Азат Гарифуллин: Кукмаралылар «Халык инспекторы» кушымтасыннан актив файдалана
«Халык инспекторы» дәүләт мәгълүмат системасы Татарстанда 2014 елдан бирле уңышлы эшләп килә.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын заманча технологияләр ярдәмендә тиз арада теркәп, тиешле хезмәтләргә хәбәр итү мөмкинлеге бар.
Шуларның берсе — «Халык инспекторы» дәүләт мәгълүмат системасы. Әлеге программаның мөмкинлекләре, районда аның ни дәрәҗәдә кулланылуы турында район юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе рәисе Азат Гарифуллин белән сөйләштек.
— Азат Харисович, «Халык инспекторы» программасы турында тулырак сөйләп китсәгез иде. Ул нинди максат белән булдырылган?
— «Халык инспекторы» дәүләт мәгълүмат системасы Татарстанда 2014 елдан бирле уңышлы эшләп килә. Аның төп максаты — халык белән җаваплы хезмәтләр арасында нәтиҗәле һәм ышанычлы элемтә булдыру. Кәрәзле телефонга урнаштырылган мобиль кушымта ярдәмендә гражданнар юл хәрәкәте өлкәсендәге хокук бозулар турында тиз генә хәбәр итә алалар. Әлеге программа юлларда тәртип булдыруга, юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтүгә ярдәм итә.
— Районда әлеге программа актив кулланыламы?
— Әйе, райондашларыбыз кушымтадан актив файдалана. Район Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына күз салсак, 2025 елда район халкыннан 30га якын хәбәр килгән. Ә быелның дүрт аенда ук инде 25 хәбәр кабул ителде. Бу кешеләрнең битараф булмавын күрсәтә.
— Күбрәк нинди хокук бозулар турында хәбәр итәләр?
— Җибәрелгән видеоязмаларда еш кына юлның каршы як хәрәкәт полосасына чыгу, транспорт чараларын туктату һәм кую кагыйдәләрен бозу, светофорның тыюлы сигналына чыгу кебек очраклар теркәлә. Боларның һәркайсы юл хәрәкәте иминлегенә җитди куркыныч тудыра.
— Программадан файдалану тәртибе катлаулымы?
— Юк, бик җиңел. Иң элек кушымтаны кәрәзле телефонга урнаштырырга кирәк. Хокук бозу очрагын видеога төшерү мәҗбүри. Әмма шуны истә тотарга кирәк: видеоязманың озынлыгы 30 секундтан артмаска тиеш. Аннары заявка кушымта аша җибәрелә. Барлык күрсәтмәләр дә аңлаешлы итеп язылган.
— Җибәрелгән мөрәҗәгатьләр ничек карала?
— Программа аша килгән бер генә хәбәр дә игътибарсыз калмый. Алар оператив рәвештә тикшерелә, кирәк булганда урынга чыгып карау оештырыла. Хокук бозу расланган очракта, закон нигезендә тиешле чаралар күрелә.
— Актив гражданнар өчен бүләкләү дә каралган дип ишеткән идек...
— Дөрес. Әгәр видеоязма нигезендә административ штраф турында карар чыгарылган икән, гариза җибәргән кешегә акчалата бүләк бирелә. Аның күләме хокук бозу төренә бәйле. Бу кешеләрне җәмәгать тәртибенә битараф булмаска өнди.
— Бүгенге көндә программа яңартылып торамы?
— Әлбәттә. 2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, хәзерге вакытта 2.5 версиясе кулланыла. Анда халык өчен уңайлырак булган кайбер төзәтмәләр һәм яңалыклар кертелгән.
— Әңгәмә ахырында райондашларга нинди мөрәҗәгать җиткерер идегез?
— Юллардагы иминлек — һәркемнең уртак җаваплылыгы. «Халык инспекторы» — ул халыкның битараф булмавын күрсәтүче мөһим платформа. Бергәләп кенә без хәвефсез, тәртипле һәм тыныч мохит булдыра алабыз.
— Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
Фото: Эльвира Миннәхмәтова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев