Байлангар авыл җирлегендә хисап җыелышы узды
Халык белән очрашып сөйләшү авыл мәдәният йортында үтте.
Авыл җирлекләрендә 2024 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган хисап җыелышлары башланып китте.
Район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин җитәчелегендәге төркем Байлангар авыл җирлегендә булды.
Анда район дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе начальнигы Фирдүс Фәхретдинов, «Россельхозбанк»ның Кукмарадагы өстәмә офисы идарәчесе Ленар Баһавиев, Кукмара участок урманчылыгы урманчысы Илсаф Хәевларның чыгышлары тыңланды.
Җирлек башлыгы Илнар Кәримуллин 2024 елда Байлангар, Нормабаш, Сазтамак авылларында башкарылган эшләр турында сөйләде, киләчәккә планнары белән уртаклашты.
Җирлектә 360 хуҗалыкта 1037 кеше исәпләнә. 2024 елда 8 бала туган, шуның 8се дә биредә яши, 10 кеше вафат булган.
Җирлек территориясендәге җирләрне «Урал» һәм «Вахитов» җәмгыятьләре эшкәртә. 14 шәхси эшмәкәр, 2 крестьян-фермер хуҗалыгы теркәлгән.
Шәхси хуҗалыкларда 358 мөгезле эре терлек исәпләнә, шуның 132се — сыер.
«2024 елда җирлектә халыктан 985 мең 400 сум үзарасалым акчасы җыелды. Дәүләт ярдәме белән ул 2 миллион 642 мең сум булды. Әлеге акчага Байлангар авылында күпер ремонтланды, күпергә вак таш, мәдәният йорты каршына брусчатка түшәлде, ут баганалары утыртылды, су насослары, лампочкалар алынды, Байлангар авылының Тукай урамында су трассасы эшләнде. Яшьләр урамына илтә торган тыкрыктагы өрәңге агачларын кисеп, тамырлары белән алынды. Кыш көне урам юлларын ачтыру өчен, өч авылга акча күчерелде. Нормабаш авылында зиратта агачлар киселде. 2024 елда җирлек территориясен төзекләндерү өчен 2 миллион сум грант бирелде. 1 миллион сум грант акчасы һәм 779 мең 200 сум үзарасалым акчасын кушып, Сазтамак авылында спорт мәйданчыгы эшләнде. Грант акчасының 1 миллион сумына тракторга печән чапкыч, кар аттыргыч, төягеч алынды», — дип сөйләде Илнар Кәримуллин.
Чыгышлар тәмамлаганнан соң, хезмәт алдынгылары бүләкләнде.
фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев