Байлангар авылында «Ак торналар» көне билгеләп үтелде
Әлеге бәйрәм — төрле сугышларда һәлак булганнарны искә алу көне.
22 октябрьдә ел саен Россиядә «Ак торналар» дигән әдәби бәйрәм оештырыла. Ул Дагыстанның халык шагыйре Рәсүл Гамзатов тәкъдиме белән уздырыла башлый. Әлеге бәйрәм башта әдипнең туган ягында гына үткәрелсә, соңрак ил күләмендә билгеләнеп үтелә.
Бу бәйрәм — төрле сугышларда һәлак булганнарны искә алу көне.

Шул уңайдан Байлангар модельле авыл китапханәсендә «Хәтер көне — Ак торналар» дип исемләнгән әдәби чара үтте. Чараның максаты-сугышта һәлак булганнарны искә алу, шулай ук үсеп килүче буынга без бер-беребезне хөрмәт итәргә тиеш дигән фикерне, милли мәдәниятне һәм дини карашларны терроризмга каршы тору өчен бердәм булырга тиешлегебезне җиткерү иде.
Венера Хисмәтова, Байлангар китапханәсе мөдире
Фото: Динә Җәләева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев