Байлангар авыл җирлеге тарихы китабының авторы Рафаэль Ярмиев: 85 яшь эштән туктарга сәбәп түгел
Соңгы елларда авыл тарихын барлау, китап итеп чыгару күркәм традициягә әйләнде.
1990 елларда авыллар тарихын язучы үзешчәннәр барлыкка килә башлады. Шөкер, тарихчылар, дин әһелләре ярдәме белән районыбызда бүгенге көндә дә әлеге күркәм традиция дәвам итә.
«Байлангар авыл җирлеге тарихының дәвамы булачак, әле алдагы өч томга керми калган хатирәләр, кызыклы мәгълүматлар җыю өстендә эш бара, 85 яшь эштән туктарга сәбәп түгел», — ди җирлекнең социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткән хезмәт ветераны Рафаэль абый Ярмиев.
— Мин үзем ишле гаиләдән, әтием Камал Ярмөхәммәт улы гомер буе дәүләт хезмәтендә булды, колхоз рәисе иде. Гаилә учагын саклаучы әниебез яшелчәчелек, умартачылык бригадаларында хезмәт куйды. Без — әти-әни үрнәгендә хезмәт яратып үскән буын, — дип искә ала үткәнен Рафаэль абый.
Русча бер авыз сүз белмәгән авыл малае 1958 елда Совет Армиясе хезмәтенә алына һәм үзенең тырышлыгы, үҗәтлеге аркасында өлкән сержант дәрәҗәсенә күтәрелә. Ул елларда комсомол юлламасы белән китүчеләргә армия сафларыннан иртәрәк кайту мөмкинлеге була.
Туган якларга кайтып, бер атна узгач, Воркута шәһәрендә шахтада күмер кисүче булып эшли ул. «Армиядән кайтканда ун егет китәргә сөйләшкән идек, шуның җидесе кире уйлады. Чит җирләргә килеп төштек, 50 градус суык, колаклар өшеп чыкты. 2 ел да 4 ай эшләгәч, әтинең авырып китүе хакында хәбәр килде. Кайттым. Озак та үтмәде, ул бакый дөньяга күчте. Бертуган апам инде тормышта, энем-сеңелләрем укуда, төп йортта әни берүзе калды. Мин авылда төпләнергә булдым. Колхозда шофер, аннан ферма мөдире булып хезмәт куйдым. Чуваш совет-партия мәктәбендә агроном-оештыручы белгечлегенә укыдым, аны кызыл дипломга тәмамладым. Мине “Маяк” колхозы башлангыч партия оешмасы секретаре итеп билгеләделәр», — дип хатирәләргә бирелде Рафаэль абый.
1969 ел. Эшендәге яхшы күрсәткечләре өчен язмам героен «Маяк» колхозының рәисе итеп билгелиләр. «Корылык, болгавыр елларны да узарга туры килде, ләкин колхозның тотрыклылыгын саклап кала алдык. Эшемне кадрлар туплаудан башладым. Янил уку йорты белән тыгыз хезмәттәшлек иттек. Терлек азыгы җитештерү, аның сыйфатын яхшыртуга зур игътибар бирдек», — ди Рафаэль абый. 1974 елда нәтиҗәле эшчәнлеге һәм уңай күрсәткечләре өчен колхозга Күчмә Кызыл Байрак тапшырыла.
Шуны да өстәп әйтәсем килә: тынгысыз танышым, күпсанлы бүләкләр иясе Рафаэль абый Ярмиев, 76 яшендә Кукмара мәдрәсәсен тәмамлап, ислам фәннәре һәм тәрбиясе юнәлеше буенча имам-хатыйб, ислам һәм гарәп телләре укытучысы белгечлеген үзләштергән.
Тормыш иптәше Хәдичә апа Корбангали кызы тумышы белән Ядегәр авылыннан. Хезмәт юлын Кукмараның тегү фабрикасында тегүче-моторист булып башлый. Аннан 9нчы мех фабрикасында эшли. Кукмараның районара инвалидлар оешмасында телсезләр өчен тәрҗемәче була, Өлге һәм Каенсар башлангыч мәктәпләрендә балалар укыта. Соңыннан Байлангар урта мәктәбендә математика укытучысы, озайтылган көн төркемендә тәрбияче булып лаеклы ялга чыга.
— Без кечкенәдән эш аермадык, авыл җирендә сайланып торып та булмый. Әтием бик тырыш кеше булды, кулы эш белде. Беренче хатыны, җиде баласын калдырып, начар чирдән үлеп китә. Беренче өч баласы яшьләй үлә. Берсеннән-берсе яшь балалар янына әти Вахит авылыннан үзеннән 25 яшькә кече әниебез Нәзифәне алып кайта. Йорт-җирләре бик җитеш була, ләкин колхозлашу елларында амбарларын колхозга бирергә туры килә, — ди Хәдичә апа.
Бүгенге көндә өлкәннәр 3 баласының, 5 оныгының уңышларына куанып гомер итә. 2014 елда оныклары Ренат белән Рәмис, 12 гектар пай җире алып, биредә терлек азыгы җитештерү белән шөгыльләнә икән. Узган ел 40 тонна ашлык җыюга ирешкәннәр. Үзләренең кирәкле техникасы бар. «Тормыш булгач, савыт-саба шалтырамый тормый. Иң мөһиме — вак-төяк сүзләргә игътибар итмичә, бер-береңне кимсетмичә яшәү», — ди Ярмиевлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев