк, кулым, бармакларым белән тоярга уңайрак”. Шулайдыр, бәлки хезмәтенең сыйфатлы килеп чыгуы да, үз хезмәте турында бер җиргә дә реклама бирмичә, исеме “сарафан радиосы” аша төрле төбәкләргә таралуы да аңа бәйледер. Әнә үзе дә: “Без ясаган капкаларны үтеп киткәндә буяуларның төсе уңмаганмы, күгәрекләр барлыкка килмәгәнме, дип карыйм. Матур торсыннар иде, бер елда ук шул халәткә киләләр икән, бу инде үз исемеңә кара тап төшерү була”, - ди ул. 
 
Беренче дәвердә Данил капка-койма өчен әзер бизәкләрне сатып алып эшли. Ә аннан соң инде эш өчен кайбер станокларны үзе ясый, сатып та ала. 

- Яңартасы килгән станоклар күп. Әмма аларның бәяләре янына килә торган түгел: миллион да миллион, - ди ул. – Тимер-томырның бәяләре арту, әлбәттә, капкаларның бәяләрен дә күтәрде. Без эшли торган әйберләрнең бәясе өчәр тапкыр артты. Әйтик, коймалар тота торган гади генә 20гә 40 “профиль”ләрнең бер метры  68 сумнан 175-180 сумга кадәр җитте. Элек кибетләр, складлар күпләп сатып алучыларга ташламалар ясыйлар иде. Ә хәзер бөтен җирдә дә бер бәя. 

Заказ бирүче белән ул, киңәшләшеп, бизәкләрнең куелу формаларына кадәр күзаллап, төсләрен алдан ук сайлап эшли. Әмма эш барышында үзгәрешләр булмый калмый, ди ул. Шушы ун ел эчендә бер генә заказчыдан да канәгатьсезлек сүзе ишеткәне юк икән. Дөрес, Саба районында шундый бер хәл булып алган. Капканы ясап алып килгәч, заказчы без мондый төс кушмаган идек бит, дип белдергән. Хәтта үзе янында ук фасон, төс номеры махсус дәфтәргә язып куелса да. Әмма Данилнең исе китми. Нәкъ шундый зурлыктагы, төстәге капка сораучы бар, тик ул кешегә әле чират озак иде, ди ул. Шуңа алып барырбыз дип, кире төяп кузгалганда гына бу кеше кире уйлый. 
 
Данил хезмәтемнең иң яраткан мизгеле түләү түгел, ә менә эш төгәлләнгәч, хуҗаларның хезмәтемне ничек итеп кабул итүләрен күрү, ди. “Кара әле, без моның кадәр үк булыр дип уйламаган да идек, күзаллауга караганда да матуррак, шәбрәк килеп чыккан бит, дип әйтүләре күңелемә бик ошый”, - ди ул.
 
Күрше белән күршенең капка-коймалар эшләткәндә бер-берсе белән ярышып, хәтта бер генә бизәккә, үлчәмгә булса да зуррак итеп заказ бирүләрен дә аңлап, халкыбызның йөрәгендә, күңелендә матурлыкка омтылыш булганда, димәк, авылларыбыз яшәячәк әле, дип елмаеп кабул итә Данил.

Зиннәтуллиннар гаиләсендә ике ул - Адель, Радель үсеп килә. Алар да, җай чыккан саен әтиләренә буяу өчен булышырга чыккан әниләре Ләйләгә ияреп, ишегалдындагы махсус цехта булырга яраталар. Кем белә, кечкенәдән үк булган кызыксынучанлык аларда бу тормышта кирәкле әллә никадәр сыйфатларын ачарга ярдәм итәр.

Фото: Лилия Нургалиева/ «Трудовая слава»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев